Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№112 КФУның Алабуга филиалы студенты Фәрдиева Фәридә
08:17
"Көмеш каләм"№112 КФУның Алабуга филиалы студенты Фәрдиева Фәридә

                             "Милләтем  - минем киләчәгем”  

                                                                                     Туган тел- иң татлы тел,  

                                                                                     Туган тел- иң тәмле тел.  

                                                                                     Тәмле дип, телең йотма-                     

                                                                                      Туган телне онытма!            

                                                                                                   Шәүкәт Галиев.

                Минем милләтем - горур һәм моңлы татар халкы.  Аның  үз теле, үз

язмышы һәм үзенә генә хас гореф - гадәтләре бар. Безнең бурычыбыз -телебезне, элек - электән килгән татар йолаларын онытмау, аларны  үзебезнең балаларыбызга җиткерү.

Мин үз телебез, үз милләтебез белән горурланам. Чөнки безнең татар халкыннан нинди генә шәхесләр чыкмаган. Кем генә ишетмәгән икән безнең татар шагыйрьләре һәм язучылары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури, Абдулла Алиш турында?  Ә бөтен дөньяга танылган композиторлар Сара Садыйкова һәм Салих Сәйдәшев турында? Татар халкы- моңлы да ул. Татар халык жырлары да мәңге онытылмасын иде.

Безнең милләтебез матур итеп үткәрелә торган бәйрәмнәргә дә бай. Ураза һәм Корбан бәйрәме, Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре бөтен илебез күләмендә үткәрелә. Йолалар арасында бигрәк тә «исем кушу йоласы» еш башкарыла. «Каз өмәсе» дә татар авылларында киң таралган.

     Һәрбер кеше үзенең милләте белән горурланадыр. Мин дә үземнең татар булуым белән, милләтемнең бер кечкенә генә йолдызы булуым белән  бик горурланам. Татар милләте вәкилләре бөтен дөньяга таралган, алар кайларда гына яшәмиләр. Җир шарының һәрбер почмагында татар милләтеннән булган кешене очратырга була.

    Ләкин Татарстаннан бик еракта яшәсәләр дә, алар үзләренең тамырларын, нәсел җепләрен онытмыйлар. Туган ил яңалыклары белән кызыксынып, милләттәшләре белән даими аралашып торалар. Читтә яшәсәләр дә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Балаларына, оныкларына туган  телне өйрәтәләр,  татар булулары белән горурланып яшиләр.

     Кызганычка каршы, без Татарстанда яшәсәк тә, арабызда үз туган телен начар белүчеләр, аны бөтенләй белергә теләмәүчеләр шактый күп. Татар милләтеннән булып та  күбебез рус телендә сөйләшәбез.

    Ә бит татар телен өйрәнер өчен бездә барлык шартлар да булдырылган. Безгә татар теле мәктәптә өйрәтелә, туган телебездә тапшырулар, журнал-газеталар да җитәрлек. Ләкин, минемчә, туган телеңне яхшырак белер өчен күбрәк өйдә әти-әниләр белән сөйләшергә, әдәби китаплар укырга кирәк. Гаилә ул- тормышның нигезе, безнең җылы учагыбыз. Аның җылылыгы- изге туган телемдә. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк. Үзебезнең туган илебездә яшибез икән, ерак бабайлардан калган тел һәм матур гореф-гадәтләребезне без үк саклап калырга тиешбез дип уйлыйм мин.

.

 

Просмотров: 717 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...