Главная » 2012 » Февраль » 10 » "Көмеш каләм"№87 Гөлшат Сөнгатуллина Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе 7нче сыйныф укучысы
14:57
"Көмеш каләм"№87 Гөлшат Сөнгатуллина Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе 7нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел,

     Әткәм-әнкәмнең теле.

     Дөньяда күп нәрсә белдем
     Син туган тел аркылы.

                              Габдулла Тукай

     Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле – туган теле.

Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып – үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Безнең телебез – һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел.

Безнең татар телебез – бик моңлы тел. Татар халкының борынгы җырларын тыңлаганда, моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала.

Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы. Һәр кеше үзеннән соң килнән буынга тормыш тәҗрибәсен тел аркылы өйрәтеп, биреп калдыра. Шуның белән бергә җәмгыять тә усә бара. Бу исә аралашуда төп корал булган телнең дә иҗтимагый тормышта торган саен  күбрәк кулланылуына, үсә баруына китерә.

Телнең байлыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур уйлары булган кеше матур эшләргә омтыла.

Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана.  Әгәр дә син үзеңнең туган телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәнятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.

Туган теленә карата бик күп иҗат әһелләре шигырьләр, көйләр, җырлар яза. Ә шулай да минем иң истә калган К.Г. Паустовскийның туган тел турындагы юлларын язып үтәсем килә. "Үз  илеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә  карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”, - дигән ул. Әйе, туган телне белмәү – наданлык. Үз телеңне, үзеңнең тарихыңны белмәү, башка телләрне өстен кую кебек начар караш китереп чыгарырга мөмкин. Мисал өчен, кайбер яшьләр үзләренең рухи сукырлыклары аркасында өсләренә төрле чит телдә язылган киемнәр киеп йөрергә ярата. Алар, үз телләрен белмәгән кебек, бу чит телдә язылган язуларны да аңламыйлар. Ә аңламан нәрсә, бигрәк тә чит телдән дә кергәч, билгеле, серле булып тоела. Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп шаулап – гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. Һәм ирексездән ишетелгән бу сүзләрдән колаклар кызара. Гүя урам буйлап бу үсмерләр кешеләрнең йөзләренә  пычрак атып йөриләр. Алар өчен хәтта оялып куясың.

Музыканы ярату өчен аны аңлау кирәк, диләр. Телне ярату өчен дә аны аңлау кирәк. Тел – халыкның күңел кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул бозылмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

Гөлшат Сөнгатуллина Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе 7нче сыйныф укучысы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Р.М.

Просмотров: 616 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...