Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№103 КФУның Алабуга филиалы студенты Галялетдинова Йолдыз
07:57
"Көмеш каләм"№103 КФУның Алабуга филиалы студенты Галялетдинова Йолдыз

                  Минем милләтем һәм киләчәгем

                                                        Телдән телгә йөргән хатирәләр                     

                                                        Халык куңелендә саклана.

                           Милләтенә ихлас хезмәт итү-

                         Гасырларны үтеп хаклана.

(Э.Шәрифуллина)                  

            Мин Оренбург өлкәсенең Северный районында урнашкан  бердәнбер татар авылы  -  Бакайда яшим. Әмма һәр яктан чит  милләтләр чолганышы тәэсирендә калса да, иң авыр елларда да телне һәм динне, милли рухны саклап кала алган авыл ул минем Бакаем!.  Халкыбызның тарихы, ата-бабаларыбызның тормыш рәвеше, аларның тәрбия ысуллары безгә нинди авыр шартларда да уңышлы, булдыклы һәм  иманлы кешеләр булып калуда  үрнәк булган. Алар үзләрендәге бәяләп бетергесез шул мирасны безгә тапшыра алганнар икән , хәзер инде ул бурыч безгә күчкән – түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерү һәм телебезне саклап калу.

       Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре туган телебездә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә ала.

"Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан,  корудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән" .

        Башка телләр, үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән күк тоела миңа. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләү-сөю булып та ишетелә. Бары тик туган телең аша гына җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла ала. 

         Мин укытучы һөнәрен сайладым, киләчәктә нәниләрне ана телем серләренә өйрәтермен дип хыялланам. Ана теле укытучысы булуны игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә, шытымнарның , туфракны тишеп, кояшка үрелүен күзәтә, икмәк үстерүгә ирешә. Укытучы да да нәкъ шундый бит:  нәни баланың күңеленә шәфкатьлелек  орлыклары чәчә.

         Әдәбият  укытучым  Гөлсинә Мирзагитовнаны әнә шул икмәк игүчеләр белән чагыштырам мин .Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратып, күңелләребезгә ачкыч тапкан кеше ул.Гаҗәеп зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте дә инде күбебез үз һөнәрен сайлап, кайбер казанышлар яуларга да өлгерде. Дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә.

         Гөлсинә апа балаларларны спектакльда уйнарга да өйрәтә,  авыл халкына, бәйрәм ясап,  танылган шәхесләргә   багышланган зур -зур кичәләр дә оештыра. Гөлсинә апа һәр эшне дә җиренә җиткереп эшли белә.Мин дә аңа охшарга тырышам һәм үзалдымда гел-гел кабатлыйм:  Гөлсинә апа кебек кешеләр булганда, милләтебезнең киләчәге бар!!! Андыйлар никадәр күбрәк булса, киләчәгебез дә шулкадәр яктырак булыр.

                          Милләтемнең, күңел җәүһәрләрен

                         Тутык алмас, ут , су, җил алмас.

                         Җир йөзендә таулар югалса да,

                         Татар үлмәс, татар югалмас.                        (Ф. Шәех.)

Просмотров: 586 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...