Главная » 2012 » Февраль » 13

,, Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

                                       Саулыгың - ... Читать дальше »

Просмотров: 775 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Туган илем – алтын бишек. Минемчә, туган җиреңне ярату, халкыңа тугрылыклы булу, үз халкыңны, үз телеңне ярату – милләтебезнең киләчәге ул. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез нинди авыр елларда яшәп, күп авырлыклар, ачлык-ялангачлык кичерсәләр дә, туган телләреннән, диннәреннән ваз кичмәгәннәр.

     ... Читать дальше »

Просмотров: 576 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Дөнья матур – дөнья киң. Җир йөзендә нинди генә милләт халкы яшәми! Урысы да, татары да, чуашы да, бик-бик күп алар. Һәрбер кешегә үз милләте, үз теле бик якын һәм газиз. Кеше өчен дөньяда иң кадерле, иң якын урыннар була. Бу аның туган иле, туган җире, туган нигезе. Минем өчен иң газиз җир – туган авылым Урмышлы. Газиз, чөнки монда мин туганмын, тәүге кабат туган туфракка аяк басканмын, биредә минем телем ачылган.

... Читать дальше »

Просмотров: 688 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

                                                                     И газиз татар телем син,

... Читать дальше »
Просмотров: 677 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Теле юкның иле юк,  ди халык.

Чыннан да, без – татарлар, үзебезнең телебезне, бабаларыбыздан калган гореф-гадәтәләрне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне сакламасак, киләчәгебез өметсез.

... Читать дальше »

Просмотров: 763 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Татарларның туган теле-татар теле,

Татарларны татар иткән-татар теле,

 Татарларны милләт иткән- татар теле,

... Читать дальше »

Просмотров: 895 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (1)

Милләтем, киләчәгем...
 "И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле. .
 Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган туган тел аркылы.”
 Г.Тукай
Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату Туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер.
Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – аның теле. Аның берсе генә бетсә, икенчесе дә югалыр. Ләкин, беренчесе булып, тел югалырга булдыра, аннан соң инде – милләт. Шуңа күрә кемдер: "Теле барның – иле бар.” – дип әйтеп калдырган.
Һәр буынның үз укытучысы бар. Безнекеләр – әти-әни, таякка таянган әби-бабайларыбыз. Борынгы заманнардан ук безнең ба ... Читать дальше »
Просмотров: 788 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (1)

Милләтебезнең йөзе – әхлаклылык. Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.
Г. Исхакый.

Милләт язмышы мәсьәләләре бүгенге көндә бик актуаль. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый. Чөнки, җәмгыятьнең эчкечелек, наркомания, талау, кеше алдау, фахишәлек кебек чирләре тамырыбызга кадәр үтеп керә, милләтебезне төбеннән тарката башлады. Бу – берәүне дә битараф калдырмый. Санап үтелгән проблемаларны безнең буын язучылары да әсәрләрендә яктыртырга, үзләре аңлаганча сәбәпләрен күрсәтергә тырышалар. Шундый язучыларның берсе – Нәбирә Гыйматдинова. Аның повестьләре бер тында укылып чыга, чөнки һәрбер әсәр үзәгендә кеше, рух, мәхәббәт, әхлак, милли мәсьәләләр темасы ята. Болар – мәңгелек темалар. Кайсы гына әсәре ... Читать дальше »
Просмотров: 1452 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтем –киләчәгем.

Кешеләр, кешеләр… Шундый күп! 40меңлек трибуна туп-тулы. Безне мактыйлар, күккә чөяләр, бер-беребезне тәбриклибез. Без, татар егетләре, 2018нче елгы футбол уеннарында чемпион калдык. Бүләкләү тантанасы... Һәм без саф татар телендә үзебезнең гимныбызны җырлыйбыз. Сүзләре дә бар икән! Башларыбыз югары, йөзләрдә горурлык! Тик шулчак "гимн”ны бүлдереп: "Улым, уян инде, мәктәпкә барасың бар бит”,- дигән йомшак тавышка күзләрем ачтым. Әнием икән. И-и-х! Нинди матур төшне бүлдерде. Күзләремне   дә йомып карадым, әмма сихри төш "качкан” иде инде. Сикереп тордым да тиз-тиз физзарядка ясап алдым. Йокы ачылды, ә төш онытылмады. Ул мизгел минем күңелемә ныклап урнашты.

