Главная » 2011 » Декабрь » 3 » Урмай мәктәбендә корбан мәҗлесләре
14:10
Урмай мәктәбендә корбан мәҗлесләре

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын
салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, Урмай авылының мәктәбендә , бүген, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә багышланган корбан мәҗлесләре оештырдылар. Мәктәптә укучыларны, 370 баланы, өч бүлеккә бүлеп, мәктәп ашһанәсендә өч мәҗлес уздырдылар. Корбанны Чабаксарда яшәүче Абдулбари улы Җәүһәр Сафиуллин салса, башка кирәк яракларны, милли ризыкларны Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе егетләре булышлыгында оештырылды.Максатыбыз бер, балалар гореф-гадәтне белеп үсәргә тиеш. Аңа омтылырга тиеш. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган, аны олылар белән берлектә балалар да беләргә тиеш. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. Аннан Урмай авылында шәхси йортларда ясин укыту һәм корбан мәҗлесләре уздырулар йөзләгән еллардан бирле гореф-гадәт булып килә.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
1 нче мәҗлес: көче сыйныфларда укучы балалар өчен. Бу балаларга аерым караш, сөйләшү уен белән бергә барырга тиеш. Ул шулай булды да. Мөселманнарча исәнләшү, утыргачтын дога кылу. Араларыннан өч малай Коръәннән аятъләр укыды. Авылның аксакалы Харис абзый багышлады. "Бисмилла" дип ризык кабу, Коръән аятъләрен тынлата белү. Корбан ашын салават әйтеп, теләкләр теләп ризыкландыру. Зикер җырларны җырлатын күңелләрне күтәрү һәм ризыклангач рәхмәт әйтеп дога кылу. Бала өчен бу бик зур бәйрәм, бала үзе белән санашканны тоя һәм чын күңеленнән рәхмәт әйтә.
2 нче мәҗлес. Монда инде балалар игътибарлырак. Имам күбрәк вәгазь сөйләүне арттыра, Калганнары шулай ук бара. Араларыннан бер-икесе Коръәннән аятьләр укый, кадерле аксакалларыбыздан Минзәки хәзрәт багышлады.
3 нче мәҗлес- олы сыйныф укучылары. Монда инде барысыда олыларча булды.
Бәйрәмчә оештырылган мәҗлесләрне Фәрит Гыйбатдинов алып барды, музыкаль сәләмнәрне Азат Фәсхетдинов, Рәзил Шарафетдинов, Рәзилә Сиренеева, Илүзә һәм Айгөл Гибатдновалар, Язилә Җамалетдинова, Элзирә Садртдинова катнашында барды.
Мәҗлес табыннарын , корбан ашын мәктәпнең аш-су осталары Гөлфизәр Диарова, Лилия Шайдуллина, Лилия Медведева, Миндания Акшовалар бик оста итеп әзерләгәннәр. Минсылу Сөләйманова, Миннегел Ибниаминова, Ләйсән Арифуллина, Алсу Камальдинова ,Элвира Кадирова һәм олы сыйныфта укучы кызлар булышлыгында зур дәрәҗәдә узды. Күз-ачып йомганчы, мәҗлестән мәҗлескә өстәлләрне арулап, чистартып хәстәрләп куярга өлгерделәр.
Мәҗлестә катнашучы Абдулбари улы уллары Хайдәр, Җәүһәр һәм Фәнис хәзрәт Сафиуллиннарның катнашулары ямь өстенә ямь өстәде. Асакалларыбыз Харис абый Гибатдинов һәм Минзәки хәзрәт Кумтовларның булулары күңелләргә хуш килде. Балалар белән бергә сыйныфны җитәкләүче укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре катнаштылар, корбан ашыннан авыз иттеләр. Әлеге корбан мәҗлесләре барысының да күңелләренә хуш килде дип уйлыйм
.

Просмотров: 1072 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.3/6
Всего комментариев: 2
2 аноним  
0
Посмотрели фотографии очень красиво , понравилось , что не забываете и соблюдаете мусульманские обычаи , только на стене написано " Приятного аппетита" , что не могли по татарски написать ?

1 АНА- ЭБИ  
0
Жылап- жылап рэхмэт эйтеп укып чыктым, шундый матур итеп. жыр -бэет- вэгазь белен корбан итен авыз иту. Бу бэйрем хэрбер баланын кунеленде менге онытылмаслык калыр, буыннан буынга дэвамы шулай тепле йоректен барсын иде.
Алланын рэхмэте яусын туганнар сезге!Хаман шулай актив булыгыз бетен яктан ГОРУР МЯДЕНИЯТЛЫ УРМАЙ ХАЛКЫМ!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...