Главная » 2012 » Февраль » 6 » "Көмеш каләм" №77, Бәләбәй татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Насырова Лиана
13:51
"Көмеш каләм" №77, Бәләбәй татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Насырова Лиана

Киләчәккә хатым. (Бәләбәй татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Насырова Лиана, җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Люзия Назировна).

         Сәлам үткәннәрдән! Исәнме, киләчәк буын баласы! Сиңа кайнар сәламнәр белән хат яза 21 нче гасырның 11 нче  сыйныф укучысы. Шулай ук сиңа минем бөтен сыйныфташларым, мөгаллимнәребез, картинәй-картатайларыбыз, әти-әниләребез,апа-сеңелләребез, абый-энеләребез,туган- тумачаларыбыз, күрше- тирәләребез, Бәләбәй дигән шәһәрнең барлык кешеләре күптин-күп, чуктин- чук сәламнәр җибәреп кала.

         Синең дә хәлләрең бик әйбәт булыр дигән уйлар белән бу хатымны язам. Нигә язам соң? Безнең замандагы укучыларның ни-нәрсә белән шөгылләнүен, нинди уй- хыяллар белән яшәвен, сезгә нәрсәләр тапшырырга  теләүләрен язып калдырасым килә. Әлбәттә, бу турыда син бик күп тарихи чыганаклардан да, әдәби китаплардан да укып белә алачаксың, бәлки әллә нинди яңалык та әйтә алмамдыр кебек. Шулай да уйлаган уемнан кайтмый торган гадәтем мине яз, яз дип тора, ниндидер сихри көч мине синең белән аралашуга чакыра.

Ә хәзер язмамның төп сүзләренә күчәм. Мин Лиана исемле гади генә шәһәр кызы. Әтием - әнием, энем белән бергәләп үзебез төзегән матур һәм уңайлы йортта яшибез. Әтием дә, әнием дә эшлиләр, ә энем белән мин укыйбыз. Һәркөнне кич белән бергә җыелышабыз, көн яңалыклары белән уртаклашабыз, үзебезне борчыган сорауларны хәл итәбез. Ял көннәрендә авылдагы әби-бабаларыбызның хәлләрен белергә кайтабыз, алар да безне сагынып көтеп торалар. Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Кайбер ял көннәрендә су буйларына, урманга йөрибез, төрле шәһәрләргә экскурсияләргә дә баргалыйбыз. Мин үземнең гаиләм белән бик горурланам, әти-әниемне һәрвакыт тыңларга тырышам, чөнки "ата-ананы зурлаган – үзен зурлаган " дигәннәр борынгылар.

         Ә хәзер сүзем укуым турында. Мин бик тырышып белем алам, 4ле һәм 5 ле билгеләренә генә укыйм. Укытучыларымның һәр сүзен игътибар белән тыңлыйм, кушкан биремнәрен үтим. Татар, рус, инглиз, башкорт телләрен өйрәнәм, чөнки алдагы тормышым өчен болар миңа бик кирәк булачак. Сыйныфташларым белән бик дус яшибез, гимназиябездәге барлык чараларда да актив катнашабыз. Мин үзем төрле конкурсларда, олимпиаларда, фәнни-конференцияләрдә катнашырга яратам.