... Читать дальше »

Просмотров: 581 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

"ӘЙ, АЛЛАҺ, ЯРДӘМЕҢНӘН ТАШЛАМА”
 2008 елда, «Урмай моңы” фестивалендә катнашучы, Чаллы егете Илнур Гомәров Тукай авылына кунак булып килә һәм авылның матурлыгыннан һәм муллыгыннан алган хисләрне җыр итеп иҗат итә:
1. Дуслар, сезгә сөйлим әле туган авылым турында.
Кайларда гына йөресәм дә, һәрчак минем уемда.
 Кушымта: Туган авылым Тукай, манараңда изге ай.
 Кондырлы су буйларыннан аерма безне, Ходай!
2. Беркайчан да югалтмаган халкым үзенең кыйбласын.
Башын һәрчак горур тоткан ниләр генә булма ... Читать дальше »
Просмотров: 733 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Мөлдерәмә чиләкләрен Тибрәндереп иңендә, Озын толымлы чибәр кыз Чишмәдән кайтып килә. Көн дә карап кала аны Чишмә буена килеп, Сабантуйларның батыры- Бер матур гына егет. Йөрәкләрдәге серләрен Сүзсез генә аңлашып, Чиләкләренә чишмәдән Су алалар парлашып. Күпме яшь йөрәкне шулай Кавыштыра чишмәләр, Саф сөюдән янган яшьләр Һаман шунда киләләр. Милләтем дигәндә минем күз алдыма менә шушы күренеш килеп баса. Һәр авылның иң бай хәзинәсе, матурлыгы булып аның саф, изге чишмәләре тора. Аларны карап, чистартып торганда һәм кирәклеген күңел белән тойганда гына, авыллар да яшәгәннәр, яшиләр һәм яшәячәкләр. Сүз милләт турында барганда, авыл һәм аның чишмәләрен искә алу бик сәер тоелырга да мөмкин. Ләкин, минемчә, милләтнең башы һәм таянычы, төп терәге булып, нәкъ менә авыл тора! Тарих битләренә күз салсак, тормыш борынгы бабаларыбызның сука белән җир сөрүләреннән башлана түгелме соң? Димәк, минем милләт турындагы сүземне авылдан башлавым - бер дә гаҗәп түгел. Авыл ке ... Читать дальше »
Просмотров: 613 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була, мэсэлэн, ата-ана, дин, туып ускэн жир... Бу төшенчәләр −барысы да кеше өчен иң якын, иң кадерле. Кеше бу тошенчэлэргэ берничек тэ битараф калырга тиеш тугел. Мин шуларның берсе дип, аның миллэтен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Миллэт" тошенчэсе уз эченэ кешенен туган телен, халкынын тарихын, гореф-гадэтлэрен, гомумэн, яшэу рэвешен сыйдыра. Сузем-Туган телем, татар теле, татар миллэте, татар халкы турында. Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен туган теленд ... Читать дальше »

Просмотров: 2020 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Мин — зур үзгәрешләр заманының яшь буыны. Тормышым башланып кына килә. Миңа бары ундүрт яшь. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган дөньяда югалыбрак та калдык кебек. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? "Мин киләчәгемне ничек күз алдыма китерәм, милләтем ныгысын, үссен өчен үземнән нинди өлеш кертер идем”. Бу сорауларны мин бик күп мәртәбәләр үз алдыма куйдым. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Минем уйлавымча, югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану, белемлелегең белән дә татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрү — болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗ ... Читать дальше »

Просмотров: 661 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Туган тел төшенчәсенә гаҗәеп зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип атаган да инде.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз булган төшенчәләрнең берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, Аллаһ рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән. Тел турында яңадан–яңа китаплар чыга, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, ... Читать дальше »
Просмотров: 832 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Бар уем кичен-көндезен Сезнең хакта, милләтем; Саулыгың - минем саулык, Авыруың - минем авыру. Г. Тукай. Минем милләтем - ул минем үткәнем, бүгенге көнем һәм киләчәгем, шуның өчен милләтемнең алдагы тормышына күз йомып карый алмыйм. Татар милләтенә басым күп еллар буе ясалып килә һәм әле дә аның чаткылары сизелә. Иреккә, якты тормышка ашкынган халыкның сулышын кысу, иң изгеләрдән саналган диненнән һәм гореф-гадәтләреннән аерып алудан да зуррак җәза бармы дөньяда?! Бу сорауга бары бер генә җавап табарга мөмкин: Юк! Тагын бер тапкыр юк! Гасырлар буена сакланып килгән тәрбияне бернинди җәзалар һәм югалтулар үзгәртә алмый. Милләт язмышын кайгырту буыннан-буынга килгән изге гамәлдер. Гомерләрен шушы олы эшкә багышлаган асыл затлар, нигәдер, патшалар - хакимнәр түгел, ә кулында каләме һәм яралы йөрәге генә булган шагыйрьләр, язучылар гына булуы мине уйландыра. Татар халкын ирекле һәм азат халык итеп, алдынгы милләт итеп күрәселәре киләү аларның ... Читать дальше »

