Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№99 Гайнетдинова Рүзилә , Арча районы Наласа мәктәбе укучысы
22:46
"Көмеш каләм"№99 Гайнетдинова Рүзилә , Арча районы Наласа мәктәбе укучысы

Минем милләтем һәм киләчәгем.

                                                                                   Бар уем кичен-көндезен

                                                                                   Сезнең хакта, милләтем;

                                                                                   Саулыгың - минем саулык,

                                                                                   Авыруың - минем авыру.

                                                                                                                      Г. Тукай.

           Минем милләтем - ул минем үткәнем, бүгенге көнем һәм киләчәгем, шуның өчен милләтемнең алдагы тормышына күз йомып карый алмыйм.                                                                                                       Татар милләтенә басым күп еллар буе ясалып килә һәм әле дә аның    чаткылары сизелә. Иреккә, якты тормышка ашкынган халыкның сулышын кысу, иң изгеләрдән саналган диненнән һәм  гореф-гадәтләреннән аерып алудан да зуррак җәза бармы дөньяда?! Бу сорауга бары бер генә җавап табарга мөмкин: Юк! Тагын бер тапкыр юк! Гасырлар буена сакланып килгән тәрбияне бернинди җәзалар һәм югалтулар үзгәртә алмый.               

 Милләт  язмышын кайгырту буыннан-буынга килгән изге гамәлдер.  Гомерләрен шушы олы эшкә багышлаган асыл затлар, нигәдер, патшалар - хакимнәр түгел, ә кулында каләме һәм яралы йөрәге генә булган шагыйрьләр, язучылар гына булуы мине уйландыра.  Татар халкын ирекле һәм азат халык итеп, алдынгы милләт итеп күрәселәре киләү аларның бөтен иҗатларын шуңа юнәлткән.

Шушы юлларны яздым да бөек Тукаебызның: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри», − дигән юллары исемә төште. Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән.

      Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди.

     Тукайның бөтен гаме – милләт һәм  халык турында уйлау. Ул шул гамьнән рухлана, илһамлана. Милләт мәнфәгатьләре алдында шагыйрь хәтта үзе турында уйлауны да артык санаган. Бәхет килә икән, аның халкы белән уртак булуы кирәк.

«Тик фәкать милләткә, хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, −
Бәнчә, бунда яшь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! » −дип яза ул «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» дигән шигырендә.

       Бүгенге көндә безгә Тукаебызның кыюлыгы, гаделлеге, фидакарьлеге җитми. Халык мәнфәгатен барысыннан да югарырак күтәрү җитми! Халкы, милләте хакына Тукай беркемнең дә хәтерен саклап маташмаган. Халыкка хыянәтне беркемгә дә гафу итмәгән. Ул милләтне, аның зыялы затларын чеметеп тә, якалап та, төрттереп тә, көлеп һәм мыскыллап та айныткан. Тукай үз чорының рәхимсез хөкемдары булган.

     Әйе, шагыйрләребез милләтебез турында бик күп яза, аның киләчәге турында кайгырта. Безгә, татар яшьләренә, гореф- гадәтләрне,йолаларны,динебезне саклап калырга һәм бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

      Мин киләчәкне җирдә нык басып торган, дәүләте һәм теле булган татар милләтем аша күзаллыйм. Дәверләр алмашып торса да, һәр дәвернең үз милләтпәрвәрләре булыр дип ышанам, һәм татар милләте киләчәктә алга киткән, ирекле, бай мәдәниятле халык булыр дип өметләнәм.

Бетми тормас томан! Бетәр әле,
Нурлы көннәр туар! Шул чакта
Татар күкрәкләр киңләп сулар әле.
Хөрлек хөкем сөрер ул чакта!

Минем, татар баласы буларак, киләчәккә карата өмет- хыялларым, яшәү мәсләгем бу юлларга бөтен тулылыгы белән салынган.

 

Просмотров: 741 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...