Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№105 КФУның Алабуга филиалы студенты Егорова Людмила
08:02
"Көмеш каләм"№105 КФУның Алабуга филиалы студенты Егорова Людмила

Минем милләтем һәм киләчәгем.     

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

       Минем милләтем - татар. Минем өчен татар теленнән дә матур, аңлаешлы тел юк. Бәлки әни-әтием шулай өйрәткәнгәдер, бәлки кечкенәдән әби-бабай карамагында үскәнгәдер, мин шуны беләм: минем киләчәгем татар теленнән башка була алмый. Кайда, кем белән, ничек яшәсәм дә, мин үз милләтем, үз гореф-гадәтем, татар җырларыннан башка яши алмам.

     Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен дә хөрмәт итә белгәннәр.

     Халыкны милләт итеп аерып торучы иң беренче билге – бу аның туган теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып исәпләнәләр. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып, тел югалыр, аннан соң инде милләт. "Теле барның иле бар,”- дип юкка гына әйтмәгән халкым.

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый —
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру! —

ди шагыйребез Рашат Низамиев.

     Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй гына да ни тора! Ул инде күптән Татарстан чикләрен үтеп чыкты. Башка милләт халыклары да рәхәтләнеп Сабан туен бәйрәм итәләр, аралашалар. Ул чын-чынлап дуслык бәйрәменә әверелде.

      Мин - татар кызы!  Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин!

    Мин үземнең җырлы- моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин.

    Шулай да бүгенге хөр, ирекле тормыш җиңел генә бирелмәгән. Тарихка әйләнеп кайтсак, күпме михнәт күргән  безнең халык. Татар милләтенең тугырылык символы булып, Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы тора    (Г. Исхакый "Зөләйха” драмасы ). Үзенең диненә, теленә, милләтенә гомере буена тугырылык саклаучы Зөләйха образы  күпме татар халкының прототибы ул. Күпме ихтыяр көче , күпме көчле рух кирәк булган аларга. Алар милләтнең йөз аклыгын саклаганннар, шушы асыл сыйфатларны киләчәк буынга тапшырыр өчен күпме күз яше түккәннәр, күпме кан тамызганнар, күпмесе гомерләре белән түләгән.

    Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере , диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә  һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш."Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк”, диелә халык мәкалендә. Без үткән буын каршында әнә шуның белән бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми   киләчәк буынга җиткерергә тиеш.

       Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Казан Кремлендәге горур Кол Шәриф мәчете янәшәсендә торган алтын гөмбәзле чиркәү бинасы бик күпләрне гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

      Татар халкы кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы ала. Икмәк – яшәү чыганагы. Минем дә шушы гореф-гадәтләрне саклап, кирәк чагында яклап, үз балаларыма да җиткереп яшисем килә. Киләчәге кая гына ташласа да, мин милләтемне кайгартып яшәячәкмен. Иң зур теләгем - укып бетергәч, әти-әни өйрәткәнчә, кеше булып яши алсам иде. Акчалата байлык мине әллә ни  кызыксындырмый, миңа рухи байлык бик кирәк. Шуңа да мин институтта татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тырышып  белем алам, телебезнең фәнни нигезләрен өйрәнәм. Телне халык - дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

 Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

       Мин һәрвакыт үземнең туган телем, татар милләтеннән булуым белән горурланам. Чын татар мохитендә тәрбияләгәннәре өчен мин әти-әниемә, әби-бабама да рәхмәтле. Үз ана телемнән мәхрүм түгел мин. Рәхәтләнеп татарча китаплар укыйм, татарча концерт, театрларга йөрим, татарча җырлар җырлыйм. Җәйге ялларымны мин авылда – әти-әнием нигезендә уздырам. Ә институтта татар теле дәресләре - минем өчен үзе бер бәхет. Ул миңа телнең нечкәлекләрен тоярга ярдәм итә, борчыган сорауларыма җавап бирә.

       Милләт бетә дип елап- сыктап йөргәнче, һәркем изге нияткә берегеп, милләт юлына инә очы кадәр генә файда китерсә дә, нәтиҗәсе күренер иде. Татар булуыбыз белән, татарча яхшы белүебез белән, республикабызның дәүләт теле булган татар телендә эш-гамәл кылуыбыз белән горурланыйк!

   

Просмотров: 1186 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...