Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
Кичә мәктәбебез үзенең бусагасыннан чыгып киткән укучыларын үзенә кунак итеп каршылады. Төрле уку йортларында белем алучы студентлар укучылар белән очрашуда катнаштылар. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Студентлар уку йортлары белән таныштырдылар, аларның әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде.
Студентлар белән очрашу кичәсе ел саен мәктәбебездә иң яратып үткәрелә торган кичәләрнең берседер. Ни өчен дигәндә, чөнки бу кичәдә без кайчандыр мәктәбебездә белем алган укучыларыбыз белән очрашабыз. Алар бүгенге көндә төрле уку йортларында укыйлар:ЧГУ,ЧГПУ,ЧГСХА, КФУ, КГФЭУ,
...
Читать дальше »