Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Көмеш каләм" №48 Бөгелмә 7нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Талипова Айгөл
12:18
"Көмеш каләм" №48 Бөгелмә 7нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Талипова Айгөл

Милләтем турында уйлануларым.

                                                              Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

                                                              Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

                                                              Җир йөзендә таулар югалса да,

                                                              Татар үлмәс, татар югалмас.                                                                                   Ф. Шәех

Мин Бөгелмә шәһәрендә яшәүче татар кызы. Үземнең милләтем, халкым, телем белән бик горурланам.

 

Туган телем – татар теле. Әнием кечкенәдән үк "Бишек җыры”, "Туган тел” җырларын көйләп, минем күңелемдә дә туган телемә, милләтемә мәхәббәт уяткан. Бу тойгы мин үскән саен көчәя, байый бара.

 

Мин рус мәктәбендә укысам да, рус милләтеннән булган дусларым белән аралашсам да, татар теле минем өчен иң кадерле, иң матур, иң бай тел. Һәр кеше үз теленең, милләтенең тарихын белергә тиеш. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар. Шуңа күрә мин татар халкының тарихы, аның үткәне турындагы мәкаләләрне бик кызыксынып укыйм. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле сынаулар үткән, шуңа карамастан татар халкы ана телен, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, халык аваз иҗаты әсәрләрен саклап кала алган. Милләтебезнең калфаклары, читекләре – матурлык өлгесе, ә әкиятләре – сихри бер тылсымлы дөнья.

 

Милләт белән тел бик тыгыз бәйләнештә тора. Тел югалса, милләт югала, ә милләт ул халык. Татар халкы борынгыдан ук горур, батыр, эшчән, максатчан халыклардан саналган. Шуңа күрә милли байлыгыбыз бүгенге көндә дә үсә һәм ныгый бара.

 

Без татар теле һәм уку дәресләрендә үз халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары белән танышабыз. "Сабан туе”, "Нәүрүз”, "Каз өмәсе”, "Сөмбелә” кебек татар халкына гына хас булган бәйрәмнәр турында сөйләшәбез. Мин туганнарым белән әлеге бәйрәмнәрдә шатланып катнашам. Мәсәлән,  Сабантуй бәйрәменә әзерләнгәндә бер дә бабамнан һәм абыемнан калышмаска тырышам, чөнки гармуннар уйнатып, биеп-җырлап бүләкләр җыю... Үзе генә ни тора!

 

Иншамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә ала. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү – олы бәхет бит ул.

 

 
Просмотров: 796 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 2
2 чулпан  
0
Мондый уй - фикерле балалар үскәндә киләчәк өчен күңелебез тыныч. Димәк милләтебез алга таба да яши, үсә.

1 Гульназ  
0
Бик матур итеп язган

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...