Главная » 2012 » Февраль » 04
"Көмеш каләм" бәйгесе.
Халкым белән горурланам!
Безнең авыл бик матур урынга урнашкан.Тукай абый әйтмешли,һәр ягы урман иде.Ерактан карасаң,ул урман уртасында тора кебек.Төньяктан да,көнбатыштан да ул калын урманнар белән чолгатып алынган.Ә көньякта күкрәп утырган иген кырлары.Менә шул гүзәл урында урнашкан матур авылның матур,гүзәл кешеләре дә күп.Мин әле күптән түгел генә үзем өчен зур яңа ачыш ясадым.Тыныч көннәрдә дә сугышның нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күргән,үз җилкәләрендә татыган кешеләре байтак ук икән бит авылымның. Әфганстан,Чечня сугышлары...Язмыштан узмыш юк диләр.Бу битләренә мыек та чыкмаган яп-яшь егетләр,дөресен генә әйткәндә, малайлар, баштан аякка кадәр коралланган боевикларга каршы торганнар бит!Бу яңалыкны белгәннән соң,мин әсәрләнеп калдым.Озак кына шуның тәэсире астында йөргәч,бу батыр ... Читать дальше »
Просмотров: 708 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

ЧУВАШСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ ШОМЫРШЫ РАЙОНЫ БАЙТИРӘК АВЫЛЫ МӘКТӘБЕНЕҢ 6 СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ РИЛИЯ РИЗАЛТДИН КЫЗЫ АЛЕЕВАНЫҢ "КӨМЕШ КАЛӘМ" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШУ ЙӨЗЕННӘН "ХАЛКЫМА АТАП ЯЗАМ" ТЕМАСЫНА ЯЗЫЛГАН ИНШАСЫ. .
Их, минем туган якларым!
Җилләре дә башка төрле исә бит аның!
Авыл өстендәге төнге йолдызлары да башкача балкый!
Ай да тулган йөзе белән бөтен җирне көмеш нурларына батыра!
Кояш та нурлы йөзе белән бар җирне алтын нурлары белән иркәли. Шундый матур табигатьле авылда яшәвем белән мин чиксез горурланам,чиксез шатланам. Авылымның үткәне бар,ул шигырьләрдә язарлык,җырларда җырларлык. Тарихка карасаң,авылым халкы һаман беренче урында булган,уңган,эшчән булган.Колхозлашу елларында да халкым ... Читать дальше »
Просмотров: 698 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтебез чәчәк атсын!
Татар иле, татар халкы
 Ил түреннән горур атлый.
Тукай моңын, Тукай телен Күңел түрендә саклый.
Туган тел, туган як, туган җир, милләтебезнең киләчәге - болар барысы да үзара бәйләнгән. Туган телебез югалмаса, милләтебез югалмас. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була. Мин үзем мөселман кызы. Туган ягымны, туган авылымны, туган телемне яратам, элек-электән килгән гореф-гадәтләребезне ихтирам итәм, татар булып тууым белән чын күңелдән горурланам. Нинди генә авырлыклар килсә дә, татар халкы үзенең телен, динен югалтмаган, ислам динен күпме генә тыйсалар да, татар үзенең кыйбласыннан ваз кичмәгән, тез чүкмәгән. Мин Шыгырдан авылында ... Читать дальше »
Просмотров: 954 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

МИЛЛӘТНЕ, ТЕЛНЕ САКЛАУДА ҮРНӘК АВЫЛ
 Туган телем, татар телем – бөек тел син!
 Анам теле, уем теле – якын бик син!
Байлыкларың, тирәнлегең чиксез синең.
 Синең аша ташып чыга хисем минем.
 Аңламыйм мин читләшкәнне үз теленнән!
 Куштанланып үз халкыннан качучыны!
Урыслаштырып исемнәрен бозучыны!
Аңламыйм мин туган телен сатучыны!
"Татар мин” – дип әйтәм гору ... Читать дальше »
Просмотров: 573 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (1)

Мин горур халык баласы!
Мин татар баласы булып туганмын.Мин аны бөтен дөньяга кычкырырга әзермен.Татар баласы булуым белән бик горурланам.Татар халкы элек - электән горур, ирек сөюче, эшчән, гадел, акыллы, түземле халык булган ул.Алар арасында нинди генә осталар булмаган! Тарихка, үткәненә карасаң, татар халкы авыр, катлаулы тормыш юлын үткән.Ләкин инди генә авырлык килсә дә, ул аны үткәргән, түзгән, аяктан егылмаган.Авыр сынауларны җиңеп, яңадан, жиң сызганып, эшкә тотынган. Әллә ничә мәртәбә дошман килеп туган илен, туган җирен, туган өен туздырган, яндырган.Батыр ир – егетләренең кул – аякларына богау салып, коллыкка алып киткән.Сылу кызларын акыртып – елатып чит җирләргә озаткан.Халкым түзгән, канлы яшен түгеп еласа да, сыкранса да, бирешмәгән,түзгән,үз телен, үз илен саклаган, яклаган.Йөрәге түреннән әрнеп кан акса да, яндырылган – туздырылган калаларны, авылларны яңадан ... Читать дальше »
Просмотров: 693 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хаертдинова Алина.
 Туган телем язмышы – милләт язмышы.
Чү!.. Ишетәсеңме?..
Юк, юк, бу – Чишмә тавышы түгел, бу - әнинең бишек җыры.  Әнә ныклабрак тыңлап кара әле.
"Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кайда киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Сабыена бүләккә.
Әлли-бәлли – бәү-ү...”
Просмотров: 725 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

Кич җитте. Күрше бүлмәдә телевизордан бишек көе яңгырый. Бүлмәгә керсәм, балалар өчен һәр кич бара торган "Күчтәнәч” тапшыруы тәмамлана икән. Әбием әйтә:”Кызым үзебезнең татар” Спокойный ночи”ен карый алмадың инде!” Мин шунда уйлап куйдым:”Нигә әбием аны татар "Спокойной ночи”е?- дип әйтә икән. Без күбрәк русчасын карарга өйрәнгәнебез өчен икәнме? Чынлап та, безнең Бөгелмә халкы бөтенләй урыслашып бара инде. Ә мин бит - татар баласы.Туган телем - татар теле. Мин үз телемне бик яратам.Татарча матур итеп сөйләшә беләм. Туган тел дип әйтүгә, Габдулла Тукайның шигыре исемә төшә: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Безнең татар телебез бик моңлы, матур. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән.Ул минем өчен әби-бабам һәм әтием-әнием кебек үк бик якын. Татарстанда яшимен:
Туган телдә серләшәм.
Горурланып әйтә алам:
"Мин татарча сөйләшәм!”
Укый ... Читать дальше »
Просмотров: 573 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем.
Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телеңдә!
(Равил Фәйзуллин)
"Киләчәкнең башы – бүгенгедә”, әгәр уйлап карасак, бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек бар.Чөнки, киләчәкнең нинди булуы безнең бүгенге көнебез белән турыдан – туры бәйле. Шуңа күрә, хәзерге вакыттан ук, без киләчәкнең офыгына карап,алдагы яшәүнең нигезен салырга тиешбез. Ә менә ул нигезнең тотрыксыз яки тотрыклы булуы милләтнең, халыкның эш-гамәлләре белән билгеләнә. Бүгенге көндә татар милләтенең торышына күз ... Читать дальше »
Просмотров: 717 | Добавил: Admin | Дата: 04.02.2012 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...