Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№113 КФУның Алабуга филиалы студенты Фатыйхова Илүсә
08:23
"Көмеш каләм"№113 КФУның Алабуга филиалы студенты Фатыйхова Илүсә

Сөй илеңне, сөй телеңне,

                                            Сөй туган халкыңны син,

                                            Шунда син дә сөелерсең,

                                            Үзең дә сөярсең син.

Һәр милләт кешесе өчен:     Иң моңлы көй – милли көй,       Иң матур тел – милли тел.

 Минемчә, шушы мәкальләрне аңлаган, туган телен кадерләгән халык кына бәхетле була ала. Зур бәхетне югалтмас өчен, безгә үзебезнең татар телен сакларга кирәк. Ә телне саклау өчен без аны белергә тиешбез. Ул безнең ана телебез. Ә әни тавышы үзенең ягымлылыгы белән күңелне юата, колагыбызны иркәли, йөрәктә изге хисләр уята, яхшылык кылырга дәшә. Бу тавыш баланы бик кечкенә вакыттан ук акыллы, тәртипле, тәрбияле булырга өнди. Анам тавышы белән мине туган телем – татар телем дә тәрбияли. Телем белән мине халкым тәрбияли. Безнең әби-бабайларыбыздан калган күпме бай мирасыбыз бар. Бу халкыбызның җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, бәетләре, дастаннары... Аларда никадәр күңел җылысы, акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланган. Милләтебезнең байлыгы һәм киләчәге булып та тора алар.

 Һәр тел  үз милләте белән бергә туа, бергә үсә, милләтнең иң ышанычлы юлдашы, юанычына әйләнә. Гасырлар үткән, кешелек дөньясы камилләшкән саен, ул да шомарган, җыйнакланган. Безнең телебездә кыска гына сүзләр бик күп, аларны әйтергә өйрәнү, истә калдыру кыенлык тудырмый.

 Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алганнар. Алар арасында татар теле дә бар. Бу тел  200 миллионнан артык төрки телле халыкка җиңел аңлашыла.  Физика–математика фәннәре кандидаты Гали Зәбиров "Мирас” җурналындагы үзенең бер чыгышында татар теленең саннарын мисал итеп китерә: "Бердән алып йөзгә кадәр булган саннарны компьютерда сүзләр белән басар өчен татар телендә 783 хәреф кирәк булса, эсперантода 784, инглиздә 933, урысчада 1166 һәм немецчада 1195 хәреф кирәк. Күрәбез, эсперанто ясалма тел булса да, җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән калыша.Димәк, математиканы укытыр өчен бу биш тел арасында иң җыйнагы татар теле булып чыга." 

 Минемчә, телгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Татар телен белмәсәм дә ярый, рус телен яхшырак өйрәнергә кирәк дип йөрүчеләр, балаларын шулай дип әйтә-әйтә тәрбияләгән әти-әниләр дә хаклы түгел. Телләр белүдән кеше җәфаланмый, армый, аның бары тик белемгә омтылышы гына артадыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә һәркем бер яки ике генә түгел, ә өч-дүрт  тел белергә тиеш. Безне чолгап алган тирәлек, фән-техника казанышлары бездән шуны тәлап итә.

Татар теле – безнең тел. Аны әби-бабайларыбыз меңләгән еллар буена саклап, буыннан буынга тапшырып килгән. Телебезнең бай, җыйнак булуы аларның зирәклеге турында сөйли. Тел күрке – сүз, милләт күрке – тел. Ул зур байлык, гасырлар буе сакланган байлык.  Ә байлык  сак булганны ярата. Әгәр әти-әниләребез бүген аны безгә җыйнап бирмиләр икән, ул югалган байлыкны без каян табарбыз да, аны үзебездән соң килгән буынга ничек тапшырырбыз соң?

Минемчә, тел - ул милли горурлык дигән сүз дә. Телең бар икән, димәк, синең илең бар, илең бар икән, димәк, синең данлы үткәнең бар, данлы үткәнең бар икән, димәк матур киләчәк тә булырга тиеш, моны безнең бурычыбыз дип карарга кирәк.

 Ә татар халкы озын юл үткән. Данлы да, фаҗигале дә, авыр да, сикәлтәле дә ул юл. Тарих һәрчак сыный. Минем халкым алдына да ул зур сынаулар тезгән, тик халкым  сынмаган да, сыгылмаган да.  Безнең дә , башка милләтләрнеке кебек үк, горурланып сөйләрлек каһарманнарыбыз, сәнгать йолдызларыбыз,  галимнәребез бар. 

