Главная » 2011 » Ноябрь » 12 » Урмайда бик кызу корбан мәҗлесләре бара. Беренче мәҗлес Гәрәфи һәм Нәҗия Минегалиевларда
11:18
Урмайда бик кызу корбан мәҗлесләре бара. Беренче мәҗлес Гәрәфи һәм Нәҗия Минегалиевларда

Аллаһ ризалыгы өчен корбан мәҗлесләрен коручы бәндәләр, авылыбызда 300 ләп корбан , изгелекләр эшләнүгә сәбәп булучылар, олы әҗер-сәвапка ирешүчеләр. Бүген Урмайда, ял көннәренә туры китереп тор инде , корбан мәҗлесләре бигрәк тә күп. Урмай өч мәһәлләгә, бүленгән , имамнар килешеп 300 корбанны  хуҗалары белән бүлешеп  һәм килешеп мәҗлесләргә чират ясаганнар, һәм алар бик матур гына тәртибе белән үтеп баралар. Гадәт буенча баштан ирләрне, аннан хатын-кызлар табыны итеп, соңыннан яшьлэрне, күршедәге яшь киленнәрне һәм балаларны чакырып  корбан итеннән авыз иттерәләр, тәмле-томны әйберләре белән сыйлыйлар.

Бүген иртән булдым  корбан мәҗлесендә , хатынымның әти әниләрендә. Авылда танылган Гәрәфи бабайларда, Нәҗия әбиләрдә. Уллары Илһам, киленнәре Гөлшат белән м атур гына торалар. Барлыгы 9 бала, шуларның алтысы  ир бала, өчесе кыз бала булып үсеп, үзләре дә инде бабай-әби булып баралар. Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәм.  

Корбан чалу һәм аның әһәмияте. 

 Корбан чалу динебездә – ваҗиб эшләрдән санала. Һәр ел мадди яктан хәлле[98]  һәр гайләдән иң әзе бер корбан суелырга тиеш. Кем булса[99]  мөмкинчелеге була торып та, зур сәбәпсез корбан суймый калса, гөнаһлы булыр.[100]

 Корбанга дип билгеләнгән хайваннар гаед намазы укылып бетергәч чалына башлана[101] .

 Корбанга чалырга яраклы хайваннар: тәвә, үгез, сыер[102] , шулай ук куйлар вә кучкарлар, кәҗәләр. Тәвә – 5 яшьлек булырга тиеш, сыер вә үгез – 2 яшьлек, куйлар вә кучкарлар, кәҗәләр – 1 яшьлектән алып корбан чалыналар.

 Бер, яки ике күзе дә сукыр, бик ядау, аксак, колаксыз, яки койрыксыз, тешсез хайваннар корбанга чалынмаслар[103] . 

Сорау. Ничек ният кылырга? 

Җавап. Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) корбан суяр алдыннан: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр”, – әйтеп, "Йә Раббым! Бу Мухаммәдтән вә аның гайләсеннән” , – дип чала булган. 

Сорау. Корбанны башка кешедән суйдыртырга ярыймы? 

Җавап. Ярый. Әмма да ләкин үзеңнең кулың белән үз корбаныңны чалу сәваплырак санала. Әгәр инде, ниндидер сәбәп белән суя алмасаң, яки бу эштә сәләтең булмаса, башка кешедән суйдыртырга да мөмкин. Башка кеше суйганда янында басып торуның да мәгънәсе бар. Пәйгамбәребез үзенең кызы исеменә Фатыймага корбан чалганда кызын янына чакырган һәм әйткән: "Кара кызым үзеңнең корбаныңа. Аның беренче кан тамчысы җиргә төшкәнче гөнаһларың гафу ителер”, – дигән.[104]

 Корбан чалганда янында басып торырга да мөмкинчелек булмаса, корбан чалучыдан чалыр алдыннан синең исмеңнән икәнлекне әйтеп чалуын үтенеп акчасын гына биреп суйдыртырырга да мөмкин. Иң мөһиме, Аллаһ каршысында бурыч үтәлгән булсын. 

Сорау. Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхумнәрне кертергә ярыймы? 

Җавап. Әгәр дә мәрхумнең калган балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым, яки сыер корбанына кушылган вакытта үзен араларына алып корбан чалсалар, гөнаһ түгел, ә сәваплы эш кылган булырлар. Мәрхум исеменнән эшләнгән һәр яхшылык мәрхумгә чыннан да ирешкәне күп хадисләрдән билгеле. 

Сорау. Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә, яки мескеннәргә бирергә ярыймы? 

Җавап. Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас. 

Сорау. Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы? 

Җавап. Корбан сую, бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. 3 нче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тамамланырга тиешле. Иң яхшысы – бәйрәм көнендә чалып эшен бетерү. Көндез суярга өлгермәгән кеше 1 нче, 2 нче бәйрәм төннәрендә дә корбанын суя ала. Ярамый диелгән сүз Коръәндә дә, пәйгамбәребезнең сөннәтендә дә юк. Бу сүз, элекке заманнарда электричество булмаганлыктан, төнлә караңгы вакытта чалу хаталык белән кылынмасын өчен генә әйтелгән. 

