Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№116 КФУның Алабуга филиалы студенты Гөлия Садыйкова
09:47
"Көмеш каләм"№116 КФУның Алабуга филиалы студенты Гөлия Садыйкова

Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атамын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Габдулла Тукай. Ераклардан, күпереп торган ап- ак болытлардан, күңелгә ятышлы, йөрәкләргә тирән үтеп кереп, иң нечкә кылларны да тибрәтә алырлык моң ишетелә. Шундый назлы, иркәләүчән бу көй. Безне әйләндереп алган бар нәрсәләр дә, әсәрләнеп, шушы моңны тыңлыйлар. Бишек җыры! Әйе, ничәмә- ничә буын кешеләрен тәрбияләгән, аклык, пакьлек һәм илһам иңдерүче татарча бишек җыры яңгырый. Бөтен татар халкы бишек җырларында тәрбияләнгән. Халыкның барлык күренекле шәхесләрен, иҗатчыларын иҗат юлына, биек үрләргә бишек җыры җитәкләп алып кергәндер. Татар халкы – чал тарихы булган бөек халык. Үзенең яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән, шул авырлыклардан сынмыйча, батырларча басып торган халык бит без. Әйе, гадәттә, мәктәптә укыганда, тел, милләт турында укытучы инша язарга кушса , мин шундый ук башлам алган булыр идем. Чөнки мин әле ул вакытта тормышның авырлыкларында сыналмаган, кешеләрнең барысының да яхшы күңелле булуларына инанган, татар телен, безнең авыл мәктәбендәге кебек, бар җирдә дә актив кулланалар, татар теле дә рус теле кебек үк тулы бер хокуктадыр дигән уйлар белән йөрүче гади бер авыл баласы гына идем. Әлбәттә, миндә телемә, милләтемә, халкыма карата югары рух тәрбияли алган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саматова Зөлфирә Рифхәт кызына зур рәхмәтле! Ә тормыш дигәннәре ул тагын да катлаулы, аның ваклыкларын, пычраклыкларын тора- бара гына аңлыйсың, яисә кемнәрдер син җитешкәнче аңлатып китәләр икән... Сүзебез тел, милләт турында бит әле. Темабызны ачып, эчкәрәк үрләгәнче , бөек шәхес Гаяз Исхакый сүзләрен искә төшереп үтәсем килә: "Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, - дигән ул. Минемчә, без бу сүзләрнең эзлеклелеге артыннан барабыз бугай. Тирә- ягыбызга күз салсак, чыннан да, коточкыч бит! Радио, телевидение ниләр генә сөйләми дә, ниләр генә күрсәтми. Күпләрнең авызыннан "бозылды хәзерге яшьләр” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин яшьләрне бозучы кемнәр икәнлеген алар үзләре уйлап карый микән?.. Күпләргә минем сүзләрем гаеп ату кебек күренер, ләкин бар нәрсә дә нигезгә кайтып кала, агачның тамыры төбе нык булса гына, яфраклары эре, ботаклары нык. Дин дигәннән... Әйе күп егет- кызларыбыз яулык ябып, Аллаһыбызны зурлап яши. Ләкин күп кенә кешеләр, дин юлына басуны матур яулык ябып йөрүгә кайтарып калдыралар. Мин үзем Аллаһы юлына басучыларга зур ихтирам белән карыйм, алар белән аралашырга да туры килә, ләкин араларында төрлеләр бар: кемнәрдер дин юлында булса да, бозык фикерләренннән арына алмаганнар, икенчеләре исә, гайбәт таратып, кеше сатып йөрүдә. Минемчә, дин юлындагы кешенең, тышкы ягы гына түгел, ә эчке дөньясы да ачык, якты, саф булырга тиештер, шул чакта гына рухи бөеклек туачак, шул чакта гына дин белән кешеләр, милләт арасында гармония барлыкка киләчәк. Сүз дә юк, татар милләтенә басым күп еллар буе ясалып килә һәм әле дә аның чаткылары сизелә. БДИны гына алыйк, татар милләтенең тамырына балта чабу дигән сүз бит инде бу, авыл мәктәбендә бөтен фәннәрне дә татарча укыган бала, телиме- теләмиме, русча имтихан бирергә тиеш. Әйтүчеләр булыр , татарча да бирү мөмкинлеге бар бит дип , ләкин ул татарча тәрҗемә мәктәп балалары аңларлык телдә бирелмәгән. Ярар, монысы бер нәрсә, ә менә аспирантурага укырга кереп сайлаган фәнең татар әдәбияты булып та, аны рус телендә язу һәм яклауны ничек аңларга ? Татар әдәбиятен рус телендә аңлатып бирү реаль хәлме?! Рус телендә татар сүзләренең күбесенә тәрҗемә дә юк бит! "Моң” сүзен генә алыйк, тәрҗемә итеп кара син аны. Әйе, монда баш катарлык нәрсә юк, кешелекнең башында прогресс бара дигән сүз, татарларны бетерү өчен явыз Иван шикелле сугыш ачасы түгел... Үз илендә дә үз урынын таба алмаган, урынсызга кимсетелгән мескен татар теле... Авылга кайтып әби- бабай белән генә сөйләшә торган телгә әйләнеп барасың түгелме соң?! "Безнең гәҗит” газетасының, ничәнче саны булгандыр, анысын төгәл хәтерләмим, ялгыш кына яшьләр арасында бик популяр булган бер татар артистының әңгәмәсен укырга туры килде. " Мин татарча начар сөйләшәм, исемем дә артык хатын- кыз яңгырашына тартым, шуңа күрә, русча әйтелеше күпкә ошый төшә, өйдә дә русча гына сөйләшәбез, һәм, гомумән, татарча сөйләшү хәзер "не модно”, - дигән ул. Шуннан миндә бер фикер туды: ә татар телендәге җырлар белән акча эшләү һәм сәхнәдә сикергәләп йөрү "модно” микәнни?! Бу интервью, әлеге җырчыга булган карашымны бөтенләй үзгәртеп куйды... Минем милләтләргә каршылыгым юк, аларның һәрберсе үзенең гореф- гадәтләре, йолалары белән матур, күркәм, телләре дә бай яңгырашлы, алар белән аралашып яшәү дә рәхәт, кызыклы, ләкин, минемчә, һәрбер кешегә үз теле якын, кадерле булырга тиештер дип уйлыйм мин, аны урам типкеленә чыгарып җибәрү кирәкмәс иде. Сиңа кирәксез, кадерсез булган телне башка милләт кешесе килеп тәрбияләмәс, аның киләчәге синең һәм минем кулларда... Ирексездән, Мостафа Сабитовның шигъри юллары искә төшә: Күзен йомган, тоташ йоклый татарлык – Гырылдый: өркетерлек, ат качарлык!

Просмотров: 639 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...