Главная » 2010 » Февраль » 22

Чуашстанда узган атна ахырында ике көн буена татар җыры вә моңына күмелде. Вакытында район дәрәҗәсендә башланып киткән, бүгенге көндә исә халыкара дәрәҗәгә чыккан "Урмай моңы” татар эстрадасы бәйгесе 23 тапкыр Урмай авылы һәм Чабаксарның иң олы театр сәхнәсендә гөрләде.
"Урмай моңы” бәйгесе Чуашстанда ел саен уза. Аны, рәсми кәгазьләрдә Бөтендөнья татар конгрессы, Чуашстан мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте оештыра дип язылса да, чынбарлыкта исә, бөтен оештыру мәшәкатьләре мохтәрияткә, Урмай авылы халкы җилкәсенә, танылган милләтче Фәрит Гыйбатдиновка төшә. Ә соңгы елларда берничә йөз мең сумнарга җиткән чыгымнарын танылган эшмәкәр, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов күтәрә. Әлбәттә җирле эшмәкәрләр дә читтә калмый.

Һәр нәрсәнең үз җае...

... Читать дальше »
Просмотров: 777 | Добавил: tatarin | Дата: 22.02.2010 | Комментарии (0)

Туды бу айда Рәсүлебез
Мөхәммәд Мостафа
Яудырабыз без бу көн
Тәбрик сәламе аңа.

Урмай авылы социаль-мәдәният үзәгендә махсус әзерләнгән "Мәүлид”программасы булачак. Елдагыча ул программаны авылыбызның мәхәллә имамнары, муалимнәре әзерләде. Имамнарыбыз вәгазьләр белән чыгыш ясаса, мәдрәсәгә йөрүче балалар төрле мөнәҗҗәтләр,бәетләр, скетчлар, миниатюраларны тамашачыга тәкъдим итәләр. Барысында күрер өчен 28нче февральдә Урмай социаль-мәдәният үзәгенә чакырып калабыз. Башлана 10.00сәгатьтә. Әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә бу игъланны җиткезегез, үзегездә килмичә калмагыз.




Просмотров: 735 | Добавил: tatarin | Дата: 22.02.2010 | Комментарии (0)

Урмай авылында яшәүче Минулла улы Камил Зейнутдиновның шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем! без сине туган көнең юбилеең  белән  котлыйбыз .Алдагы көннәрдә дә һәр якты көнгә шатланып, балаларыңның тигезлегенә , сәләмәтлегенә сөенеп, исән-сау  булып, кайгы хәсрәт күрмичә,бергә-бергә аралашып  яшәргә язсын. Киләчәк тормышыңда гаиләбез белән тигезлектә,бәхеттә, озын гомер кичерергә язсын.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш безне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләре тулып торсын
Мәңге - мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минсылу, улларың, киленең, кода-кодагыең, о ... Читать дальше »
Просмотров: 664 | Добавил: tatarin | Дата: 22.02.2010 | Комментарии (0)

nullУрмай авылында яшәүче  Минзает кызы Райнә Акшованың 23 февральдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез һәм әбиебез! Без сине  чын күңелдән туган көнең- юбилеең белән тәбрик итәбез. Кояштай
һәм айдай балкып безгә нур сибүчебез, йөрәктәге иң җылы теләкләребезне кабул итеп ал. Ходай Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, куанычта үткәрүеңне, озак еллар безнең арабызда булуыңны телибез.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шәүкәт, улларың Илфат, Илшат, киленең Гүзәлия, оныкларың Алсу, Айшат, кода-кодагыйларың, туганнарың, ... Читать дальше »
Просмотров: 737 | Добавил: tatarin | Дата: 22.02.2010 | Комментарии (1)

ә
null
"Урмай моңы” Халыкара татар эстрада фестивале - конкурсы төгәлләнде, гала-концерты Чабаксарда үтеп китте. Константин Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә фестивальнең кунаклары һәм җиңүчеләр үзләренең иң шәп музыкаль әсәрләрен күрсәттеләр.20нче февральдә үткән гала-концертка билетлар бушлай иде, дөресрәге Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов бәйрәм хакына, халкыбыз күрсен дип билетларны сатып алып эләште. Билгеле беренчеләрдән булып гала концертта республиканың татар мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Канаш, Шөмерле шәһәрләрендә, районнарда яшәүче татарларыбыз катнашып "Урмай моңы” фестивален үз күзләре белән күрә алдылар. Гала-концертны карагач, иң беренче чиратта, халкыбызның үткәне бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга мәҗбүр буласың. Гала- концертның беренче бүлеге халкыбызны ... Читать дальше »
Просмотров: 1162 | Добавил: tatarin | Дата: 22.02.2010 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Мини-чат
...
...
...