Просмотров: 566 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

(Улыма хат) "Нәрсә соң ул милләт? Милләтме? Милләтне әйтәсеңме, улым?.. Милләт – менә без булабыз инде. Пароходта бергә киңәш корган мөгтәбәр әфәнделәр һәм аларның илләрендә торучы барлык мөселманнар – бер милләт булабыз. Нәселебез бер, динбез бер...” Кави Нәҗминең "Язгы җилләр” романында шундый юллар бар. Бик гади сүзләр... Гади, әмма дөрес сүзләр... "Пароходта бергә киңәш корган әфәнделәр” – безнең илбашчыларыбыз булса, "аларның илләрендә торучы барлык мөселманнар” – без булсак, менә сиңа үзебезне милләт дип дәлилләүче мисал! Аны әллә ничә еллар элек үк исбатлаган икән бит Кави ага. Ләкин биредә яңа сорау туа – без үзебез кем соң? Кем соң әле без үзебез? Кем булсын инде!? Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп тапкан акчасына, оялу- нитүне белмәгән кыяфәт белән урам уртасында сыра эчеп, тәмәке тартып торучы, "мать твою” дип, шул газиз ананы "хөрмәтләп " искә алучы яшьләр дә – без! Эч пошканнан интегеп, наркотик кебек нәрсәләрне тәмл ... Читать дальше »

Просмотров: 625 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атамын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Габдулла Тукай. Ераклардан, күпереп торган ап- ак болытлардан, күңелгә ятышлы, йөрәкләргә тирән үтеп кереп, иң нечкә кылларны да тибрәтә алырлык моң ишетелә. Шундый назлы, иркәләүчән бу көй. Безне әйләндереп алган бар нәрсәләр дә, әсәрләнеп, шушы моңны тыңлыйлар. Бишек җыры! Әйе, ничәмә- ничә буын кешеләрен тәрбияләгән, аклык, пакьлек һәм илһам иңдерүче татарча бишек җыры яңгырый. Бөтен татар халкы бишек җырларында тәрбияләнгән. Халыкның барлык күренекле шәхесләрен, иҗатчыларын иҗат юлына, биек үрләргә бишек җыры җитәкләп алып кергәндер. Татар халкы – чал тарихы булган бөек халык. Үзенең яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән, шул авырлыклардан сынмыйча, батырларча басып торган халык бит без. Әйе, гадәттә, мәктәптә укыганда, тел, милләт турында укытучы инша язарга кушса , мин шундый ук башлам алган булыр идем. Чөнки мин әле ул в ... Читать дальше »

Просмотров: 638 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәге Милләт... Нәрсә соң ул милләт? Милләт нинди була соң? Нигә һәр халыкка үз милләте якын? Ничек аны саклап калырга? Һәм без моның өчен нәрсә эшлибез? Шул кечкенә генә сүзне ишетүгә күңелдә ничәмә - ничә сорау туа. Ә бу сорауларга инде ничә мең еллар элек күренекле язучыларыбыз, фәлсәфәчеләребез, галимнәребез җавап эзләгән, үзләренең уй-фикерләрен исбатларга тырышкан. Галимнәр генә түгел, үз халкын, Ватанын, туган телен яраткан, хөрмәт иткән гади адәм баласын да бу сораулар борчыйдыр. Ни өчен дисезме? Чөнки милләтебез киләчәге – ул безнең киләчәгебез, безнең үз язмышыбыз. Көн саен диярлек дөнья үзгәрә бара, яңадан-яңа техника, яңа казанышлар барлыкка килә. Яңача яшәү, яңача киенү, яңача аралашу... Шуның белән бергә элек-электән килгән гореф-гадәтләр, йолаларыбыз, сагынып көтеп ала торган милли бәйрәмнәребез, хәтта туган телебез дә онытыла бара. Татарча "Ләйсән” дип матур итеп язып куелган кибеткә кергән татар балас ... Читать дальше »

