Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм :Татарстан Республикасы Сарман районы МБББУ “Сарман гимназиясе”укучысы Салихова Алия
16:35
Көмеш каләм :Татарстан Республикасы Сарман районы МБББУ “Сарман гимназиясе”укучысы Салихова Алия

Татарстан  Республикасы  Сарман  районы

 

МБББУ "Сарман гимназиясе”укучысы Салихова Алия Айрат кызының

 

"Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән эше. 

 

  Туган җир, туган туфрак, туган нигез, нәселең... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле сүзләр. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Мин җырлы-моңлы Сарман авылында яшим. Минем нәселемнең кызыклы һәм бай тарихы бар. Укытучым Салихова Алсу Нисбәтовна белән без бик күп материаллар карадык, нәселем аксакалларының архивлары һәм истәлекләре белән таныштык. Минем нәселем тарихта үзенең аерым бер урынын тота икән. Материалларны өйрәнгәннән соң нәселем белән горурлану хисе туды, алга таба да өйрәнүгә омтылыш уянды. Нәселем агачы киң ябалдашлы, тирән тарихка барып тоташа торган нәсел икән.

 

  Пугачев явында катнашкан өчен Әби патша гаскәрләре авылларны яндырып, кешеләрен кырып бетерәләр. Шул исәптән Сарман районындагы авыллар да бу язмышка дучар була. Сарман янындагы Әхмәт авылында да шушы вакыйгалар кабатлана. Ләкин авылның качып калган кешеләре авылны кире торгызу турында хыяллана. Бераздан алар Уфа Диния Нәзәриятенә хат юллап, авылга мулла сорыйлар. Күп тә үтми, Әхмәт авылына Мөслим ягыннан Гәбсәлам мулланы китерәләр. Минем нәселем нәкъ шушы үз чорының бик укымышлы кешесеннән башлана.

 

   Якын тарихта яшәгән кешеләр дә нәселем тарихында үз урынын алган. Әтиемнең бабасы – Сарманның Башкарма комитеты рәисе Салихов Сәхипҗан үз теләге белән,7 баласын калдырып, Бөек Ватан сугышына китә. Аның соңгы хаты Сталинград тирәләрендәге каты бәрелешләр вакытында килә. Бабам сугышта хәбәрсез югалган. Мәрьям әбием ( ул бабамның әнисе) мулла кызы булганга күрә бик укымышлы булган һәм, совет мәктәпләре ачылгач, беренчеләрдән булып Сарман районының Каташ-Каран мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган.

 

  Әбием – Хафизова  Әнисә - тыл ветераны.Сугыш вакытында әбиемә 13 яшь кенә була. Шулай булуына карамастан, алар өлкәннәр белән бергә эшкә җигелеп керешкәннәр. Ашлык сугу, ферма малларын карау, бәрәңге басуында эшләү дисеңме, барысын да авырыксынмыйча башкарганнар. Ә

 

 бабам – Салихов Нисбәт – Сарманга беренче машинаны (ул вакытта "Полуторка” дип аталган ГАЗ машинасы) алып кайтучы. Сугыштан соңгы елларда бабам беренчеләрдән булып Целина күтәрергә китә.Аның фотосурәтен Мәскәүнең ВДНХ сына да куялар.

 

   Мин үземнең нәселем белән горурланам, чөнки нәселемдә милләтпәрвәр, укымышлы кешеләр күп булган.

 

Үз халкың, туган илең, нәселең белән горурлану хисе дә әнә шулай чал тарихны белүдән туадыр, минемчә. Алга таба да нәселем турында

 

материаллар җыярга исәплим.  Шуның аркылы үземнең дә зыялы, игелекле, зәвыклы буласым килә.

Просмотров: 930 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...