Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№97 Башкортостан, Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шарафутдинова Алсу
21:36
"Көмеш каләм"№97 Башкортостан, Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шарафутдинова Алсу
Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Миңа бары 13 яшь, гади татар кызы. Яшем кечкенә булса да, үз телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам мин. Әнием белән икебез арасында изге уйлар, иң якты хисләр бары туган телдә сөйләшкәндә, аңлашканда гына туа. Ул, «кызчыгым» дип эндәшсә, нинди рәхәтлек кичерәсең! Ә мин «әнием» дип әйтсәм, ул бар дөньясын онытып мине тыңлый. Әмма, минем яшьтәшләрем арасында әниләренә «мама» дип әйтүчеләр мондый рәхәтлекне кичермиләр кебек - миңа алар телсез кебек тоела.Бүгенгесе көндә, шәһәрдән кайткан, минем яшьтәшләрем туган телләрендә сөйләшергә оялалар. Сөйләшсәләр дә рус сүзләрен күбрәк кулланалар. Шагыйрь Ш.Маннур болай дигән:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле, затлы тел.

Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь Җәлил теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Телне белү, аны өйрәнү һәркемнең үзеннән тора. Телебезне үзебез сакламасак, вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булыр.

Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыгында татар теле укытучыбыз үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны төшендем: туган тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел, халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар телебез сакланып калыр.


БР Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шарафутдинова Алсу Илдар кызы.
Просмотров: 692 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...