Просмотров: 597 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем.Мин – татар. Элек милләтем
Ничекләр аталгандыр –
Анысын белмим. Асылда
 Бер бары татарлардыр.
Ничекләр атамасыннар,
Бу исем түгел хәтәр –
... Читать дальше »

Просмотров: 550 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Сөй илеңне, сөй телеңне,

                                            Сөй туган халкыңны син,

... Читать дальше »

Просмотров: 688 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

                             "Милләтем  - минем киләчәгем” ... Читать дальше »

Просмотров: 716 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Кулыма каләм алырга "Татарлар” тапшыруы сәбәпче булды: чит төбәкләрдә яшәүче татарларның үз  телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләүләре соклану тудырды. Кичке мәктәпләр ачу, татар   ... Читать дальше »

Просмотров: 567 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем   һәм киләчәгем.         &n ... Читать дальше »

Просмотров: 586 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем.  20 йөз башында Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан сон инкыйраз” дигән данлыклы повестенда ярсулы рух белән татар милләтенең ике гасырдан юкка чыгуы турында үтә дә борчулы фикерләрен җиткерә. Г.Исхакый татарларның юкка чыгуын  Европа һәм рус культурасы белән бәйләнеш булмауга бәйли. Үз милләтенең киләчәген Европпа һәм Көнбатыш культурасы белән якынаюында күрә.

... Читать дальше »

Просмотров: 647 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (3)

Минем милләтем һәм аның киләчәге.   Мин - татар кызы! Телемне , халкымны яратам. Дөрес, мин бу яңа заманның татар кызы – егерме беренче гасыр кызы.Татар кызы дим дә, күз алдына милли киемнән - бәби итәкле, милли бизәкләр төшерелгән күлмәк, аның өстеннән күз явын алырлык камзул, чигүле читек, асылташлар белән бизәлгән калфаклы кыз күз килә. Минем дә бар шундый матур татар кызлары киеме. Мин аны киеп сәхнәләрдә биергә бик яратам. Татар кызлары биюен аеруча дулкынланып, тырышып башкарам. Әле нибары бер гасыр гына элек милләттәшләребез әнә шундый матур милли киемнән йөргәннәр ... Читать дальше »

Просмотров: 578 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем.         Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. ... Читать дальше »

Просмотров: 661 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

                    Милләтем язмышы – минем киләчәгем.Татар халкы чал тарихтан алып бүгенге көнгәчә  авыр, сикәлтәле юллар аша үтте. Иң борынгы бабаларыбыз – Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры халкының, гомумән, дәүләтләренең  яшәешен искә төшерсәк ... Читать дальше »

Просмотров: 590 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем.     

Дөньяда иң-иң матур ил-< ... Читать дальше »

Просмотров: 1178 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

                                            Минем милләтем һәм  киләчәгем

... Читать дальше »

Просмотров: 768 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

                  Минем милләтем һәм киләчәгем

                                     ... Читать дальше »

Просмотров: 582 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

МИЛЛӘТНЕҢ НИГЕЗе– АНА ТЕЛе                                                    ... Читать дальше »

Просмотров: 625 | Добавил: tatarin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтем һәм киләчәгем Милләтем... Ал таңнарның алсу нуры кебек Син балкыйсың йөрәк түремдә. Гүзәллеккә, матурлыкка дәшеп, Җырың яши минем күңелдә. Әйе, бу дөньядагы һәркем кебек мин дә үземнең милләтемне хөрмәт итәм, аның киләчәген матур итеп күрергә телим һәм шулай булачагына ышанам. Минемчә, милләт ул гаиләдән башлана. Милли аң төшенчәсе безнең һәрберебезгә ана сөте белән керә. Әлбәттә, без үз ана телебезне күз карасыдай сакларга тиешбез, аны оныткан кешене мин җинаятьче дип атар идем. Мин шәхсән үзем, кечкенә генә татар авылында, 4 балалы гаиләдә әнием тәрбиясендә үскән татар кызы. Әтием миңа 9 яшь булганда вафат була. Әнием бик нык авырлыклар белән булса да, безне, дүрт кызны, кешедән ким-хур итмичә, яхшы итеп тәрбияләп үстерергә тырышты. Милли холык дигән төшенчә дә минем күңелемдә әниемнең татар хатын-кызларына гына хас булган түземлеге, сабырлыгы, язмыш сынаулары каршында сынатмавы белән бергә тугандыр. Милләтем дигәндә, минем кү ... Читать дальше »

Просмотров: 650 | Добавил: Admin | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...