Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№95 Чичкан төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Салеева Гөлназ
08:23
"Көмеш каләм"№95 Чичкан төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Салеева Гөлназ

 Татар теле-анам теле,

                                                                                                Иң борынгы бабам теле

                                                                                 Буыннардан буыннарга

 Күчеп килгән заман теле.

      (Ф.Яруллинның "Анам теле” шигыреннән)  

          Бу теманы укыгач , мин бик озак уйландым. Минем милләтемне , татар халкымны  киләчәктә, берничә елдан яки берничә  дистә елдан ниниди язмыш көтә соң? Үз-үземдә шушы сорауга җавап эзләргә тотындым.  Дөрестән дә, татар халкының киләчәге без яшьләр кулында. Без үзебезнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, буыннан – буынга күчереп барырга тиешбез .

          Моның өчен хәзерге вакытта бездән олырак буын милләтебезнең киләчәге өчен нинди генә эшләр башкармый. Без Татарстаннан чит төбәктә яшәсәк тә, үзебезнең динебезне, телебезне саклап, бик күп эшләр башкарабыз, аның өчен җан биреп йөрүчеләребез бар, аллага шөкер. Безнең Чувашстан республикасында егерме бер районның бишесендә татар авыллары бар .  Бу авылларда саф татарлар яши, авылдагы мәктәпләрдә татар телендә укыйбыз, бәйрәмнәр үткәрәбез, үзебезнең гореф – гадәтләребезне өйрәнәбез . Һәр авылда мәчетләрдән моңлы азан тавышлары ишетелә. Халкыбыз бәйрәмнәрне бик теләп үткәрә. Мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә катнашалар, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Без ел саен  мәркәзебез Казанга экскурсияләргә барабыз, музейларда , мәчетләрдә , театрларда булып бик шатланабыз. Күп вакыт безнең белән очрашуга татар артистлары, язучылары килә. Бу бик куанычлы мизгелләр...

    Безнең татар халкы бөтен җир шарына сибелгән : Америкадамы,  Австралиядәме, Кытайдамы, Германиядәме – кайда гына яшәсә дә, халкыбыз  милли гореф – гадәтләрен, дини йолаларын саклап калган, җырларын – моңнарын онытмаган, туган телен  үзеннән соңгы буынга тапшырып килгән.

         Кайсы милләттән икәнеңне онытмыйча, татар телебездә рәхәтләнеп сөйләшеп , әби – бабайлардан калган йолаларны үтәп барганда гына, безнең телебез дә, динебез дә”чәчәк атар” , дип  уйлыйм мин.

         Күптән түгел, мин  якташыбыз Р.Зәйдулланың "Ватаным Татарстан” газетасында бастырылган әңгәмәсен укыдым. Ул әйткән : "Ана теле дибез без, ничек кенә карама, баласын, оныкларын милли рухта тәрбияләү хатын – кыз җилкәсенә йөкләнгән. Калага оныклары янына күчеп килгән әби оныклары белән вата – җимерә рус телендә сөйләшкәнен күргәч, көләсе дә, елыйсы да килә. Өйрәтәсе урында, ул киресен эшли .”

       Бик дөрес әйткән Ркаил абый. Мондый әби - әниләргә карап "дөрес гамәл кылмыйсыз!",- дип кычкырасы килә!

       Безнең татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәгән, аны яулап та алырга теләгәннәр, явыз Иван чукындырып та караган , ләкин татар һәрвакыт татар булып кала белгән. Аның тотрыгы нык булган. Татарның рухы, җан тирбәнеше булган Тукаебыз, татар булып кала белгән батыр Җәлилебез бар.

       Ә бүгенгесе көндә милләтебезнең киләчәге өчен күпме генә эш башкарылмый. Берничә елдан бирле Татар оешмасы эшләп килә, милләтебез өчен " Яңа гасыр” телевидениесе аша төрле тапшырулар күрсәтелә. Мәсәлән, "Халкым минем”, "Татарлар” , акция "Мин татарча сөйләшәм” . Без аларны яратып карыйбыз Шулай халкым алынга таба атлый, ул хәзергесе вакытта Россиядә, урыстан кала, икенче урында тора, ә мәркәзебез Казан шәһәре өченче башкала булып санала. Без яшәрбез , безнең телебез, динебез мәңге яшәр. Ул яшәргә лаеклы.

 

Просмотров: 733 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 Алсу  
0
Иншаң бик матур язылган,эчтәлекле,мисаллар дөрес китерелгән.Уңышлар сиңа!!!!

2 Күзәтүче  
0
Иншадан укучының тирән фикерләве сизелә. Уңышлар сиңа!

1 Илдус абыең!  
0
Иншаң бик эчтәлекле сеңелем!!!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...