Главная » 2010 » Февраль » 22 » Сау бул "УРМАЙ МОҢЫ- 2010", рәхим ит "УРМАЙ МОҢЫ-2011"!
12:28
Сау бул "УРМАЙ МОҢЫ- 2010", рәхим ит "УРМАЙ МОҢЫ-2011"!
ә
null
"Урмай моңы” Халыкара татар эстрада фестивале - конкурсы төгәлләнде, гала-концерты Чабаксарда үтеп китте. Константин Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә фестивальнең кунаклары һәм җиңүчеләр үзләренең иң шәп музыкаль әсәрләрен күрсәттеләр.20нче февральдә үткән гала-концертка билетлар бушлай иде, дөресрәге Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов бәйрәм хакына, халкыбыз күрсен дип билетларны сатып алып эләште. Билгеле беренчеләрдән булып гала концертта республиканың татар мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Канаш, Шөмерле шәһәрләрендә, районнарда яшәүче татарларыбыз катнашып "Урмай моңы” фестивален үз күзләре белән күрә алдылар. Гала-концертны карагач, иң беренче чиратта, халкыбызның үткәне бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга мәҗбүр буласың. Гала- концертның беренче бүлеге халкыбызның мәңгелек моңына багышлана, һәм дәүләтебез игълан иткән укытучы елына багышлана. Урмай авылы укытучысы Минсәфидә Гыйбатдинова әлеге чарага менә шундый шигырь язган:
Укытучым!
Рәхмәт бик зур
Якты хезмәтең өчен...
Тәрбияле белем биреп,
Куйгансың бик күп көчең.
Укытучым! Әйтер теләгемне
Башлыйм әле рәхмәт сүзеннән.
Хисләремнең ничек тирәнлеген
Күрерсез Сез җырым-көемнән.
Күп талантлар арасында
Танылырга бик авыр
Сәхнәдә юлны табарга
Булышты Урмайдыр.
Йолдыз булып каласыз Сез
Минем өчен бүген дә.
Хөрмәтле урыннар алып
Күңелемнең түрендә.
Укытучы-остаз һәм укучы...
Тибә бүген бергә йөрәкләр.
Яңгыраган матур җырларыбыз
Уртак җимеш, уртак бәхетләр.
Аннан Урмай авылы сәнгать мәктәбеның вокал –җыр укытучысы Илдус Шәйдуллин укучысы Рәзилә Сиренеева 50-нче елларда бик популяр булган "Умырзая "җыры белән дуэт буларак йөрәкләргә үтеп керердәй оста итеп җырны башкара алдылар, болар инде инде бүгенгесе көн. Бәлки, ничә гасыр халкыбызның теленнән тешмәгән "Алмагачлары” көенә республикабызда иң танылган Урмай авылыннан килгән "Мишәр” ансамбле, хуҗалар буларак, җырлы -биюле музыкаль композиция белән бөтен халыкны үзләренә җәлеп итә алдылар. Алара бу композицияне башкарганда залдагаы халыкнынң авызлары җыр көенә кыймылдады, аяклары тыпырдап торды. Бу чын сәнгатьнең илахый көче, чын сыйфатлы сәнгать әсәре генә халыкны уятып үзенен тартып яраттыра ала. Тикмәгә генә "Мишәр” ансамбленә март аена Кабардин –Балкар иленә Халыкара конкурска юллама тапшырмадылар. "Моңа ул хич-шиксез лаек, без аның белән горурланабыз, инде ничә тапкыр Русия күләмендә олы конкурсларда Чуашстан татар- мишәрләренең олы дәрәҗәле коллектив буларак күрсәтә алды. "Алтын мәйдан-Элбрусс” Халыкара конкурсында да сәнгатебезне бөтен төрки халыкка уңышлы күрсәтеп кайтуларына ошанабыз”- ди Рәшит Сәнҗапов.
Фестиваль программсын дәвам итеп Русиянең һәм күрше илләрдән 30 лап "Урмай моңы” фестивале җиңүчеләр сәхнәне бизәп алдылар һәм Казан шәһәреннән килгән, үткән елгы Гран-при бүләген яулап алуча "Хаят” вокаль ансамбле белән бергә Минсәфидә Гыйбатдинова шигыренә, Җәүдәт Гыйлҗманов көенә язылган "Урмай моңы” җырын чын бәйрәм рухында башкардылар .
Гала концертын башлап җибәрүче өчен Чувашстан Республикасы мәдәният министры Роза Лизакова, Чуашстан татарлары мили-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗапов, Чуашстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмәт бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи чыгып фестивальгә озын гомер теләп башкаручыларга иҗади уңышлар теләделәр.
