Главная » 2012 » Февраль » 20 » Башкортостан Республикасы. Ярмәкәй районы. Суккул урта мәктәбе. Нчы сыйныф укучысы Нагаева Гөлнара.
15:46
Башкортостан Республикасы. Ярмәкәй районы. Суккул урта мәктәбе. Нчы сыйныф укучысы Нагаева Гөлнара.

Ө М Е Т. (Публицистик уйланулар) Мәктәп еллары һәрберебез өчен дә иң мөкатдәс һәм кабатланмас мизгел рәвешендә истә кала. Ул мизгелнең дә һәркем өчен кадерле хатирәләре була. Минем күңелем түрендә сакланып калган шундый изге истәлекләрнең берсе - үзем укыган мәктәбем. Мин бу мәктәпкә әти-әнием күрше авылдан күчеп килгәч, җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң килдем. Беренче сентябрь иртәсе әле булса да хәтеремдә саклана. Кояшлы, җылы көн иде. Күңелдә ниндидер билгесезлек, сагаю. Ничек укырбыз? Кемнәр укытыр? Яңа иптәшләр белән уртак тел табып булырмы? Җавап бирелмәгән сораулар бик күр иде. Сәгать тугыз тулганда без инде сафларга тезелеп бастык. Мәктәп директоры барыбызны да яңа уку елы белән котлады, әйбәт укуыбызны, тәртипле булуыбызны теләде. Шуннан соң без классыбызга кердек. ...Менә бүлмәгә уртача буйлы, сөйкемле йөзле, җитди чырайлы, бик пөхтә киенгән укытучы апа килеп керде. Ә без, кырык күз, аңа карап торабыз. Бу Рәмзилә апа Гәрәева иде. Сүзен ул халкыбызның бөек улы Г. Тукайның: И таган тел, и матур тел, Әткәм- әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы,- дигән шигырь юллары белән башлап җибәрде. Бу көнне безгә киң дөнья үзенең яңа офыкларын ачты. Бала вакытларыбызда әниебез җырлаган җырлар, әбиләребез сөйләгән дастан юлларын өр-яңадан хәтер бормаларыннан барлап, без сиртмәле бишектә салмак кына тирбәлгән сымак хис кичердек, туган-үскән авылларыбыздагы чишмә-чыганакларның саф сулары чылтырап агуларын да ишеткәндәй булдык, хыялыбызда туган кошлар сайравын да таң калып тыңлап утырдык, урманга бардык, төрле төстәге чәчәкләр үсә торган болынга килдек, чәчәкләр җыйдак, уйнадык, көлдек, таган атындык, Су анасын искә алдык, Казан арты урманнарының Шүрәлесеннән куркып куйдык. Бөтен халәтебезгә кайнар шатлык сибелде. Һәр дәрестә татар теле һәм әдәбиятыннан менә шулай сагынып сөйләрдәй дәресләр алабыз. Телебезгә булган зур мәхәббәтне, халкыбызга карата тирән ихтирам хисләрен күңелебезгә Рәмзилә апа Гәрәева салды. Ул эшендә пөхтә, тыныч һәм ышанычлы кеше. Бер ук вакытта гади дә, кешелекле дә, нечкә күңелле һәм кайгыртучан да ул. Дәрестә укучылар һәм укытучы арасында мөнәсәбәт яхшы , бер – беребезне аңларга омтылабыз. Шуңа күрә дә, татар теле дәресләренә без теләп киләбез. Һәр әйбәт башлангычның башында ул тора, һәр укучыга карата гадел булды. Үзе югары әхлакка ия, гадәттән тыш намуслы һәм укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә үрнәк иде. Дәресләр һәрвакыт кызыклы, күргәзмә әсбаплар кулланып, җанлы итеп уздырыла. Шулай итеп, без әткә-әнкәбез телендә матур итеп фикер йөртергә, аралашырга үзебезнең укытучыдан өйрәнәбез. Беребез дә үкенмибез. Алай гынамы, башка милләт балаларының да шушындый укытучыда укымаганнарына эч поша. Укытучыбыз чәчкән орлыклар уңдырышлы җиргә төшә. Мәктәпне тәмамлаган укучылар республикабызның һәм илебезнең төрле почмакларында фидакарь хезмәт итәләр. Һәркем тормышта үз урынын таба. Алар арасында инженерлар, очучылар, капитаннар, хәрби хезмәткәрләр, тренерлар, разрядлы спортчылар, врачлар, язучылар, артистлар музыкантлар һ.б. бар. Татарча укыганга карап бересенең дә кешелек сыйфаты бетмәгән, культуралары кимемәгән, киресенчә, үз телебезнең кадерен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әйбәт йолаларын саклый торган, нигезе нык, ышанычлы буын булып үскән. Моның шулай булуына, беренчедән, ата-аналары зур өлеш кертсә, икенчедән, алар салган оеткы мәктәптә, укытучыларыбыз тарафыннан һәр минут, һәр дәрес саен ныгытыла барган. Ике якның да уртак тырышлыгы әнә шулай уңай нәтҗәләрен биргән. