Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№104 КФУның Алабуга филиалы студенты Евсеева Фәния
08:00
"Көмеш каләм"№104 КФУның Алабуга филиалы студенты Евсеева Фәния

                                            Минем милләтем һәм  киләчәгем

«Татар» дигән данлы милләттән мин,

Туган илем, торган җирем бар!

Буыннарга җитәр моңнарым бар!

Горурланып әйтәм: «мин – татар»!

             Ирек Габдрахманов

Мин – татар кызы. Минем милләтем – бөек татар милләте. Без –  үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Чөнки безнең горурланып сөйләрлек мең ярым еллык әдәбиятыбыз һәм танылган шәхесләребез бар. Халкыбызның рухын саклап калган Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан – әнә шундыйлардан. Ил сәнгатен алга илтүчеләр һәрвакыт халык бәхете өчен көрәшкәннәр. Аларның төрлесе төрле чорда яшәсә дә, үз заманында халкына хак юлны күрсәтергә ашыккан:

Бар уем кичен – көндезен,

Синең хакта, милләтем,

Саулыгың – минем саулык,

Авыруың – минем авыруым.

                                   Г. Тукай

Халык  бәхете өчен көрәшкәннәрнең исеме мәңге яшәр! Исемнәренә мәңгелек мәгънәсе салынган әдипләр үрнәгендә бүген дә милләтебез язмышына битараф булмаган шәхесләр халкыбыз куңелендә якты йолдыз булып балкыйлар. Шулар арасында Гариф Солтан, Фәүзия Бәйрәмова, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси, Шәфи Алмаз.

Әйе, мин – татар кызы! Һәм бу сүзләрне мин олы горурлык белән әйтәм, чөнки минем милләтем – бик бай тарихлы милләт. Бу фикерләрне бик шовинистик яңгырый дип уйлый күрмәгез. Юк, минем башка милләтләрне кимсетеп, үземнең халкымны иң югарыга куеп әйтүем түгел. Һәрбер кешегә үз милләте кадерле, якын. Ләкин минем төп темам булып бүгенге көндә татар теленең әһәмияте, торышы хакында булыр. Нинди хәлдә соң безнең телебез? Безнең заманда татар теле үзенең дәрәҗәсен югалта бара. Һәм бу күренешне хакимиятебезгә, депутатларга сылтарга кирәкми. Гаеп безнең үзебездә, әйе, нәкъ шулай. Бүгенге көндә татар кешеләре үзләре үк телләрен оныта, татар телендә сөйләшүне оят итеп кабул итә. Мисал итеп, мин бер танышымның студент тормышында булган вакыйгаларын китерә алам. Ул кыз татар халкының башкаласында – Казанның юридик институтында белем ала. Аны да татар теленең юкка чыга баруы дулкынландыра. Шуңа күрә дә без аның белән бу проблема хакында бик күп сөйләшәбез. Дустым искә ала: «Иртә белән, аудиториягә килеп керешкә, татар студентлары үзара «Приветик! Как хәлләр?” диеп исәнләшәләр. Үзебезнең әңгәмәдәшебез татарча аңлый һәм сөйләшә алса да, без аңа рус телендә эндәшәбез».  Ни өчен? Чөнки бу – «круто». Менә тагын бер мисал: «Камилә, син сегодня сөйлисең, да? А то мин ваще не успела эшләргә». «Андый җөмләләрне ишетү баштарак, Казанга килгәч тә, миңа бик авыр булды. Ләкин тора-бара ияләштем. Хәтта үземнең сөйләмем дә шундыйга әйләнде. Искә төшкәч, мин бу гадәтемне бетерергә тырышам. Шулай да, саф татар җөмләләре төзи алганыма шатланам. Кайвакыт уйланып куям, тора-бара ниләр булыр икән? Безнең балаларыбыз телебезне саклый алырмы икән? Белмим... », - дип кайгыра ул.  

 Казан – татарларның милли үзәге. Шәһәр урамнарында кешенең татарча сөйләшкәнен ишетү мөмкин түгел икәненә мин үзем дә инандым. Транспортта әби-бабайлар гына сөйләшсә инде. Аларны ишеткәч, ирексездән башым шул якка борыла. Тирә-якта гел рус телендә сөйләшәләр, кибетләрдә, күңел ачу урыннарында татар теленең эзе дә юк. Үз телемдә дәшсәм, аңламыйлар, кызганыч.

 Бу аяныч күренешнең сәбәпләрен эзлим. Минем фикеремчә, төп сәбәп – гаилә тәрбиясе. Гаиләдә туган телгә нинди мөнәсәбәт булса, балада шул тәрбияләнә. Әти-әни кечкенәдән туган телне өйрәтергә тиеш. Тагын бер җитди сәбәп – кеше үзе. Заманага иярәм дип, рус телендә вата-җимерә сөйләшү – бик ямьсез күренеш. Кайвакыт мин үзем дә шушы кешеләр исемлегенә керәм.

Бәлки сезгә минем бүген күтәргән мәсьәләне кабул итү бик авыр булыр, ләкин, минемчә, язылган сүзләрем һәрбер татар кешесенә кагыла. Дуслар, уйланыйк әле. Татар теле кирәк түгел дигән фикер – ялгыш фикер.

Язмамны танылган шагыйрь Ирек Габдрахманов сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Туган телем – мәшһүр Тукай теле!

"Әннәм!" - диеп телем ачылган.

Исем кушкан чакта, корым белән

Маңгайларга исем язылган!

Туган телем - данлы татар теле!

Болгар бабаларым иленнән.

Бугазыма пычак салсалар да -

Аерылмам туган телемнән.

Җырлар язам гүзәллекне мактап,

Үз телемдә - татар телендә!

Ташлый алмам телне, туган җирне

Алтын кыйммәт чыккан җирендә!

Туган телем минем - газиз телем!

Бәхетле мин татар булганга!

Бәхетлемен туган телем белән!

"Рәхмәт!” - димен барлык җиһанга!

 

Просмотров: 764 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...