Главная » 2012 » Февраль » 21 » "Урмай моңы" фестивалендә катнашучы, Ульян йолдызы Рамил Әйметдинов: “Күбрәк татарча җырларга яратам”
22:06
"Урмай моңы" фестивалендә катнашучы, Ульян йолдызы Рамил Әйметдинов: “Күбрәк татарча җырларга яратам”
Халыкара һәм Рәсәй бәйгеләренең җиңүчесе, 2009 елны "Минута славы”да катнашучы, Ульян егете, Идел буе төбәге җырлаучылары арасында яхшыларның яхшысы Рамил Әйметдинов "Татар заманы”нда кунакта.

- Рамил, иҗатыңның төп аудиториясе – кызлар?

- Әйе, шулайрактыр да.. Тик мин бит төрле жанрларда чыгыш ясыйм, шуңа күрә минем иҗат кызларга да, егетләргә дә үзенчә кызыктыр дип уйлыйм.

-
Нинди жанрларда җырлыйсың?
- Күбесенчә, мин эстрада җырчысы. Әмма белгечлегем буенча мин — академик җырчы, шул нисбәттән, татар һәм рус халык җырларын җырлыйм. Ә эстрада җырларына килгәндә, мин шлягерлар башкарам.

- Син берничә телдә җырлыйсың дип ишеттем?

- Әйе. Мин рус, француз, татар телләрендә җырлыйм.

- Кайсы телдә яратып җырлыйсың соң?

- Әлбәттә, татар телендә. Һәм шушы милләт "фанатлары” да күбәеп китте дип әйтә алам.

- Француз телен кая өйрәндең?

- Шушы телне өйрәнү – хыялым. Берничә ел элек мин, ниһаять, тел буенча дәресләр алган идем. Нәтиҗәдә, мин теләгәнемә ирештем һәм атаклы француз җырчыларның репетуарыннан җырлар да башкара башладым. Шул уңайдан, француз шансоны һәм шлягерларын да җырлыйм.

- Бик кыен тел түгелме соң ул?

- Кыен. Теләгең булса, уңышка ирешеп була.

- Т
агын берәр нинди телне өйрәнү теләгең бармы?
- Татар телен. Мин аны әлегә камил белмим. Хәзер бит яшьләрнең күбесе шәһәрдән, шуңа да телне белми. Татар телен өйрәнүне бүгенге көндә үземә максат итеп куйдым.

- Татар теленең нигезен сиңа кем өйрәтте?

- Әнием минем белән туганнан бирле татарча сөйләште. Кечкенәдән руслар арасында үскәнгәме, мин аны кабул итми идем. Ә хәзер мин үз милләтемнең бәхәсен аңлый башладым.

- "Минута славы” бәйгесе турында сөйлә әле.

- Мин телевизор карап, башкаларны тыңлап, "Нигә әле Ульян төбәге кешеләре дә үзләрен мондый чараларында күрсәтми?”, — дип уйланып куйдым. Үзем 15 яшем тулгач, әйберләрне җыеп, әнине Мәскәүгә кастингка алып киттем. Бәхеткә, без проектка үтә алдык.

- Курыкмадыңмы?

- Бик курыктым! Сиңа бөтен Рәсәй, Аурупа карап торганын аңлагач, куркыта, әлбәттә. Әти-әнигә бик зур рәхмәт! Шушы проектка катнаша алуыма мин бик шат!

- Сәхнәгә чыгып, сине миллионлаган аудитория карап утыруын аңлагач, нинди хисләр кичерәсең?

- Анда эшләүче хезмәткәрләр кебек әйтим: "Монда карама, тегендә карама, утка гына кара, елмай. Курыкма, сиңа миллионлаган кеше карап торачак!”. 15 яшьтә бу сүзләрдән соң, һичшиксез дулкынлана башлыйсың. Хәтта үзеңнең кайда икәнлеген аңламыйча да каласың. Мин шок хәлендә идем. Бөтен теләгән хисләремне биреп бетерә алмадым. Француз телендә "Елисей болыннары” (Елисейские поля) җырын башкарга идем. Аннан соң икенче сәхнәгә чыгуы куркыныч түгел иде инде.

-
Сиңа кадәр Ульян өлкәсеннән шушындый дәрәҗәдәге сәхнәгә менәргә беркемнең дә кыюлыгын җитмәгән иде. Синеңчә, сәбәбе?
- Бөтен кеше дә коррупция дип, Мәскәү бәйгеләрдә катнашырга җөрьәт итми. Әмма бу алай түгел. Анда бернинди коррупция дә юк. Үзеңә ышанырга, максат куярга гына кирәк. Уңышны үз кулларың белән булдырырга кирәген онытмагыз!

- Мәскәүгә барып кайтканнан соң, танышларың, дусларың арткандыр?

- Филипп Киркоров, Александр Цекало, Александр Масляков, Игорь Матвиенко кебек танылган шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге булды.

- Әңгәмәдәш буларак, сиңа кем күбрәк ошады?

- Александр Цекало. Катнашучылар янына ул гел үзе килеп, ярдәм итеп, булышып, "кайгырмагыз”, — дип әйтә иде. Үзен башкалардан өстен тотмый торган кеше.

- Шушы бәйгедән соң, җырлау теләгең югалмадымы?

- Юк, жюри әгъзалары минем чыгышымны югары бәяләделәр. Киңәшләрен дә бирделәр. Моннан соң эшләргә теләгем артты гына дияргә була.

- Сине мавыгучан дип беләм?

- Минем мавыгуым күбрәк телләр белән бәйле. Мин француз, татар телен өйрәндем, итальян һәм испан телләрен дә "кагылып” киткәнем бар. Рәсем ясыйм, аралашам.

Чын татар егете Рамил Әйметдинов

-
Син Казанда калырга телисеңме?
- Әйе. Казан, минемчә, яшьләр шәһәре. Минем дусларымның күбесе Казанга укырга килергә җыена дип тә беләм. Бу шәһәр мәдәнияте белән миңа бик ошый.

-
Татар җырчылары арасында синең өчен кемгә тиң буласың килә?
- Салават, Ринат Ибраһимов, Илһам Шакиров, Гүзәл Уразова.

- Дусларың күпме?

- Дус, минемчә, һәрвакыт ярдәм итеп торучы, булышучы, янымда булучылар. Яратучы, ишанучы якын дусларым – күп.

- Яшь, талантлы шәхесләргә теләкләрең.

- Нык булыгыз, курыкмагыз! Максатлар куегыз! Үзегезгә ышаныгыз! Әти-әниләрегезгә кызыллык китермәгез!

Рамил Әйметдиновның вконтакте сәхифәсендәге диварындагы үзе турындагы белешмә:

Ульяновск шәһәрендә зур татар гаиләсендә туып үстем. Кечкенәдән милли тәрбия алдым, шуңа да татар булуым белән бик бәхетле! Әлеге бәйгедә бик теләп катнашам, чөнки мин татарлыгым белән горурланам.

Җырларга яратам һәм шуның буенча белем алам.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» — дигәндәй буш вакытымда чит телләр өйрәнәм һәм үземне күпкырлы иҗат кешесе итеп тоям.

Аллага шөкер — дусларым һәм танышларым бик күп, чөнки мин рухи яктан бай кешеләр белән аралашуны яратам.

"Шторм” радиосыннан интервьюны Гөлназ Габдрахманова тәрҗемә итте
Просмотров: 765 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...