         Гимназия- алдынгы уку йорты. Мин сиңа менә шул уку йортының ничек яшәве турында сөйлисем килә. Һәр уку елының беренче көне Белем бәйрәме белән башлана. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, гимназиябезнең уңышлы эш башлавына шәһәребезнең мулласы хәер – фатиха кыла. Беренче белем дәресләребездә үк укытучы апаларыбыз иманлылык, әдәплелек, әхлак кагыйдәләре турында сөйли. Берничә көн укыгач, сентябрь аеның соклангыч матур алтын көннәренең берсендә без турслетка китәбез. Һи, шул да булдымы яңалык диярсең! Туктап тор, ашыкма, хәзер барысын да сөйлим. Без анда алдан ук ныклап әзерләнеп барабыз. Һәр сыйныф газета чыгара, үзенең туграсын, шигарен ясый, җыр өйрәнә, бер милли йола әзерли, төрле милли ашлар пешереп алып килә. Килеп туктагач та, урыннарыбызны чиккән сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, төрле милли орнаментлар белән бизәп куябыз. 4-5 укучы спорт ярышларында катнашырга эстафетага китә, берничәбез учак янында милли ризык пешерә, кайберләребез йола күрсәтүгә әзерләнә. Һәр сыйныф янына палатка куела, кул юу урыны да упнаштырыла. Чөнки бу конкурс шартларында каралган. Урыннарыбызга урнашкач, линейкага тезеләбез, җыр, шигарь ярышлары үтә.Бераз вакыт үткәч, һәр сыйныфка "кунакка”жюри әгзалары килә. Менә шунда инде китә төрле җырлар, такмаклар, уен-көлкеләр. Һәр сыйныф үз йоласын күрсәтә: яңа йорт котлау, никах укыту, бәбигә исем куштыру, килен төшерү, кодага бару, хәрби хезмәткә озату...Һи, һәммәсен дә санап бетереп буламы соң безнең татар халкының канга сеңгән йолаларын! Ел саен үткәрә торгач, һәммәсен дә ятлап бетердек инде. Без бит аларны турслетта гына үткәрмибез, гаиләләребез дә шул йолалар буенча яши.Йолалар күрсәтеп бетергәннән соң, кунакларны төрле милли ашлар белән сыйлыйбыз, матур итеп озатып калабыз. Аннан соң, бөтен сыйныф укучылары белән бер түгәрәккә җыйнаулашып утырабыз, башта көрәш буенча, аннан милли җыр, милли бию буенча ярыш була. Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, илаһи көч, дәрт-дәрман алып, кайтып китәбез. Гомумән, безнең гимназиябез татар йолалары буенча яши дисәк тә хата булмастыр. Ел фасылларына бәйле йолалар: Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү һәр ел саен традициягә кергән. Аннан соң Корбан, Ураза һәм башка дини бәйрәмнәр дә бик зурлап үткәрелә. Аулак өйләр, каз өмәләре турында тагын бер хатымда аерым язармын әле.

         Миңа гимназиядә уку бик ошый. Шулай ук гимназиябездә укучыларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бүленә. Без бервакытта да карантинга китмибез. Чөнки һәр көнебезне гимназия тирәли йөгерү белән башлыйбыз, дәресләрдә физминуткалар,спорт тәнәфесләре үткәрелә. Спорт тәнәфесе буенча һәр сыйныфка аерым график булдырылган. Кайберләре теннис, волейбол, урамда милли уеннар уйный, кайберләре милли бию башкара, өлкән сыйныфтагылар вальс өйрәнә.

            Болар уйнап-җырлап, биеп кенә яшиләр икән дип уйлый күрмә тагын. Юк, һич юк. Болары уку арасында ял итеп алу өчен генә. 2 нче сыйныфтан ук инглиз, информатика фәннәре укытыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре беренче сыйныфтан ук атнасына 4 дәрес керә. Татар халык тарихы дәресләрендә  борынгы бабаларыбызның тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнәбез. Ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадалар, конкурслар, фәнни-эзләнү конференцияләре, фән  атналыклары үткәрелә. Иң-иңнәре шәһәр һәм республика күләмендәге шундый бәйгеләрдә чыгыш ясый, призлы һәм мактаулы урыннар ала. Һәр кабинетта  комьпютер куелу да белем алуда зур ярдәм итә. Ә инде китапханәбезнең байлыгы турында бик күп сөйләргә мөмкин. Ашханәдә көненә 3-4 тапкыр ашату оештырылган. Аш пешерүче апаларыбыз безне төрле милли ашлар белән сыйлап кына тора. Һәр укучы татар телендә чыккан газета-журнал алдырып укый, бу да туган телебезне өйрәнүдә зур ярдәм булып тора. Хәтер, туган тел атналыкларында укучылар бик теләп катнаша. Менә шулай шаулап-гөрләп яши уку йортыбыз. Тәртипсезләнеп йөрергә беркемнең дә вакыты юк. Һәркем нәрсә  белән булса да мәшгуль. Киләчәккә планнарым белән таныштырыйм әле. Киләчәктә мин татар теле укытучысы булырга телим, чөнки телебезнең югала баруына күңелем борчыла. Күп кеше татар булса да, сөйләшә белсә дә, урысча сөйләшеп йөри. Ләкин мин ышанам, безнеке кебек гимназияләр булганда телебез, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез югалмас!Киләчәк буын баласы! Сез дә безнең кебек яшәп,белгәннәрегезне, динебезне, телебезне киләсе буынга тапшырыгыз. Без сезгә бик ышанабыз. Ярый, хуш,исән-сау булыгыз
Просмотров: 984 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...