Главная » 2012 » Февраль » 20 » Гилманова Чулпан
16:47
Гилманова Чулпан

Хикмәтле дә син, сөйкемле дә син туган телем. Тел дигәч, башта тел турында сөйлисе килеп китә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең өченче томында тел – дүрт биттән артык язылган. "Тел – умырткалыларда авыз куышлыгында тәм тату һәм азык чәйнәргә ярдәм өчен, кешеләрдә сөйләү өчен дә хезмәт итә торган орган.” Тел турында мәгълумат эзләп күп китаплар журналлар актардым, "Мәкальләр укыдым. Мәкалләрдә бит халык акылы туплана. Мәкальләр эзләргә кирәк”, -дип уйладым. Телнең ниндиләре генә юк. Авыз эчендәге сөйләшү өчен ярдәм итә торган әгъза, зур тел, кече тел, кош теле дип аталган татлы ризык, разведчиклар кулга төшерә торган әсир – сәгать теле. Гаиләдә сабый бала сөйләшә башласа, нәниебезнең теле ачылды диләр. Сүзсез торсаң телеңне йоттыңмы әллә дип орышалар. Күп сөйләшкәнгә тагын "тел бете” – дип кушамат тагып та куялар. Тел әче дә була, төче дә була. "Усал телләр җтте бабызның башына” дигән сүзен дәү әниемнең, мин бик аңлап бетерми идем. Нахак сүз белән төрмәгә ябылган дәү әнинең бабасы туган ягына әйләнеп кайта алмый. "Усал тел”нең нәрсә икәнен мин хәзер беләм. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты дигән мәкаль да бар. Телне елан белән дә чагыштыралар. Ул озын да, кыска да , нечкә дә, үткен дә, төче дә, баллы да, тәртә буе да була дип әйтәләр. Ә борынгы заманда тел осталары сугышларны туктаткан , дәүләт башлыкларының киңәшчеләре булган.Алар халык язмышын хәл итүдә катнашканнар. Телләр белгән кешене олылаганнар, ул иң хөрмәтле кеше булган. "Тел белгән илләр белгән”- дигән бит халык. Телне каләм саклый, дигән акыллы мәкаль дә бар. Телне – тел итеп күтәргән галимнәребез, әдипләребез, шагыйрь, язучылар турында язмыйча калып булмый. Каюм Насыйри татар телен югарыга күтәрүчеләрнең берсе.Без аны татар халык авыз иҗатын җыючы, тарихчы ,телче буларак беләбез.Ул тел һәм әдәбият буенча күп дәреслекләр язган. Габдулла Тукай үзенең үлемсез "Туган тел”е белән татар теленең матурлыгын, күркәмлеген, моңлылыгын үз әсәрләрендә бөтен дөньяга яңгыраталар. "Теллеләр халык булып дөньяга чыккан, телсезләр балык булып дәрьяда калган, бакылдыклар бака булып батканда яталар” дигән әйтем бар.Бу бик дөрес. Халык булып дөньяга чыккач, инде хикмәтле дә, сәйкемле дә булган туган телебезне югалтмыйк. Туган телебездә сөйләшик, туган телебезне саклыйк, яклыйк.

Просмотров: 671 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...