15:22 Урмай авылында, Корбан ае алдыннан, изге эшләр эшләнде | |
"Кара пулат" мәчетендә җылы юк иде. Кияметдин Мифтахутдинов әйткән сүзен үтәде. Үзенең исәбеннән газ линиясен тартттырды, коммуникацияләргә тоташтырды. Әлеге мәчеттә эш дәвам итә, махсус газ сервисыннан килгән белгеч-эшчеләр газны тәһарәтнәмә белән олы бинага тоташтыру эшләрен алып баралар. Бүген иртәгә мәчеттә җылы булачак. Шул ук вакытта , мәчеттә корбан гаетына укырга килүче мөселманнарны каршы алырга җыеналар. Фәнис хәзрәт Сафиуллин мәчетне җыештыру, ут приборларын барлап, лампаларын алыштырып, тагын башка җитешмәгән эшләрне эшләр өчен яшь егетләрне эмәгә чакыра. Урмай авылының өч мәһалләсендә дә корбан чалучы мөселманнар бик күп, аларның санын әле барламаган, санамаган. Имамнарның әйтүенә караганда, корбан чалучыларның саны елдагыдан караганда ким түгел, киресенчә артыграк булырга тиеш. Тагын бер эш, иң кирәклесе. Быел корбан гаеты ял көннәренә туры килде, бик яхшы. Димәк Урмай халкының иртәгәдән зыяратлар өстенә барып, каберлекләрне чистартырга вакыты бар. Моны иртәгә эшләсәк бик яхшы булыр иде. Кыргый куаклардан арынып, чүп-чарлардан чистарта алсак бик шәп булыр иде. Барыгызны да киләчәк бәйрәмнәр белән. Салыначак корбаннарны Алллага Тәгалә кабул итсен! | |
|
Всего комментариев: 0 | |