Главная » 2012 » Февраль » 28 » Татарның күптән болай беркемне дә озатканы булмады
18:41
Татарның күптән болай беркемне дә озатканы булмады
Шамил абый Закиров белән мин күптәннән таныш. Кешене ихтирам һәм хөрмәт итә белә торган бик киң күңелле олы, татар җанлы  шәхес булып калды йөрәгемдә. Соңгы тапкыр Казаннан Стамбулга бергә самолетта очкан идек. Безнең якларның тормышы белән хәбәрдар булып соклануын белдерде. Минем иҗади кичәмне дә Камал театрында  үткәрергә теләген белдергән иде. Аның йөзендә, чын татар абзыеннан чагылган сыман, илаһи нур балкый иде. Урыны оҗмахта булсын иде!
Казанның вафат булучы белән хушлашырга җыелган бу кадәр халыкны Марсель Сәлимҗановны озатудан бирле күргәне булмагандыр. Камал театры директоры Шамил Закировны Татар бистәсе зиратына соңгы юлга озатырга Тукай, Такташ, Сәйдәшне күмгәндәгедәй халык җыелды. 

Сишәмбе көнне Камал театры сәхнәсендә Шамил Закиров белән хушлашу мәрәсиме узды. Театрның төп залы, балконы, фойесы халык белән шыгрым тулы иде. Залга сыймаган халык проектор аша фойеда Шамил Закиров белән хушлашу мәрәсимен карый алды.

Хушлашу чарасында премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Камил Исхаков, мөфти Илдус Фәиз һәм башкалар катнашты. Чыгыш ясаучылар Шамил Закировның гомере буе татар милләте өчен эшләвен искә алды.

Шамил Закиров вафатына бөтен ил, татар дөньясы тетрәнә.


matbugat.ru фотолары
Просмотров: 742 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Илдус  
0
Шамиль абый белэн Стамбулга очканда танышкан идек!Урыны ожмахта булсын!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...