Главная » 2012 » Февраль » 20 » 11 А сыйныфы укучысы Данилова Венера
14:53
11 А сыйныфы укучысы Данилова Венера

Туган илкәй... Ни аһәңле, назлы исем! Сизәм анда болыннарның татлы исен, Ишетәм анда яфракларның серле шавын, Тау астында салкын чишмә чылтыравын Саклыйм аңа чын мәхәббәт сөю хисен, Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен! Туган илкәй... Бу исемдә язгы таңнар... Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар. Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем, Туган халкым, туган илем, Туган телем. " И туган тел, и матур тел”- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп: "Әткәм- әнкәмнең теле!”- дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның- тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана. Үз халкыңның улы һәм кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр һәм мәзәкләр уйлап чыгарганар.Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. " Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый,”- дигән бөек әдип М. Горький. Халык иҗаты әсәрләре халыкның тормышын , көнкүрешен, киләчәк турындагы якты хыялларын, туган илгә тирән мәхәббәтен чагылдыра. Халык иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Халык иҗаты әсәрләре халыкның үткән тормышын аңларга, аның караңгы күренешләренә нәфрәт белән карарга , авыр тормышның да матурлыгын күрә белергә өйрәтә. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Бөек шагыйребез Г. Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән. " Халык җырлары-безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки, халык җырлары халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер . Бу – бертөрле сихерле көзгедер”- дигән ул. Әйе, халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагыла. Җыр – халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының реаль чагылышы, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы да. Халкыбыз иҗатының сихерле көзгесеннән бер карасаң, татар халык җырларының моңын күңелең белән тойсаң, милли уен биюләрен күрсәң, бу көзгедән тиз генә аерылам димә. Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, тальян моңы булып күңел кылларына кагыла. Халыкның иң күркәм сыйфатларын , иң мөкатдәс уй- теләкләрен чагылдырган җыр- музыкадан башка, чын милли театрны күз алдына китерү мөкин түгел. Еллар да җиңел булмаган. Авыр еллар. Көннең-көн буена басудан кайтып кермәгән, урак урган, печән чапкан әниләр һәм апалар.Шулай да, йөзләрендә һәрчак елмаю, авызларында уен сүз һәм җыр өзелмәгән аларның.Һәр милләтнең халык иҗаты булган энҗе-мәрҗәннәрен оста башкаручы җырчы, уенчыклары булган кебек , татар халкының да урман-болыннарының, чишмә елгаларының, басу – кырларының моңын сайрый торган үз тургайлары бар. Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган, татар халкының шаян биюләре, уен-такмаклары җырланган. Язма барлыкка килгәнче, халыкның төп рухи чыганагы шигъри сүз булган. Халык аны көйгә салган, батырларына дан җырлаган. Шигъри сүз белән данланган вакыйгаларны, күренешләрне ташларга сүрәт итеп ясаган. Талдан тырыслар үргән,сөлгеләр тукыган.Аларның һәммәсенең нигезендә тапкыр сүзнең, матур сүзнең үрелеп бару рәвеше ята. Халкыбыз гомер-гомергә кул эшенә оста булган: эрләгән, бәйләгән, тукыган һәм чиккән. Кызлар, киленнәрнең уңган- булганлыгы да чигүле өй өленгеләре, эскәтерләр, өстәл япмалары, мендәр тышлары, тастымал-сөлгеләр аша бәяләнгән. Борынгы шәһәрнең һәркайсының үз гербы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларының да үз "гимны”, гербы бар. Ул- сөлге. Аның өчен ир-егетләр сабан-туйларында бил алышалар, малайлар аргамакларда чабышалар. Сөлге- символ. Сөлге- татар хатын-кызларының осталыгына һәйкәл ул. Йолдызлы җәйге кичтә , янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкка җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак,бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Халкым теле миңа-халык теле Аннан башка минем илем юк; Илен сөймәс кенә телен сөймәс, Иле юкның гына теле юк. Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора, Тимәсен дип җилләр, салкыннар. Зур илемдә рухи хәзинәсе, Чал тарихы булган халкым бар. 11 А сыйныфы укучысы Данилова Венера Фәттахова Р. М.

Просмотров: 923 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...