Сорау. Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә нишләргә? 

Җавап. Мадди яктан мөмкинчелекле кеше, теләге булып та, вакытында суялмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын садака итеп мескеннәргә бирер. 

Сорау. Корбан суярга ниятләнгән кешегә тырнакларын, чәчләрен кыскартырга, кисәргә ярыймы? 

Җавап. Корбан чалырга, я чалдырырга ниятләнүче кеше Зуль-хиҗҗә аеның беренче көненнән башлап, хаҗ кылучы хаҗилар кебек, корбан суелганчы тырнакларын, чәчләрен кисми торалар. Бу эш динебездә пәйгамбәр (С.Г.В.) кушуы белән сөннәт хөкемендә санала.

 Эш, яки башка сәбәп чыгып, тырнакларны, чәчләрне кыскартырга туры килсә бернинди гөнаһы юк, корбан чалу гыйбәдәтенә кимчелек килми. 

Сорау. Бер гайләдән бер кучкарны корбан итеп чалсаң җитәме?  

Җавап. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: "Йә кешеләр! Бер гайләдән бер елга бер куй (сарык) корбан ителергә тиешле”, – дигән. Хадис сахихтыр.[105]

 Бу хадистән бер гайләдән бер куйны корбан чалу җитәрлек икәне аңлашыла.[106]

 Безнең татар гадәтенә кереп киткән һәр кеше башына аерым корбан чалу –мөмкинчелеге булган гайләдән динебездә тыелмаган.[107]  

Сорау. Корбан ителгән хайванның тиресен, калган сөякләрен кая илтәргә?  

Җавап. Корбан ителгән хайванның итен дә, тиресен дә сатырга ярамый. Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : "Кем корбанының тиресен сатса, чалынган корбаны корбаннан китмәс”, –дигән.[108]

 Ул тирене бүләк итеп башка кешеләргә, мескеннәргә бирергә, үзеңә кулланыр өчен калдырырга да ярый. Әгәр тирене сатырга туры килгән булса, сатылган тиренең бөтен акчасын садака итеп бирү тиешле.

 Корбан ителгән хайванның сөякләре күмелер, ашка суелган хайван сөякләре кебек этләргә бирелмәс. Күмергә мөмкинчелек булмаса, мәсәлән, Мәскәүдә, пакетка чорнап, чүп ташлый торган урыннарга ташланыр. 

Сорау. Корбан бәйрәменә турылап, корбанга дип, сатыр өчен сарыклар (куйлар) үстерү ярыймы? 

Җавап. Ярый. Халәл булган хайваннар үстереп, аларны корбанга сату халәл кәсеп.

Сорау. Йөкле булганлыгын белмичә корбанга суелган хайванның эченнән чыккан баласын ни эшләтергә? 

Җавап. Бугазыннан чалырга да күмеп куярга. Ашарга яраклы саналмый. 

Сорау. Корбан итен кай вакытка хәтле ашарга ярый? 

Җавап. Безнең халыкта корбан итен "Корбан ае” дип бер ай эчендә ашап бетерү гадәткә кертелгән. Коръәндә дә, пәйгамбәребез (С.Г.В.) тарафыннан да корбан ае дип, яки башка билгеләнгән вакыт булмаганга күрә, корбан итен елның ахырына кадәр ашасаң да ярый.

 

Сорау. Мәҗлесен кормыйча гына корбан суярга ярыймы?

 

Җавап. Ярый. Корбан мәҗлесләрен кору пәйгамбәр (С.Г.В.) кушканы түгел, ә халык гадәте. Мөмкинчелеге булган кеше корбан чалып, мәҗлесен дә кора ала. Корбан мәҗлесләре безнең халыкнын матур гадәтләреннән. Бу мәжлесләрнең максатлары да олы:

 1.     Мәҗлескә чакырылган бәндәләрнең араларында туганлык вә дуслык арта.

 2.     Корбан ите тәкъдим ителә, кунакларга аш куела.

 3.     Бергәләшеп аш алдыннан тәкбирләр, Аллаһка шөкер сүзләре әйтелә.

 4.     Мулла Аллаһның кушканнарын аңлата, сорауларга җавап биреп дини белемне халыкка җиткерә.

 5.     Коръән кәрим укыла, мәрхумнәр искә алына.

 6.     Чакырылган кунаклар вә мулла бергәләшеп дога кылалар.

 7.     Садакалар өләшелә.

 

 Аллаһ ризалыгы өчен корбан мәҗлесләрен коручы бәндәләр, чыннан да, югарыда әйтелгән изгелекләр эшләнүгә сәбәп булучылар, олы әҗер-сәвапка ирешүчеләр.

Просмотров: 1596 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 гульназ  
0
авылга кайткы келеп китте туганнарны кургеч .... корбаныгыз кабул булсын.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...