Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №61 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Рәхимов Рөстәм
11:08
"Көмеш каләм" №61 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Рәхимов Рөстәм
ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Рәхимов Рөстәм. Укытучысы: Максутова Алсу Фаик кызы
"Милләтем, киләчәгем.”
Мин милләтем буенча татар баласы.
Минем туган Ватаным - Татарстан республикасы. Татарстанда татарлар белән тагын күп төрле милләтләр яши. Без татарлар күп төрле милләтле халыклар белән бик тату, дус яшибез. Безнең дуслык, татулык борынгы бабаларыбыздан безгә күчкән. Хәзерге татарларның гореф-гадәтләре, үз-үзен тотыш, кунакчыл, сөйкемле булуы, бүтәннәргә карата мәрхамәтле булуы шул борын-борын заманнардан, безнең милләтнең тормышыннан күчеп килгән. Татар милләте якынча унынчы гасырда барлыкка килгән. Татар дәүләте барлыкка килгәч, күчмә калын булып йөрү горефләреннән бөтенләй туктаган. Татарлар авыл хуҗалыгы, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бигрәк тә сәүдәгәрлек нык көчәеп киткән. Ерак-ерак көньяк-көнчыгыш илләреннән төрле-төрле җимешләр, кием-салым, тукымалар алып кайта торган булалар. Ә үзләре ул якларга үзебезнең илдән сыйфатлы җәнлекләр мехлары алып бара торган булалар. Безнең урманнар, кош-җәнлекләргә бай булган. Сулар-күлләр, балыкларга бик бай булганнар. Яшәүләре, үз-үзләрен тоту белән татарлар бүтәннәрдән аерылып торганнар. Алар читләргә сугышлар белән йөрергә тырышмаганнар. Дуслыкта, татулыкта яшәүне артык күргәннәр. Шулай итеп, эшчәнлек, тырышлык, тормыш итүнең ысуллары безгә хәзерге заман татар милләтенә гасырдан-гасырга күчеп килгән. Татарстан республикасында халыкның яртысыннан артыгы татарлар. Алда әйткәнемчә, татарлар башка милләтләр белән тату яшиләр. Минем карашка, бу татулык алга таба тагында ныгыр, көчәеп китәр. Безнең республика халкы киләчәктә бердәм, дус гаилә булып яшәр дигән фикердә каласым килә.
Просмотров: 638 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...