Главная » 2012 » Февраль » 2 » №51 Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Кәримова Миләүшә Ильяс кызы.
08:10
№51 Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Кәримова Миләүшә Ильяс кызы.

Милләтем, киләчәгем!

Милләтнең киләчәге нәрсәдә сон? Аның яшәеше нәрсәгә бәйле? Бүгенге көннең төп мәсьәләсе, күп кешеләрне борчыган сораулар бу. Иң беренче чиратта, минемчә, ул телгә бәйле.

Теләсә кайсы халыкны милләт иткән ике нәрсә бар. Аларның берсе -  туган тел, икенчесе - милли көй, моң. Г.Тукайның "Туган тел", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген" кебек мәңгелек җырларыннан башка татарны куз алдына китереп, аның күңелен  hәм рухын тоеп булмый. Ни өчен дигәндә, аларда туган телнең  иң затлы, иң тәмле сүзләре, иң моңлы көйләре тупланган.

Теле юкның милләте юк. Киресенчә дә әйтергә була: теле юкның башы юк диеп. Әгәр милләт үз телен оныта икән, ул милләт булудан туктый. Андый адәмнәр, хайваннардан да начаррак. Менә үзегез уйлап карагыз. Сыерны,  дуңгызлар  абзарына урнаштырып, гомере буена тотсаң да, ул мыркылдый башламаячак - гел үзенчә "му-у-у" диячәк. Ә безнекеләр? Кайберәүләр шул хайваннан да түбәнерәк, хәтта мескенерәк дияр идем. Башка даирәгә барып кергәч, үз телләрендә сөйләшмиләр, язу, уку турында әйтеп тә торасы юк.  Шулай булгач, сыерны "хайван диеп атап буламы икән? Юк! Ә хайванның да хайваны - ул үз телендә сөйләшмәгән татар! Билгеле, күп еллар элек күчеп китеп тә, үз миллилекләрен саклап кала алаган, аңа тугры калып, буыннан буынга тапшыра алган чит илләрдә яшәүче татарлар алдында мин баш иям.

Чыннан да, халыкны милләт итеп аерып торучы иң беренче билге – бу аның туган теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып исәпләнәләр. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып, тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер: "Теле барның иле бар,”- дип әйткән.

Милләт язмышы – телебез язмышы. Без Татарстан җирендә дөньяга аваз салып, шунда яшибез, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне яхшы белергә тиеш. Белү генә дә димәс идем, аны камил дәрәҗәдә, башка телләр белән тигез хокукта кулланырга, үстерергә бурычлыбыз. Тел белүнең нигезенә гаиләдә, балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфта бирелгән белем-тәрбия салына. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү тугыз яшькә кадәр формалаша. Баланың аңы, хис-тойгылары туган теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата-ана көне-төне телевизор карап утырса, баланы үз телендә, ата-баба көе белән иркәләмәсә, аралашмаса; ясле-бакчаларда, башлангыч мәктәпләрдә татар теле такы-токы гына өйрәтелсә, сабый йөрәгендә аңа карата мәхәббәт хисе уяту бик авыр. Башлангычыннан ук телгә ныклы нигез салынса, бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса, милләт саклана. Тел югалса, ул башка милләт тарафыннан йотыла. Әгәр син үз үткәнеңне, тарихыңны, телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Әйе,.. үз телеңне белмәү – наданлык hәм бу, үз чиратында, милләт югалуга китерә.

Тел турында К.Г.Паустовский болай дигән: ”Үз милләтеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә, милләтенә битараф булган кеше кыргый. Аның телгә карата битарафлыгы үз халкының, милләтенең үткәненә, бүгенгесенә hәм киләчәгенә битарф булуы белән аңлатыла.” Мин бу сүзләр белән килешәм. Ничек инде, үзең татар кешесе булып, башка телдә аралаша аласың?! Мин моны күз алдыма да китерә алмыйм. Бар шундыйлар да: татар милләтеннән булып, башка илләргә китәләр дә, үз туган телләрен оныталар. Башка телдә аралашкан, җырлаган булалар. Аларны үзебезнең саф, татар җырлары белән чагыштырып буламы сон? Әлбәттә, юк! Мин үзем җырларга яратам, урыс, инглиз телләрендә дә башкарам, ләкин туган телемдә җырлаганда, күңелемдә әйтеп бирә алмастай хис, моң туа. Моң... Хәтта бу сүзне башка телгә тәрҗемә дә итеп булмый. Бу үз үк зур дәлил, дияр идем мин. Татар көйләре, моңнары - безнең милләтебезнең киләчәге бит ул! Әгәр дә кешеләр күбрәк татар җырларын җырласалар, татарча китаплар укысалар, үзара татар телендә аралашсалар, татар теле, татар милләте онытылмаячак, ә бары тик алга таба үсәчәк!

Мин - татар милләтеннән! Мин - татар кешесе, гап-гади татар кызы! Татар халкы, милләте - минем горурлыгым! Милләтем - минем киләчәгем!

 

 

Просмотров: 779 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...