Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№111 КФУның Алабуга филиалы студенты Фазлыева Эльмира
08:15
"Көмеш каләм"№111 КФУның Алабуга филиалы студенты Фазлыева Эльмира

Минем милләтем һәм киләчәгем. Кулыма каләм алырга "Татарлар” тапшыруы сәбәпче булды: чит төбәкләрдә яшәүче татарларның үз  телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләүләре соклану тудырды. Кичке мәктәпләр ачу, татар  җәмгыятьләре, төрле берлекләр оештыру  рәвешендә миллилек һәм милләтҗанлылык бөркелеп тора алардан.

 Күптән түгел кулыма чит илдә яшәүче татарларыбызның "Казан утлары”н яздырып алулары турында мәкалә  килеп керде. Гаҗәпләнерлек саннар! Ә безнең үзебездә, үз Татарстаныбызда,  андый исемдәге журнал нәшер ителү турында күпләр белми дә хәтта. Алла - гөлле бизәкле, ялтыравык тышлы журналларга мөкиббән киткән, күңел күзе сукырайган татарларыбыз жәл.

"Без - башкорт та, без - мишәр дә, керәшен дә, типтәр дә...

"Мин - татар!”- дип аваз бирәм, сан алуны көткәндә.

 Сарык булма, балык булма, тавык булма! Бел, татар:

 Даның сүнәр, җаның түнәр, калсаң әгәр мең татар.

 Һич ышанма, әйтсәләр дә: Гадәттәге сан алу,

Аң бул, җан бул! Бу – татардан сан киметеп җан алу...”, - дип кисәтә  Илдар Юзеев үз шигырендә.

 Бездә ниндидер мескенлек бар. " Әй, бездән булмый инде, русны куып җитә алмыйбыз”, - дип ниндидер ярышу, кимсенү дә бар. Күпләр:” инде барыбер бетәбез”, дип, татар проблемаларыннан читтә яшәргә тырыша кебек миңа. Әмма милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихы каршында, телебез һәм динебез яшәсен өчен, яу кырында шәһит киткән меңләгән татарлар алдында бу -  хыянәткә бару бит! Иң авыр елларда да телне һәм динне, милли рухны саклап калу өчен көрәшкән, бүген дә милләт өчен янып йөргән каһарман татарлар алдында хыянәт түгелме бу?!

Татар халкын    киләчәксез калдыру тарих алдында иң зур хыянәт булыр иде... Шуңа күрә без бүген "Бетәбез!” дип түгел, "Яшибез!” дип сөйләшергә һәм исән калуның юлларын эзләргә тиешбез, дип саныйм.

 Читтә татар авыллары ничек яшәп ятканын газетадан укып та, телевизор карап та беләбез. Алар бер-берсе белән берләшеп, аралашып яшиләр. Алар татар булулары белән горурланалар. Юкка гына туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз дип әйтмәгәннәр.

  Һәр кеше – ул адәм баласы, җир баласы, Русиядә, Татарстанда, Уралда, я булмаса Иделдә яши. Татар  яки рус, яки башкорт, яки чуаш дигәне бары тик үзаңнан гына тора. Туган тел — милләтнең иманнан кала иң беренче бөек байлыгы. Иман булса, тел дә була. Туган телне югалту — иманны югалтуга тиңләштерелә.

 Кызганычка каршы, бүгенге көндә без Россия буйлап таралган бөтен татарларны саклап кала алмабыз, чөнки анда инде ярты гасыр урысча укыган, урысча сөйләшкән, татарча укый-яза белмәгән, диннән ерак торган, милли рухсыз һәм омтылышсыз буын үсеп килә. Татар теленең даирәсе кими.  Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Яшьләребезгә, булачак әниләребезгә  дәшәсем килә: "Туган тел­гә, мәдәнияткә мө­нәсә­бәтне би­шектән үк тәр­бия­ләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк! Балаларыбызны ана теленнән, моңлы җырларыбыздан мәхрүм итмик!”

  Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк. Галим Лев Гумилев әйткәнчә, "...каждый второй русский – это потомок крещенных татар”. Киләчәктә исә һәр татар әкренләп урыска әйләнергә мөмкин, чөнки милләт шундый шартларга куелган: ул 50% катнаш никахлардан һәм 80% урыс телле татарлардан тора. Бүген ашыгыч чаралар күрелми икән, борынгы бабаларыбыз скифлар һәм һуннар кебек, киләчәктә татар халкы да үле милләтләр исемлегендә булырга мөмкин.

Татарны таркатырга тырышсалар да, бердәм булыйк, бүленмик! Татарларда горурлык хисен булдырып, һәр кешенең миенә: "Без — үзгә, бер илдә торсак та, бер хокуклы булсак та, без, татарлар, үзебезчә яшибез” ,  дигәнне сеңдерергә кирәк. Мин дусларыма  да: "Без — бөек халык дип йөрмәгез, шыпырт кына бөеклегеңне гамәлең аша күрсәт, исбат ит”, — дип әй­тәм. Үз йөзебезне саклап ка­ла алсак, чыннан да, бө­ек халык булачакбыз.

 

Просмотров: 570 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...