Главная » 2012 » Февраль » 3 » Урмай авылының "Кара пулат" мәчетендә МӘҮЛИТ БӘЙРӘМЕ
18:13
Урмай авылының "Кара пулат" мәчетендә МӘҮЛИТ БӘЙРӘМЕ

Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлит бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Урмай авылының "Кара пулат” мәчете , авылның башка мәчетләре белән берлектә, балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырды. Бүген җомга көн, җомга вәгазен Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте аппарат җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллин алып барды һәм җомга намазында ул укытты. Ә соңыннан төрле авыллардан килгән дин әхелләре, татар дөньясында танылган эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек лидерлары, Урмай авылының олы кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар "Мәүлит бәйрәме" программасын карап сокландылар. Бер авылда бер бәйрәм, ике җирдә үтте, берсе, берничә көн элек, авылның мәдәният йортында уңышлы гына сәхнәле залда үтсә, икенчесе Аллаһа тәгалә йортында. мәчеттә үтте. Бәйрәмнең төп темасы пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. туган көнен бәйрәм итү, салаватлар, зикер шигырьләр әйтү, мөнәҗәтләр уку. Мәдәният йортында күбрәк җырлы-көйле булса, яңа замана форматында үтсә, мәчеттә, киресенчә телдән сөйләп, тамаша итеп уйнап күрсәтү. Шуңа күрә аларны бер-берсе белән чагыштырып карарга ярамый, икеседә үз максатларын тулаем үтәделәр. Ике кичәдә дә килгән халыкның күзләреннән яшьләр агып торды. Аллага шөкер, авылыбыз иманлы һәм халкыбыздан, бигрәктә балаларыбыз йөзеннән иман нуры балкып тора. Тамаша беткәч кунаклар беренче катта урнашкан мәдрәсәнең классларына чәй эчергә төштеләр. Килгән кунаклар "Кара пулат"мәчетендә беренче тапкыр булучылар, хәйран калдылар. Авылыбызда гүзәл мәчет, мөселманнар өчен Аллаһа Тәгаләбезнең шундый матур йорты, монда бер килсәң, кабат тагын киләсе килеп тора. Кунакка килүчеләр буш килмәгәннәр. Урмай авыл поселения башлыгы Минзаит Зайнуллин , бүгенге чарада уйнаучы балаларга уенчыклар алып килгәннәр. Калган кунаклар, бүләк итеп, мәчеткә сәдака итеп бирделәр. Республикада мәүлит бәйрәмнәре дәвам итә. Кичә Шыгырданның бер мәхалләсендә булган, бүген кичен Канаш шәһәрендә, иртәгә Тукай авылы мәктәбендә, 5се республика мәдрәсәләрендә укучылар диния нәзарәте хезмәткәрләре белән берлектә Самарага юл тоталар, андагы кардәшләребезгә "Мәүлит бәйрәме" уздырырга булышалар. Киләсе атнада Урмай авылы группасы Батыр районы Озын куак авылына барып андагы бәйрәмдә катнашачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. мәүлит бәйрәмнәре мөбәрәк булсын!

Просмотров: 880 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...