09:53 "Көмеш каләм"№118 Гайнетдинова Рүзилә ,Арча районы Наласа мәктәбе укучысы |
Бар уем кичен-көндезен Сезнең хакта, милләтем; Саулыгың - минем саулык, Авыруың - минем авыру. Г. Тукай. Минем милләтем - ул минем үткәнем, бүгенге көнем һәм киләчәгем, шуның өчен милләтемнең алдагы тормышына күз йомып карый алмыйм. Татар милләтенә басым күп еллар буе ясалып килә һәм әле дә аның чаткылары сизелә. Иреккә, якты тормышка ашкынган халыкның сулышын кысу, иң изгеләрдән саналган диненнән һәм гореф-гадәтләреннән аерып алудан да зуррак җәза бармы дөньяда?! Бу сорауга бары бер генә җавап табарга мөмкин: Юк! Тагын бер тапкыр юк! Гасырлар буена сакланып килгән тәрбияне бернинди җәзалар һәм югалтулар үзгәртә алмый. Милләт язмышын кайгырту буыннан-буынга килгән изге гамәлдер. Гомерләрен шушы олы эшкә багышлаган асыл затлар, нигәдер, патшалар - хакимнәр түгел, ә кулында каләме һәм яралы йөрәге генә булган шагыйрьләр, язучылар гына булуы мине уйландыра. Татар халкын ирекле һәм азат халык итеп, алдынгы милләт итеп күрәселәре киләү аларның бөтен иҗатларын шуңа юнәлткән. Шушы юлларны яздым да бөек Тукаебызның: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри», − дигән юллары исемә төште. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән. Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Тукайның бөтен гаме – милләт һәм халык турында уйлау. Ул шул гамьнән рухлана, илһамлана. Милләт мәнфәгатьләре алдында шагыйрь хәтта үзе турында уйлауны да артык санаган. Бәхет килә икән, аның халкы белән уртак булуы кирәк. «Тик фәкать милләткә, хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, − |
|
Всего комментариев: 0 | |