Главная » 2012 » Февраль » 21 » Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 11Э сыйныф укучысы Йосыпова Айгөл
17:15
Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 11Э сыйныф укучысы Йосыпова Айгөл

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык.Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим, шушы фани дөньяда чын татар баласы булып яшәвем, яшьнәвем белән бик тә бәхетлемен. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли. Татар теле, татар теле дөньясы - үзе бер тылсымлы дөнья. Дөньяда иң-иң матур ил, Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул минем туган телем. Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим һәм яратам. Бу юлларны якташ шагыйрәбез Энҗе апа Мөэминова язган. Бу шигъри юллар һәркемнең күңеленә тәэсир итәдер. Ни өчен дигәндә, шигырь күңелне уята һәм уйланырга мәҗбүр буласың... Минемчә, безнең телебез ул кешелек дөньсының бик тылсымлы көчедер... Чыннан да шулайдыр, чөнки борын-борын заманнардан ук бик күп акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, бөеклегенә һәм нәфислегенә сокланганнар. Безнең халкыбыз, татар халкы, телебез аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялларыбызны, изге теләкләребезне дә белдерәбез. Телебез ярдәмендә бер – беребез белән аралашабыз һәм фикер алышабыз. Ул халкыбызның бөтен тормышы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Бөек телебездә халкыбызның рухы да, табигате дә, тормыш – көнкүреше дә чагыла.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк: И туган тел, и матур тел, Әткәм – әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Фән, мәдәният үсә, алга китә. Менә шушы чорда кеше акылы атом серләрен үзләштергән чорда, телнең җәмгыятьтә тоткан роле тагын да үсә һәм киңәя бара. Бүгенге көндә мин шуны аңладым: телебез, тарихи күренеш буларак, гасырлар буе яшәп килә, бик төрле үзгәрешләргә дучар була. Монда бөтенесе дә закончалыклы. Барлык төгәл фәннәр кебек үк, телебезнең дә үз законнары бар икән. Телдә төрледән – төрле үзгәрешләр барса да, аның системалы булуы, бөтенлеге югалмый икән. Безгә кадәр яшәгән буыннар, безнең әби – бабаларыбыз, җир йөзендәге барлык башка байлыклар белән бер рәттән, безгә, яшьләргә, олы тел хәзинәсен мирас итеп калдырганнар. Чыннан да, туган телемнең искиткеч тел икәнлеген мин инде сабый чагымнан ук ишетеп үскәнмен: ...Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән... Мин дә туган телемдә бишек җырлары , әкиятләр тыңлап үскән баламын. "Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган.Ул "Ватан”, " туган җир”, " ата – ана” сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз .Ул телне шуңа күрә " туган тел” дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә.Шуңа күрә халык аны " ана теле” дип атый. Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге - бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга.” Кызганычка каршы, безнең көннәрдә дә үз ана теленә хөрмәтсезлек, битарафлык күрсәтүчеләр бар. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәпне татар телендә бетереп, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә укырга мөмкинлек булмагач, ата- аналар, нигә кирәк татар телендә уку, дип, балаларын русча укырга биргәннәр. Икенче сәбәп – барча эш кәгазьләренең һәм эштә, төрле учреңдениеләрдә сөйләшү рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә татар теленең кулланыш күләме тараеп, татарлар үзара да, хәтта гаиләдә дә рус телендә сөйләшә башладылар. Моның нәтиҗәсендә татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да азайды Туган теле язмышы – милләт язмышы. Чөнки тел – халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм кадерләсе зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел – туган тел” .Бу хисләрне тоеп ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кеше. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен дә без үзебезнең татар телен белергә, өйрәнергә тиешбез дип уйлыйм. Ни өчен без татар булуыбызга кыенсынабыз? Нигә арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, татарча сөйләшегә оялабыз? Оялу түгел, горурлану булырга тиеш бит, ләбаса. Теле барның иле бар” ди бит халык . Телебезне югалтмасак , үз туган телебезне сакласак, милләтебез дә югалмас. Халык тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул – тулы милләт, яртысы сөйләшә икән, ул – нинди милләт? Безгә хәзер чаң сугып, " Уян, татар!” дип кенә түгел,” Тел сагына бас, татар!” дияр чак җитте.Чөнки халыкның бөеклеге аның үз теленә хөрмәт дәрәҗәсе белән билгеләнә. Киләчәктә мин татар телен үстерү өчен күбрәк татар мәктәпләрен ачар идем, татар телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге бирү дә уңай тәэсир ясар иде дип уйлыйм Телевидениедә берничә татар каналын булдырып, яшьләр өчен татар дискотекалары оештырыр идем. ...Һәр халыкның теле бер генә ич, Телсез калса, татар кем булыр? Бу хурлыкка түзми, көпә – көндез Зәңгәр күктән йолдыз егылыр... Акылым камил, туган телем , татар телем яшәгәндә, минем милләтем дә яшәр.

Просмотров: 1012 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...