Главная » 2012 » Февраль » 8 » "Көмеш каләм"№83 Чирмешән лицееның 7 нче сыйныфы укучысы Әшрапова Инзилә
21:37
"Көмеш каләм"№83 Чирмешән лицееның 7 нче сыйныфы укучысы Әшрапова Инзилә

Без – татарлар:

                                    Болгар татарлары,

                                    Себер  татарлары,

                                   Нугай  татарлары,

                                  Мишәр татарлары,

                                 Типтәр татарлары,

                                     Керәшен татарлары,

                      Тагын бик күп, бик күп татарлар,

                       Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

                        Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

                      Тик бер  генә туган телебез.                                                                                                                                ( Гәрәй Рәхим)  

     Әйе, татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары. Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт - татар милләте булуын белеп  үсәргә тиеш. Без бер- беребезне күпме яхшырак белсәк,  рухи байлыгыбыздан  тулырак  файдалана  алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр.

      Туган илем, туган телем... Үз илем, үз телем... Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә.  Ә киләчәктә нинди язмыш көтә безне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап кала алырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аңлашырмы?

     Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге турында фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны  билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул- тулы милләт, яртысы сөйләшә икән – ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә ... Безгә хәзер чаң сугып, "Уян, татар!” дип кенә түгел, "Тел сагына бас, татар!” дияр чак җитте.

   Балага телне ана бирә. "Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел”, "Иң татлы тел -туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең "сөйләп торган теле”  татлымы  соң? Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан  үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын – рус телен сайлыйлар.  Бары туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп  килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен- кыскасы,  рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау, үзләштерү  туган телдән башка мөмкин түгел. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә : ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, шагыйрь дә... Әгәр тел  кешенең тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә булышып бетми икән, ул аны кирәксенми, аңа битараф кала. «Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган» дигән сүзләр юктан гына тумаган.

Тел – диңгез. Бер талпынып кына аның киңлекләрен иңләп булмый. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк куеп, "ниләр эшләргә? ни гамәлләр кылып була?” дигән сорауга җавап эзләргә кирәк дим мин.  Дөрес, бүгенге көндә республикабыз күркәм гамәлләр башкара. Мәгариф системасындагы яңалыклар, шулай ук мәгърифәт белән үрелеп баручы дини тәгълимат та телебез үсешенә уңай йогынты ясый. Мәгърифәт, тәрбия, милләтем язмышы турында  сөйләгәндә,  Галиҗәнәб Китап турында әйтмичә булмый. Мең еллар буе безнең рухны китап яшәтеп килгән. Китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап – татар өчен яшәү символы ул!  "Без кемнәр7 Каян киләбез? Кая барабыз?”  дип халкыбызның, милләтебезнең хәле, язмышы турында уйланып, татар халкының үткәне турында язучылар матур әсәрләр иҗат иттеләр.”Итил суы ака торур”, "Сызгыра торган уклар”   кебек   тарихи романның  авторы,  халык язучысы Нурихан Фәттах  телебез турында:  "Әгәр тиздән минем телем бетә икән,  озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?... Икенең берсе – йә  тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым” – дип язган.  Чыннан да, телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Тел бетсә, милләт бетә,  халык  бетә. Иншамны  Лена апа Шагыйрьҗанның "Туган телгә мәдхия” исемле шигыре белән тәмамлыйсым килә:

                                    Әй син, телем, батыр телем, горур телем.

                                    Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.

                                    Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем.

                                    Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!

Просмотров: 781 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...