Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№121 КФУның Алабуга филиалы студенты Фасхиева Алсу иншасы
10:20
"Көмеш каләм"№121 КФУның Алабуга филиалы студенты Фасхиева Алсу иншасы

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була, мэсэлэн, ата-ана, дин, туып ускэн жир... Бу төшенчәләр −барысы да кеше өчен иң якын, иң кадерле. Кеше бу тошенчэлэргэ берничек тэ битараф калырга тиеш тугел. Мин шуларның берсе дип, аның миллэтен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Миллэт" тошенчэсе уз эченэ кешенен туган телен, халкынын тарихын, гореф-гадэтлэрен, гомумэн, яшэу рэвешен сыйдыра. Сузем-Туган телем, татар теле, татар миллэте, татар халкы турында. Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен туган телендә белдермәгән: И туган тел! Синдә булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткөм-әнкәмне, Ходам! Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Бу турыда аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. "Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г.Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән". Никадәр мәгънәле сүзләр! Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны "җырдай моңлы", Равил Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И.Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас" дип атыйлар. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була! Тел тарихы ул − ил тарихы. Тарихтан билгеле булганча, татар халкына зур сынаулар, сугышлар аша утергэ туры килэ. Кайда гына булмасын, яу кыры, окоп, тормэ яисэ плендамы татар hэрвакыт Ватаны, миллэте, халкы турында уйлаган, жину рухы белэн дошманга каршы корэшкэн, азатлыкка, тыныч тормышка омтылган. Халкымнын белемле hэм мэгърифэтле булуы турында эйтмичэ момкин тугел. Татар яшэгэн жирлеклэрнен кубесендэ мэктэп, мэчет, мэдрэсэлэр эшлэгэн. Халык дингэ, белемгэ омтылган. Татарстаннан еракта сибелеп яшэсэгэн татарлар да телен, динен онытмыйча, гореф гадэтлэрне утэп, саклап, килэчэк буынга тапшырып яшэгэннэр. Хонэрчелек ягыннан да зур унышларга ия татар халкы. Сэудэгэрлек, кун эше, зэркэнчелек, киез итеклэр ясау, читеклэр житештеру hэм башка куп торле эшлэр белэн шогыллэнгэннэр. Милли, дини бэйрэмнэребез дэ куп. Аларга Корбан Гаете, Ураза бэйрэме, Сабантуй, Каз омэсе кебек бэйрэмнэр керэ. Халкыбызнын милли киемнэре, орнаментлары, символлары бар. Югарыда эйткэнемчэ, миллэтэшлэремнен нинди олкэдэ генэ булмасын, горурланырлык сэбэбе бар. Татар халкы- азат, ирекле, затлы, зыялы, мэгърифэтле, унган халык! Боларга безнен коннэргэ килеп житкэн телебез, Ата бабаларыбыз калдырган тарих, рухи-мэдэни ядкарьлэр, язма истэлелэр hэм башкалар ачык дэлил! Мин уземне бэхетле дип саныйм, чонки мин татар гаилэсендэ туып устем, татар мохитендэ тэбия hэм белем алам, аралашам. Минемчэ узен татар дип санаучы hэр кеше телен, тарихын саннарга, сакларга, файдаланырга, э ин элеге анын бэлэн чын кунелдэн горурланырга тиеш! Минемчэ кеше узенен тарихын белми икэн ул узенен килэчэген куз алдына китерэ алмый. Э Ата-бабаларыбызнын яшэеше белэн ташыш кеше, аларнын тормыш рэвешеннэн урнэк алып, килеп чыккан сорауларга алар тэжрибэсенэ таянып чишелеш юлларын таба hэм килэчэген матур итеп този. Шулай ук узебезнен буын вэкиллэренэ, яшьтэшлэремэ морэжэгать итэсем килэ. Туган илебезне, телебезне, ата бабаларыбыздан безнен коннэргэ килгэн истэлеклэрне, чиксез бай мэдэниятебезне бэллурдэй саклау, шул хэзинэлэргэ узебезен олешне керту, баету безнен бурычыбыз. Миллэтпэрвэрлек, горурлык хисе белэн якты, матур, бэхетле татар килэчэге тозик!

Просмотров: 2023 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...