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта кыргый капитализм дигән исем белән аталган заманаларда халкыбызга салынган зыян иң күтәрмәслек. Иң беренче чиратта, халыкның үзаңын күтәрергә кирәк. Көндәлек тормышта бу битарафлык белән без һәрвакыт очрашып торабыз. Телебезгә, тарихыбызга, аның гореф-гадәтләренә карата коточкыч битарафлык хөкем сөрә. Ә бит алай кешенең эчке дөньясы бушап кала. Туган телебезнең дәрәҗәсе кимегәннән - кими бара. Кешене үз туган теленнән аеру өчен барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланалар. Балалар бакчаларына йөргән балалар үз туган телен беренче кәнне үк оныта башлый, чөнки анда русча аралашу башлана. Балам берни аңламый утырмасын дип, ата-аналар өйдә дә вата-җимерә үз баласы белән русча аралаша башлый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны да кимеде, атнага бер сәгать татар теле һәм әдәбият белән әллә ни алга китеп, үз телеңнең нечкәлеләрен, сүз сәнгатенең сихри көчләрен ничек кенә төшенергә тырышсаң да , бик алга китеп булмый шул.. Рус тарихын тарих дәресләрендә өйрнсәк тә, халкыбыз тарихын, үсеше барышында үткән авыр юлын, гореф-гадәтләрен өйрәтә торган фәннең булмавы да эчне пошыра. Борынгыдан килә торган, әби-бабаларыбыз калдырган игелекле гадәтләр аяк атына салып тапталды, кадерләре китте. Туйлар вакытында аракы елга кебек ага. Туган-тумача, дус-иш, белгән-күргән һәм иң аянычлысы, яшьләр дә аракыга коендылар. Халык тарихының бер өлеше, шулай итеп, мәңгегә эзсез югалды. Шәһәргә килеп урнашкан авыл егетләре һәм кызлары шәһәр чынбарлыгының кире якларын бик тиз үзләштерделәр. Тискәре сыйфатлар гаилә тормышында начар нәтиҗәләргә китерде, аерылышулар күбәйде, ятим үсә торган балаларның саны артты, шуңа бәйле рәвештә мәктәпләрдә тәртипсезлек чәчәк ата. Бәхетсез язмышлар барлыкка килә. Татар теленә кирәксез, артык әйбер дип карый башладылар. Халык теле сакланса гына халык булып кала, дигән хакыйкать онытылды. Рус телендә генә сөйләшүне зур культурага ия булу дип уйлаган буын барлыкка килде. Ата-аналар да , балаларының үз телләрендә сөйләшә алмауларына бер дә офтанмыйча, вата-җимерә булса да бары тик руча гына сөйләшергә тырышалар.Тискәре нәтиҗәләр дә озак көттерми. Үсмерләр тәркем-төркем булып узара сугыша башладылар. Уйлап карасаң, үз халкының тарихын бөтен нечкәлекләре белән таныш булган, үз ана телендә сөйләшә белгән, татар мәктәпләрендә үз ана телендә белем ала торган үсмер егетләр, ай-һай, төркемнәргә бүленеп сугышыр идеме икән? Үз тарихларына, үз халкның үткәненә карата күзләре йомылган, рус культурасына катнаша алмаган, татар культурасыннан да коры калган, урталыктагы, аяк астындагы җирлекләре селкенеп торган үсмерләр шундый әхлаксыз эшләргә ябышалар. Миһербан һәм шәфкать дигән сүзләр искергән, кирәксез төшенчәләр булып калды. Яшьтән үк йөрәк һәм күңелләр катылана, әти-әни, әби-бабага хөрмәт кебек хисләр онытыла бара. Инде эшләр шуңа җитте ки, саф татар гаиләләрендә дә балаларны җәфалап үзара рус телендә сөйләшәләр. Менә шулай итеп, ахырын һич уйламыйча,үзебез утырган ботакка рәхимсез рәвештә балта чабабыз, үзебез чыгып киткәч, күперне һич жәлләмичә ут төртеп яндырабыз һәм ахырдан үзебез дә аптырыйбыз, эш узгач, аһ-ух килгән булабыз. Ә бит хәзерге тормыш шартларында, ягъни төрле милләт халыклары үзара нык бәйләнеп яшәгән заманда, балаларның ана телендә сөйләшүләрен тәэмин итү кыен. Рус теле һәрвакыт безнең тирә-юнебездә. Бала аны үзеннән- үзе өйрәнәчәк. Өйләрдә дә татар сүзе, татар музыкасы, гореф-гадәтләре өстенлек алсын иде. Туган телебезне күз карасыдай саклау, һәр татар баласының үз телендә иркен сөйләшә белүе, халкыбызга хас милли үзенчәләкләрне, гореф-гадәтләрне үзләштерү зарур. Олыларга ихтирамлы караш, миһербанлык, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләү дә гаиләнең, мәктәпнең изге бурычы. Телебезгә, әхлак нормаларына, үткән тарихыбызга игътибарлы булып, халкыбызның мөмкин кадәр саф саклануын кайгыртасы иде. Бу күмәкләп башкарыла торган эш һәркемнең намусына кагыла. Хәзер мөмкинлекләр бар, бары тик файдалану гына сорала. Хөрмәтле укытучыбыз Рәмзилә апа Гәрәева кебек олы җанлы, тынгысыз, үзенең эшенә зур җаваплылык белән карый торган укытучылар да бардыр дигән өмет чаткылары күңелләрдә яши әле. Бар, булмый калмас. Җитәкчеләр дә, укытучылар да, ата- аналар да, үсеп килгән буын да.

Просмотров: 848 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...