Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№110 КФУның Алабуга филиалы студенткасы Сафуанова Эльвира
08:12
"Көмеш каләм"№110 КФУның Алабуга филиалы студенткасы Сафуанова Эльвира

Минем милләтем   һәм киләчәгем.                                                  

 Татар бәхете өчен мин җан атамын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Г.Тукай.

Татар халкы чал тарихы булган бөек халык. Үзенең яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән, шул авырлыклардан сынмыйча, батырларча басып торган халык бит без. Безнең горурланырдай эшләребез, элек-электән үк халкына, милләтенә, аның яшәешенә гомерен багышлаган бөек улларыбыз милләтебез байлыгы, тарихыбыз бизәкләре. Кол Галиләр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, Йосыф Акчура, Садри Максудилар әнә шундыйлардан.

           Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Тел милләтне hәм халыкны, аның яшәешен билгеләүче төп күрсәткеч булып тора. Милли тел – ул милләт яшәешенең нигезе. Кеше hава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Телнең зәгыйфьләнә баруы – ул милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт – ул теле булган халык. Һәр милли тел – шул халыкның күңел көзгесе ул. Телдә халыкның ерак гасырлардан килгән, формалашкан тәҗрибәсе, холкы-фигыле, дөньяга, кешегә, хезмәткә карашы гына түгел, аның мәхәббәт, гаилә, әхлакый сафлык хакында язылмаган кануннары чагыла.

   Милли телле мохитне булдыруда бигрәк тә гаиләдә бала тәрбияләүнең дә әhәмияте зур. Милли моңны, телне бала тәүге тапкыр анасыннан ишетә. Туган телне - әткәм-әнкәмнең теле, ана теле, ди халык. Туган телгә мәхәббәт балада бишектән тәрбияләнә башларга тиеш.

Бишек җыры! Әйе, ничәмә-ничә буын кешеләрен тәрбияләгән, аклык, пакьлек һәм илһам иңдерүче татарча бишек җыры. Бөтен татар халкы бишек җырларында тәрбияләнгән. Халыкның барлык күренекле шәхесләрен, иҗатчыларын иҗат юлына, биек үрләргә бишек җыры җитәкләп алып кергәндер.

          Бала милли рухта үссен өчен, аны милли мохит, милли йолалар, халык традицияләре нигезендә тәрбияләргә кирәк.Татар халкыбыз милли бәйрәмнәргә, йолаларга бик бай бит. Ничәмә еллар тарихта  сакланып калган йолаларны без бүгенге көндә дә күзәтә алабыз.  Һәр милли йолада татар халкының рухы чагылыш тапкан, ә фольклорыбыз исә бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә.

Дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Бу фикер Рашат Низамиевның түбәндәге шигъри юллары белән дә раслана:

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» − дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, Сабантуйлар ясый −
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру!

Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә борчый. Милләтемнең язмышы, аның киләчәге яшьләр кулында.

Киләчәкне җирдә нык басып торган, дәүләте һәм теле булган татар милләтем аша күзаллыйм.

 

 

Просмотров: 580 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...