Гала –концертның иң гүзәл урыны , билгеле, җыр сәнгате осталары белән очрашу, алар белән аралашу. Фестивальгә Татарстаннынң Атказанган артисты, фестивальнең рәисе Вил Усманов, танылган журналист Флера Низамова, татар эстрада элкэсендә популяр артситларның берсе, Финляндиядән Җәмиләнең катнашуы тамашачыга зур буләк булды.
Менә, заманында, татар җыры дөньясында миллионлаган татарны татар моңына тәрбияләгән шәһес, әлеге фестивальдә катнашуы үзе бер могҗиза. Флера Сөләйманова, Татарстанның Халык артисты, якташыбыз Фәтхи Бурнаш исемле премия лауреаты , мөләем йөзле ,олыгаеп килүче чын татар хатыны булып халкыбыз алдына елмаеп килеп чыкты. Әледә моңга бай, матур тавышлы Флера апа, атаклы баянист Наил Сәгъдиев белән үзенең репертуарыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкарды. Тамашачы Флера апаны көчле алкышларга күмде. Фәрит Гыйбатдинов, Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе буларак, Фәтхи Бурнаш премиясен тапшырды. Әйтеп үтергә кирәк, Флера апа бик гади кеше, тормышның ачысын төчесен татыган кеше. Ике көндә яшьләр арасында үзен көчле итеп тота белде, арыганын сиздермәде, яшь җырчыларга үзенең олы мәктәбе турында сөйли алды, аларга иҗат мәктәбен бирергә омтылды. Фестивальдә катаншучылар, яңа, бүгенге буын җырчылары, Флера апаны әти-әниләреннән ишетеп кенә белүләренә карамастан, бик Флера апаны яраттылар, аларга истәлекле хатирәләр калдырдылар.
Соңыннан гала-концертта инде "Урмай моңы” фестиваленең дипломантлары һәм җижүчеләре тәүге тапкыр үзләренең иң шәп җырларын тамашачыга җиткезделәр.
Фестиваль беткәч, Чуаш дәүләт академия драма театры баш режиссеры, Русиянең Атказанган артисты Валерий Яковлев: " Бу хәйран тамаша, бик зур рәхмәт, татарларның олы сәнгатен ике сәгать ярым булган тамашага сыйдыра алганга, шундый олы җырчы Флера Сөләйманова, Вил Усманов, Җәмилә, тагын күп төбәкләрдән килгән яшь җырчыларны бергә җыеп һәм бер итеп күрсәтә белүегез өчен бик сокландым, һәм тагын бер тапкыр татар халкының көчле һәм бөек халык икәненә ышандым. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, тагын да рәхмәт безнең театрда мондый тамаша оештыручыларга”.
"Моңны саклап калу чарасы” буларак узган бәйгенең гала-концертында егерме өченче тапкыр утызга якын җырчы җырлады. Конкурсны оештыручылар 27 төбәкне — Чуашстан районнары,Татарстан районнары, Казан, Чаллы, Йошкар-Ола, Ульян, Мәскәү, Омск, Оренбург, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрен йөреп, ел буе моңлы яшь башкаручыларны эзләде, алар белән интернет челтәре аша аралашып, дистанцион рәвештә җырларын тыңлап конкурска иң шәп җырчыларны сайлап алды.. 16-30 яшьлек 78 конкурсант арасыннан иң шәп җырчылар сайланган. Беренче турдан икенчесенә 36 кеше үткән булса, өченче турга шуларның нибары 26сы гына эләгә алган.
Конкурсның беренче премия лауреатлары:
1. Игорь Дмитриев –Питрәч, Татарстан;
2. Алмаз Якупов- Башкортостан
3. Айгөл Сагиева- Буа, Татарстан.

Икенче премия лауреатлары:
1. Ильнар Хисамов- Комсомол, Чувашия;
2. Дарья Стерякова –Кайбыч, Татарстан (урыс милләтеннән);
3. Салават Садыков -Әтнә, Татарстан.
Өченче премия лауреатлары:
1. Сабина Мидигулова –Омск;
2. Динар Хайбулов – Озын Куак,Чувашия;
3. Альбина Нурхамитова –Яңачишмә, Татарстан.
