Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 145 Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысыВәлиәхмәтова Алинә
12:49
"Көмеш каләм" № 145 Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысыВәлиәхмәтова Алинә

Һәрбер халыкның да үз милләте бар. Милләт ул – халык, тел, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, моң. Безнең татар халкы боларның барысын да булдырган, димәк, без бер милләт.

Туган телебез – татар теле. Ул – татар халкы өчен уртак милли хәзинә. Аның белән дөньядагы татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Әгәр дә телебез булмаса, димәк, милләтебез дә юк дигән сүз. Без үзебезнең туган телебезне якларга һәм сакларга тиешбез. Юкка гына да: "Туган телем – иркә гөлем!”дип әйтмиләр бит. Чыннан да, ул гөл кебек. Әгәр дә аны  онытсак, карамасак, ул шиңеп бетәчәк һәм тора-бара үләчәк. Туган телебез дә шулай. Әгәр дә телебезне онытсак, ул да юкка чыга. Шуның өчен дә  без онытырга тиеш түгел!

Татар халкыныңмиллилеге аның бик күп бәйрәмнәрендә дә чагыла. Шуларның берсе – Сабантуй. Ул – милләтебезнең иң олы чараларының берсе. Сабан туе – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Тырышып хезмәт иткән кешеләр гөрләтеп бәйрәм дә итә беләләр. Ә җырсыз-биюсез бәйрәм – бәйрәм мени? Халкыбызның күңеле көйле аның, моңлы аның. Ат чабышлары булсын, чүмәк вату яки башкасы булсын – ул уеннар һәммәсе дә гүя күңелнең бизәкләре. Ә инде шуңа халык көйләре дә өстәлсә... Шундый гүзәл бәйрәмне күз алдына китерик... Менә Республикабызның халык артистлары Илһам ага Шакиров белән якташыбыз Әлфия апа Авзалова моңлы итеп җыр сузып җибәрә һәм йөрәкләргә әйтеп бетергесез рәхәт булып китә. Яисә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаганда артистларның хәйран осталыгына кемнәр генә сокланмый калыр икән! Артистларның өсләрендәге милли киемнәр дә Сабантуй төсләренә бигрәк тәңгәл килә: болыннарның яшеллеге дә, игеннәрнең алтынсулыгы да, мәйдан уртасында утырган колганың нәфислеге дә, колга башындагы комачның алсулыгы да чагыла ул киемнәрдә. Сәнгать осталары халык бәйрәменә көчләрен кызганмыйлар. Чын сәнгать шулай халык белән тыгыз багланышта булучан. Татар җырларының Италия һәм Финляндия, Тунис һәм Төркия Һәм бүтән илләрдәге сәхнәләрдән яңгыравы әнә шул халыкчанлык белән аңлатыла. Дуслык, Тынычлык, Хезмәт бәйрәме булган Сабантуйның шат авазы барлык планетага ишетелә.

Шундый бәйрәмнәре, бөтен җир шарына танылган шәхесләре, бай матур теле булган халыкны нәрсә көтә? Аны милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел!Үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә дә ирек бирергә тиеш түгел! Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас.

Телдән телгә йөргән хатирәләр                   

Халык күңелендә саклана.

Милләтеңә ихлас хезмәт итү –

Гасырларны үтеп хаклана.

                                                                                         Э. Шәрифуллина

 

Просмотров: 634 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...