17:55 Урмай мәдәният үзәге яңа сулыш алды. | |
Шушы көннәрдә Урмай мәгълүмәт-мәдәният үзәге техник һәм киемнәр ягыннан базасын нык үстерде. Чувашия мәдәният министрлыгы, яңа сәхнә киемнәре, сәхнәнең баш пәрдәсен, компьютер техника белән аудио үстерүче музыка, ут техникасын бүлеп бирде. Дәүләт Советы депутаты Кияметдин Садртдинович Мифтахутдинов 50 меңлек читекләр җүләтергә булышты. Бүгенге көндә Урмай мәгълүмәт-мәдәният үзәгендә җылы, якты. Репетицион класслар махсус техника белән җиһазландырылган. Җырга, биергә театр сәгатенә гашыйк балаларга бөтен уңайлыклар тудырылган. Урмай мәгълүмәт-мәдәният үзәгенә йөрүче балаларның саны йөзләп. Кыска вакытта, республика күләмендә, бу сезонда гына 20гә якын концерт бирелде. ТНВ каналында яңа ел тапшыруына төшәргә өлгерде. Аена бер булса да авылга профессиональ артистлар, театрлар килеп тора. Иртәгә сатира – юмор концерты "Елмай-шоу”, 31 нче декабрьдә Яңа елга "Бал-Маскарад”. Киләсе субботадан яңа аппаратура белән дискотекалар башлана, билет бәясе 30сум. | |
|
Всего комментариев: 0 | |