МАХСУС ПРЕМИЯЛӘР:
"Чуашстан Республикасы Президент администрация премиясе”- 80-меңлек сертификат белән Кабардин-Балкарда үтә торган Халыкара конкурска ЮЛЛАМА белән Урмай авылы "Мишәр” ансамбле бүләкләнде ;
"Фестивальнең иң яшь һәм талантлы җырчысы премиясе” белән Урмай авылыннан Азат Фәсхетдинов бүләкләнде;
"Бөтендөнья татар конгрессы премиясе” – Самара өлкәсеннән килгән Гүзәл Латыпова бүләкләнде;
"Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы призы” - Мари Республикасыннан килгән Рәшит Фазлыахметов бүләкләнде;
"Татар халык җырларыннан яңача, бүгенгечә башкаручылар премиясе” нә Ырынбур элкәсеннән Ришат Мөхәммәтҗанов , Диләрә Хамидуллина Йошкар Ола шәһәреннән килгән җырчыларыбыз бүләкләнде;
"Чуашстан мәдәният министрлыгы премиясе” – Татарстанның Буа шәһәреннән килгән Гүзәлия Шарафетдинова бүләкләнде;
"Чуашстан милли-мәдәни мөһтәрияте премиясе” – Казан шәһреннән килгән дуэт Данис Закиров һәм Эльмира Ахметханова бүләкләнде;
"Чуашстан мөсельманнары диния нәзарәте премиясе” – Башкортостаннан килгән Салават Хаков бүләкләнде.
"Урмай моңы” фестиваленең төп герое , ул билгеле Гран-при исемен яулап алган җырчы Диана Телия. Ул инде гала-клонцертның иң соңында билгеле булды. Грузин һәм татар тамырлары белән булга ДИАНА ТЕЛИЯ 2010-нчы елда Халыкара исем йөреткән татар эстрада "Урмай моны”фестиваленең җиңүчесе дип табылды. Ул чыннан да шулай, җюри әгъзаләре бер тавыштан, хәтта соңыннан билгеле булганча, тамашачы фикере белән дә : бер-сүзсез Диана лаеклы булды ул зур исемгә. Диана чыннанда Грузиядә үскән кыз , бүгенгесе көндә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яши. Грузин һәм татар телләрендә бик камил сөйләшә, халык җырларын һәм замана җырларын ике телдә дә бик матур итеп җырлый.
Менә шулай инде, әйтәсе генә кала рәхмәт сүзләрен, фестивалҗне үткәрергә булышучыларга. Төп матди ярдәмне үз өстенә алды Батыр районы "Тормыш” агрофирмасы, җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов. 200мең сум артыгы чыгнымнарны ул каплады. Шулай ук оештыру вакытында матди яктан булыштылар Батыр районыннан Фиргать Вахитов, Фәрит Чабатов, Рөстәм Даутов , Чабаксардан Госдума депутаты Павел Семенов, Рушан Гыйбатдинов, Яңа Чабаксардан Наиль Хасянов, Канаштан Ильдус Зәйнетдинов, Тукайдан Әгъзәм Шакиров, Рәфис Айсын, Урмайдан Инсур Җамалетдинов, Мансур Шарафутдинов, Линар Садретдинов.
Аллага шөкер бик матур үтте.Килгән кунакларыбыз авылыбызга һәм республика татарларыбызның тормышына уңай бәя биреп хәйран калдылар. Шәхси йорт җирләрендә йорт хуҗалары Фәйзерахман белән Миңнөгел Садртдиновлар, Миндания белән Вагыйз Садртдиновлар, Рауза һәм Вагыйз Фәткуллинннар, Мингазый белән Сария Мингалиевлар, Минназыйм белән Наҗидә Мингалиевлар, Рәфис белән Рәмзия Айсыннар(Тукай) , Инсур белән Ләйсән Җамалетдиновлар иркен күңелләре белән килгән кунакларны кундырдылар, мунчалар ягып сый-хөрмәтләрени күрсәттеләр.Барысына да олы рәхмәтләребезне җиткезәсебез килә.
Тагын ике көн буе Урмай социаль мәдәният йорты һәм Тукай авылы мәдәният хезмәткәрләре пешереп кунакларны сыйладылар, бәйрәмне үткәрергә бөтен көчләрен куйдылар: Динә Гыйбатдинова, Вагыйзә Гыйбатдинова, Гөльнара Шәрипова, Ильдус Шәйдуллин, Гөлшат Шәйдуллина, Минсылу Җиханшина, Дания Чумарова, Гөльфия Хайрутдинова, Зилә Бахалдинова, Зөбәрҗәт Хайбуллина, Агъләм Сахров. Әфәрин!
Иң соңгысы: Сау бул "Урмай моңы -2010”, рәхим ит "Урмай моңы-2011”!



Просмотров: 1166 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.7/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Мини-чат
...
...
...