Главная » 2011 » Декабрь » 18 » Урмай авылы яшьләре туган авылларына яңа карашлы
22:50
Урмай авылы яшьләре туган авылларына яңа карашлы

Урмай авылында яңа иҗтимагый киңәшмә. Бүген  авылның мәдәният йортында авыл яшьләре һәм иске иҗтимагый киңәшмә әгъзаләре җыелды. Урмай, Чуашстандагы мишәр авылларына хас булганча, Шыгырданнан соң  зурлыктан икенче авыл санала. Һәм тормышын гасырлардан килгән гореф-гадәт, шәригатькә туры китереп яшәргә тырыша. Әмма, бу гореф-гадәтләр һәм шәригать белән яшәү бернинди кануннарны да бозмый. Электән үк татарның яшәү нигезе булып торган  дин, гореф-гадәт бу авылда яшәп килә.

Бүгенге көндә авылның бренды булып "Кара пулат " мәчете һәм 25 ел үтүче татар эстрада "Урмай моңы” фестивале санала. Русиянең кайсы җиренә барсаң Урмай авылын шушы ике бренд аша бик яхшы беләләр. Авылда өч мәчет, бер гомуми белем бирү мәктәбе, сәнгать мәктәбе, китапханә, "Ләйсән” балалар бакчасы, мәдәният йорты, гаилә табибе офислары уңышлы гына  эшләп килә.

Авыл халкы үзе бер идарә оештырган. Урмай авылының Иҗтимагый киңәшмәсе эшләп килә. Ул, Иҗтимагый киңәшмә дип аталса да, авылдагы күп кенә эшләрне алып бара. Соңгы елларда иҗтимагый киңәшмәне җитәкләп бардылар: Галиәскәр улы Фиргат Хаертдинов, Садыртдин улы Нәҗеметдин Сахров, Минсәет улы Минзәкрәм Хайртдинов. Менә бүгеннән яңа җитәкче. Нигездә киңәшмәнең составы яңартылды, анда күбрәк Урмай авылының  25-30 яшендәге яшьләр. Яшьләр белән киңәшмәне яшь лидер җитәкләргә тиеш. Лидерлыкка өч кеше тәкъдим ителде, Инсур Җамалетдинов, Илдус Табаев һәм Линар Садртдинов. Тавыш бирү юлы белән  Фейзрахман улы Линар Садртдинов Урмай авылының иҗтимагый киңәшмәсе рәисе итеп сайланды. Югары белемле, Ульян  технология университетының төзүчеләр факультетын тәмамлап, Канаш, Мәскәү шәһәрләрендә төзелеш компанияләрендә эшләгән. Икенче ел Комсомол авылында "Тәрәзә” исемле шәхси  оешманы җитәкли. Минзәкрәм Хайртдинов, Фиргат Хаертдинов, Нәҗеметдин Сахров, Фәнис хәзрәт Сафиуллин һәм яшьләр Линарга үзләренең ышанычларын биреп , киңәшмәгә уңышлар теләделәр. Киңәшмә рәисенең урынбасары итеп Илдус Табаев сайланды.

 Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаһит Зайнуллин : "Киңәшмәнең эше шул вакытта яхшы булыр, әгәр бергә һәм бердәм булсак. Максатыбыз бер, авылыбызга, милләтебезгә хезмәт итү. Замана таләпләренә буйсынып, прогрессив идеяләрне тормышка ашыру, уңай проектларны һәм программалларны булдырып белем алуга, мәдәнияткә, спортка җәлеп итү. Авылның халкын сәләмәтле, рухи байлыклы итү.”

Киңәшмәне Фәрит Гыйбатдинов, Комсомол районы татарларының милли-мөхтәрияте рәисе алып барды. Әле яңа гына хаҗ кылып кайткан Хаҗи Фәрит хәзрәт киңәшмәне Коръән аятьләре укып дога белән башлады. Америкада  яшәп Урмайга ялга кайткан якташыбыз Данис Гыйбатдинов, андагы ил халкына  булган  уңай мөнәсәбәтләр турында  тәфсилләп сөйләде, сорауларга җавап бирде. Соңыннан Урмай мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр киңәшмәдә катнашучыларны пылау , чәй белән сыйладылар.

Киләсе киңәшмә утырышы 25 нче декабрьдә "Кара пулат” мәчетендә булачак. Көн тәртибендә киңәшмәнең 2012 нче елга эш планын карау. Хәерле сәгатьтә, изге гамәлләр кылырга булсын!

 

 

Просмотров: 834 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Люкс Окна  
0
Поздравляю своего Босса, желаю удачи. Я верю ты справишься ведь у тебя рядом много хороших наставников!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...