Туган тел, кешене шәхес иткән тылсымлы көч булган кебек, кешеләр төркемен халык иткән бөек көч тә ул. "Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, "Иле барның теле бар”, "Телеңне сакла, дәүләт күрерсең”... Бу мәкаль- әйтемнәребез – гасырлар буе дистәләрчә халыкларның, ил – мәмләкәтләрнең казанышлары белән дә, гыйбрәт – сабагы, ачы язмышлары белән дә сыналган олы бер нәтиҗәсе.

Кайчандыр кешеләр күккә тиярлек  Вавилон манарасы төзергә керешкән булганнар. Имеш, Алла моңа ачуланып, аларны төрле телләрдә сөйләшә торган иткән. Һәм кешеләрнең бер-берсе белән аңлаша алмаулары аркасында манара да төзелми калган. Бу риваятьнең нигезендә халыкларның зур уңышка ирешүләренә аларның төрле телләрдә сөйләшүе киртә булган дигән хакыйкать ята. Шуңа күрә дә халкыбыз бер мәкалендә: "Бер тел белгән – бер ил күргән, күп тел белгән – күп ил күргән”, - дип, башка телләрне белү кирәклеге искәртелә.

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителеп, анда татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле дип игълан ителде. Шул нигездә "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Закон да кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау һәм үстерү юллары күрсәтелде, Татарстанда яшәүче һәр кеше рус һәм татар телен, эштә кулланыр дәрәҗәдә яхшы белергә тиеш диелде.

 Татар теле ул гади тел генә түгел. Ул дөньяның ундүрт иң әһәмиятле теле арасында төрки телләрнең бердәнбер зур вәкиле булып тора. Чыннан да, бик зур Евразия киңлегендә кайчандыр иң таралган телләрнең берсе – татар теле  булган бит.Хәтта көнбатыш Европа һәм рус сәүдәгәрләре дә шушы телне өйрәнгәннәр, татар теле аша аралашканнар. Димәк, татар телен ерак киләчәккә кадәр илтү – безнең бурычыбыз.

Телебезне саклауга килсәк, иң беренче чиратта, ул - гаилә кайгыртучанлыгында булырга тиеш. Бала ана карынында ук шушы телне үзенә сеңдергән була, ә шушы телдә матур итеп сөйләшергә аны гаилә өйрәтә. Без күп вакыт тел белмәвебезне дәүләт сәясәте юклыкка, Татарстанда читтә яшәүчеләр турында кайгыртканлык булмауга сылтыйбыз. Ә менә сез  Финландия, Америкада яшәүче татарларга күз салыгыз әле. Анда бит мәктәптә татар теле укытылмый, дәүләт тә моның өчен акча бирми. Әмма еракта яшәүче  милләттәшләребез татар телен камил белә. Чөнки гаилә шушы телне балага сеңдерә, һәм ул акрынлап яшәү канунына әйләнеп китә. Аларда дәүләт тарафыннан оештырылган татар мәктәпләре булмаса да, җәмәгатьчелек оештырган якшәмбе мәктәпләре бар. Менә шушы мәктәпләрдә балаларга телне, милләтнең тарихын, әдәбиятын камилрәк өйрәнергә мөмкинлек булдырыла. Без моны онытырга тиеш түгел. Бу Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәгән татарлар өчен мисал булырга тиеш. Татар телен гамәлләштерү бурычы – безнең үзебезнең бурыч ул.

Гомер-гомергә татар хатын-кызлары милләт анасы булып саналганнар. Шушы аналар тудырып үстергән мәшһүр татар әдипләренең гасырлар аша чынбарлыкны, тормышны, яшәешне күзаллап, язып калдырган әсәрләре әле бүген дә актуальлеген югалтмый, халкыбызга хезмәт итә. Ул әсәрләр безне уйланырга мәҗбүр итә икән, димәк, алар беркайчан да мәгънәви серләрен югалтмаячак, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә үзләренең өлешен кертәчәк. Халкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньясы шушы телдә саклана, шушы тел аша аң-зиһенгә үтеп керә. "Тел ул – милләт язмышы”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Бүгенге көндә яшьләрне татар теленә җәлеп итәр өчен бик күп эшләр эшләнелә. Төрле конкурслар, акцияләр оештырыла, татар яшьләрен җәлеп итәр өчен, хәтта татар дискотекалары да ачыла, анда татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясый. Ничек кенә булмасын, нинди генә чаралар үткәрелмәсен, кешеләр татар телендә сөйләшүне, аралашуны туктатмаска тиешләр. Татар телендә һаман да китаплар чыгарылсын, җырлар яздырылсын, татар телендә сөйләшүчеләр артсын дигән теләктә калам.                  

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: безнең киләчәгебез, безнең милләт булып калуыбыз үзебезнең кулда, милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә. Мин үземнең туган телемне үстерергә, аны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә тырышачакмын.

 

 

Просмотров: 684 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...