Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №156 “Сарман гимназиясе”нең 10 нчы сыйныф укучысы Якупова Эльвина
22:16
"Көмеш каләм" №156 “Сарман гимназиясе”нең 10 нчы сыйныф укучысы Якупова Эльвина

Менә инде берничә ел дәвамында мин үзебезнең Татарстаныбыздагы татарча  язуларны, алтакталарны, хак кәгазьләрен һ.б. тикшереп йөрим. Ләкин әлеге тикшеренүләр бер дә куандырырлык түгел. Беренче карашка, безнең Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнүгә һәм укыту өчен бөтен шартлар да булдырылган:  дәүләт телләре бертигез күләмдә өйрәнелә, югары уку йортларында да бу уңай белән дәүләт телләре буенча белгечләр әзерләнә. Ләкин шуңа да карамастан, татар телендәге язуларда орфографик хаталарның күп булуы җанны әрнетә. Урамнан узганда хаталы язмаларны, реклама, оешма исемнәре язылган алтакталар, белдерүләрне күреп элегрәк көләсе килә иде. Хаталар өстендә эш күптән алып барылуга карамастан, алар әле һаман да очрый.

Сүземне узган ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән сугыш һәм тыл ветераннарына махсус тартмаларда  бүләк биргәнлекләре турында  хәбәр итүдән  башлыйм әле. Тартмадагы товарлар Татарстанда җитештерелгән булса да, (Татарстанда ике дәүләт теле!!!)  кайберләрендә татарча язулар бөтенләй юк, ә булганнарында "ташка үлчим"лек кенә.  Адәм көлкесе!  Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдә татарча дөрес яза белүче табу бик кыенмыни?  Монда инде татарча шрифтка сылтап кына калдырырлык түгел. Хәзер инде аны теләсә кайсы мәктәп укучысы да урнаштыра ала. Мәгәр, русча язылган вариантында бер генә хата булса икән??? Мин Татарстанның саф татар районнарының берсен. Сарманда җитештерелә торган "Сарман пилмәннәре”, "Сарман суы” турында Яңа гасыр радиосындагы рекламалардан ишетеп беләсездер. Ләкин җитештерүчеләр иң беренче чиратта башка милләт кешесенә йөз тотканнар, язулар барысы да рус телендә генә.

Элек эталон сөйләмне без радио, телевидение тапшыруларын тыңлап өйрәнә идек. Ә хәзер...  Дөрес, анысы, "Яңа гасыр” радиосындагы алып баручыларга дәгъва бөтенләй юк диярлек. ТВда да үрнәк булырлык тапшырулар бар...

Инде язганнарымны дәлилләр өчен, берничә мисал:

Бүген татар экраныннан "ӘЛБӘТТӘГЕН” дигән яңа сүзне ишетеп торасыздыр... (Бу диалекталь  сүз, әдәби телдә юк... -дагын, -дәген кушып, әйтик, Кукмара, Сарман, Мөслим, Азнакай  якларында сөйләшәләр).

Беркөнне бер сәнгать "белгече” "...КҮП ТӨРЛЕ ОБРАЗЛАРДА УЙНАГАН КЕШЕ” дип, артистка мәдхия укый (образны иҗат итәләр, дип белә идем), ә икенчесе "...ИРТӘЛӘРЕН – РЕПЕТИЦИЯ, КИЧЛӘРЕН – ТЕАТР...” дип тезеп китте (спектакль, дияргә теләгәндер инде бу журналист, ул әле спектакль түгел, "театр карарга” йөридер).

"ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҖӘЙ КӨНЕ "ГАЗЕЛЬ” МАШИНАЛАРЫНА ҺӨҖҮМ ЯСАРГА ҖЫЕНА” дип, бер хәбәрче куркытып ук куйды. Икенчесе "ХАЛЫКАРА ШАШКА БУЕНЧА ЯРЫШЛАР ТӘМАМЛАНДЫ” дип яңалык җиткерә (дөресе, бәлкем, шашка буенча халыкара ярышлардыр...).

"А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор ансамбле чыгышы...” дип таныштыра берәү. Мин бу хәбәрчене ишеткәнчегә кадәр, Татарстанның җитәкчесе дип хөрмәтле Президентыбызны белә идем... Ә авторыбызның сүзләреннән бөтенләй башка фикер аңлаашыла.

