Главная » 2012 » Февраль » 11 » "Көмеш каләм"№91 Гайнутдинов Динар Марсель улы, Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
11:15
"Көмеш каләм"№91 Гайнутдинов Динар Марсель улы, Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Минем милләтем, минем киләчәгем.

                                                                                  Һәр кешенең үз милләте

                                                                 Үз милләте, үз җире

                                                                 Җирен сөйгән, телен белгән

                                                                 Һәрчак була кыйммәтле.

Мин гади генә бер татар авылында яшәүче, татар малае булам. Гади генә дисәм дә, минем авылым бик борынгы, аңа 300 мең еллар элек безнең борынгы бабаларыбыз нигез салган. Аның тарихи борынгы Болгар чорына барып тоташа диләр. Мин шул авылдан чыккан Насибулла нәселенең бер очы- чыбыгы. Татар малае булып үсүем белән горурланам. Чөнки, үз телен белгән, үз җирен сөйгән кешенең генә киләчәге бар. Теле барның, иле бар дигән халык.  Үзем татар халкының тарихы белән кызыксынам, тарихи китаплар укыйм. Бу күзәтүләремнән күренгәнчә, безнең татар халкы, милләте өчен янып яшәгән, бердәм халык булган.  Шуңа күрә  бугенге көнгә кадәр бу милләт сакланган.  Ләкин безнең милләтне какканнар да, сукканнар да, асканнар да, кискәннәр дә.  Шулай да нык булган халкым, бирешмәгән.

 Үзенең белемлелеге белән, эш сөючәнлеге, тапкырлыгы белән башка милләтләрдән аерылып торган. Безнең борынгы бабаларыбыз эш сөйгәннәр, зәвыклы булганнар. Алар арасында  төрле кул осталары, һөнәрчеләр күп булган, беренчеләрдән булып алар чын күннән итек кигәннәр. Тарихи язмаларда язылганча, безнең татар итекләрен  дошман күреп, борылып киткән. Бу фактлар безне уйланырга мәҗбүр итә. Ә нигә соң без, яшь буын, борынгы бабаларыбызның  матур йолаларын онытып барабыз, үз телебезне бозып, чит телләрдә сөйләшергә, чит милләтле булырга тырышабыз?

Үз телебезне сакламасак, татар милләте бетәчәк. Милләт бетсә, ил бетә. Ә телне саклап калу өчен кәгазьгә язылган законнар гына ярдәм итмәчәк бит. Татар халкы үз телле булырга тиеш, үз теленә тугры калырга тиеш.

Безнең илдә ике теллелек законы хөкем итә. Ә чынлап уйлап карасак, бу закон һәрвакыт үтәлә микән? Нигә дип, без телевизордан алып барыла торган татар тапшыруларын телне бөкләп, вата- җимерә рус телендә алып барабыз? Татар үз теленнән читенсенәме соң әллә?.. Нигә рус тапшыруларында татарлар да аңласын дип, татарча сөйләмиләр? Сөйләмиләр, дуслар!!!

Әлбәттә, без рус халкын һәм башка милләт халыкларын да хөрмәт итәбез. Шулай булгач, безне башка милләт халыклары хөрмәт итәрлек итеп яшәргә дә өйрәнергә тиеш без.

Минемчә, иң мөһиме, үз телеңне чит телләр югарылыгына күтәрергә кирәк. Без яшь буын, үз милләтебезне хөрмәт итсәк, безне дә хөрмәт итәчәкләр. Милләт яшәсә, димәк, киләчәк тә якты булачак.

  Милләтем минем, горурлыгым

  Сиңа тиңнәр җирдә күпме икән

  Әби-бабам салган ак нигезең

  Гасырлардан килгән көч микән.

                   Нигезен бит ныклы салганнар

                   Безгә төпле, якты булсын дип.

                   Киләчәккә карап якты уйлар белән

                   Бүләк иткән әби-бабамнар.

Без бурычлы алар алдында

Тап төшермик алар рухына.

Дине белән көчле булган

Әби-бабаларыбыз хакына.

                               Яшә, татар халкы,

                               Яшә, татар милләте

                               Миллионнар синнән көнләшсен.

                               Илең, саның белән генә түгел

                               Телең белән көчле син халкым.

Мин, Гайнутдинов Динар Марсель улы, Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы. Бәйгедә катнашырга татар теле һәм әдәбият укытучысы Ахметзянова Энҗе Тәлгать кызы киңәш бирде.

 

Просмотров: 935 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Күзәтүче  
0
Динар знем! Иншаңны укыдым, бик эчтәлекле. Кечкенә булуыңа карамастан, зур тырышлык күрсәткәнсең, молодец!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...