Хәзер әйтеләсе фикергә оеткыны мин күптән салып куйган булсам да, материалларны җыеп бетерә алмау сәбәпле, язарга алынмыйча озак кына сузылып йөрергә туры килде. Барыгызга да мәгълүм: узган ел җәй көне күп кенә урыннарда урманнарда янгын чыгып, шуны сүндерү эше алып барылды. Һәм шун көннәрнең берсендә 1 нче каналдан "горит русский лес” дигән сүзләрне ишетүгә, бар җыелган материалларымны берләштереп, шуңа кагылышлы фикерләремне язарга булдым. Россия дип аталган күпмилләтле илдә бары тик руслар гына яшимени, дип уйлап куйдым мин. Безнең ише вак милләтләрне бөтенләй кешегә дә санамыйлармыни? Ничек инде урман русларныкы гына булсын ди? Русныкы дип саналган әйберләр болай да бик күп бит инде: "русская зима”, "русская баня”, "русские пельмени”, "русская рыбалка”, "русский дед мороз”, "русский характер”, "русские пряники”, "русское поле”, "русская душа”, "русская мафия, "русская рулетка”, "русская коса” һ.б. Ярар, мунча русныкы булсын да ди, ә Ходай биргән кышны ничек русныкы гына диеп әйтеп була? Пилмән сүзе рус теленә башка телдән килеп кергән хәлдә ничек русныкы була алды микән? Кыш бабай да,  озын толым да бездә юкмыни? Әле күптән түгел генә 80 нче елда булып үткән олимпиаданын юбилей концерты  вакытында "прощай, русская Мишка» дип, аю белән хушлаштылар. Димәк, урман хуҗасын да алар үзләренеке иткәннәр. Мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде. Белүемчә, православие динен бары тик руслар гына тугел, ә башка милләт халыклары да, шул исәптән керәшен татарлары да тота. Ә менә "русская церковь” гыйбарәсе бу очракта дөрес булыр микән?  "Русское поле” дигән сүзтезмәсенә карата минем фикерем бөтенләй башкача. Юк, ул минеке генә түгел, ә үзләре үк рус милләтеннән булган кеше авызыннан әйтелгән фикер дә. Узган ел Мәскәү өлкәсеннән кунаклар килгән иде. Шулар Татарстандагы иген кырларының караулы, басуларның чиста, матур булуларына сокланып, гаҗәпләнүләрен белдерделәр. Юлда чәчелмәгән, ташландык җирләр барлыгын һәм аларның Россиянең нәкъ башкаласы тирәсендә күп булуы турында сөйләп үткәннәр иде. Шуннан соң сорау туа: "русское поле” нинди? Аңа дан җырларлыкмы? Зурлап әйтерлекме соң?  "Русская водка”, "русский мат” төшенчәләренә карата өздереп фикер әйтүдән куркам, чөнки аларның икесеннән дә безнең татар да баш тартмый. Шулай да, татарлар үз итеп алган берничә сүзтезмә юк түгел: "новый русский”ны "яңа татар”, ә "русское радионы” "татар радиосы” дип, бик яратып үзебезчәгә үзгәртеп кулланабыз. "Русское гостеприимство” да безнеке түгел, димәк, без кунак итә белмибез булып чыгамы? Юк, җәмәгать, татар - гомер-гомергә кунакчыл, киң күңелле халык булды. Басу-кырларыннан да мул уңыш алды, озын толымлы гүзәлләре дә күп аның, прянигы булмаса да, башка бик күп милли ризыклары да бар. Татарларның бар нәрсәсе дә бар, булганын дөрес итеп сакларга гына кирәк, югалтмаска кирәк: телебезне дә, гадәтләребезне дә, кыйблабызны да! Шул уңай белән ,  "горит русский лес” сүзләрен ишеткәч, 1 нче каналның сайтына мөрәҗәгать түбәндәгеләрне яздым: "Уважаемая редакция! Здравствуйте! Ответьте пожалуйста на один вопрос, поводом для этого письма было то как я услышал по первому всеобщему каналу вот такую фразу:"горит русский лес”. Их много: русская зима, русская баня, русский лес, русская картошка и т .д. Удивляюсь этому, будучи татарином, думаю, неужели нет татарского ничего в нашей огромной стране кроме извиняюсь за выражение "татарской морды". Горели леса в Республики Мари-эль. Почему не горят "марийские леса"? Неужели вы не помните о том, что вы всеобщий Российский канал. Если не трудно, напишите пожалуйста ответ на указанный электронный адрес. Спасибо! Не думайте, что я националистка, мне дороги и русские, и другие народы также как и татары”.  Ләкин Татарстанның  бер читендә яшәүче  вәкиленә җавап язучы булмады. Кирәк тапмадылар микән, әллә инде үз хаталарын аңладылар микән, анысын әйтеп булмый. Әйтелгәнгә йомгак ясап шуны ассызыклыйм: үзебезнең Татарстанда җитештерелгән товарларга да үз телебездә язмасак, телебезнең үсеше турында сөйләп тә торасы юк.          

Ничек кенә булса да, Татарстанда хаталар күп булуга карамастан, булган кадәр язуларның ике телдә язылуы куанычлы. Бары тик эшләмәгән кеше генә хаталанмый дигән әйтем бар. Шулай да телебезне хөрмәт итү максатыннан минем шундый тәкъдим әйтәсе килә: бәлки бу мәсьәләне Дүләт думасына, депутатлар тикшерүенә куярга кирәктер? Бәлки тиешле рөхсәт кәгазе алмыйча, алтакталарны, ярлыкларны урнаштыруны тыяргадыр? Бәлки моның өчен махсус лицензия булдырыргадыр? Һәм ниһаять, бәлки Татарстанда җитештерелгән товарларның барысына да ике телдә язуны мәҗбүри итеп куягадыр? Болар бары тик минем тәкъдимнәр генә. Кем белә, бәлки кемдер минем фикерләрне кирәкле дип табар да тормышка ашыру юлларын эзләр, ә бәлки, киресенчә, гап-гади бер авыл кызының фикерләрен колагына да элмәс. Ничек кенә булса да, камиллеккә, матурлыкка һәрчак омтылырга кирәк! Шул вакытта хаталар да бетәр.  

 

Башкарды: МБББУ "Сарман гимназиясе”нең 10 нчы сыйныф укучысы Якупова Эльвина Радик кызы

Җитәкче: МБББУ "Сарман гимназиясе”нең  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы

 

 

Просмотров: 701 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...