Главная » 2011 » Декабрь » 6 » Татар авылының протекционизм дефициты Икътисад | Татар заманы
19:50
Татар авылының протекционизм дефициты Икътисад | Татар заманы
Авылларның шул көнгә калуының иң төп сәбәбе – авыл хуҗалыгына (а/х) карата хөкүмәтебезнең соңгы елларда, бигрәк тә соңгы 20 елда, алып барылган уйланылмаган, ялгыш сәясәте. Бу сәясәтне бер уңай дип бәяләп булмый. Шул уңай булмаган сәясәт авылны шундый аяныч хәлдә калдырды да инде. Бу дөрес булмаган сәясәтнең кайбер пунктларын санап та китик. Әлфир Гафуров «Татар заманы»нда «Авыл бар – татар бар, авыл юк – татар юк» сәхифәсен дәвам иттерә.

Иң беренче – безнең илебез а/х-ын тиешле дәрәҗәдә финанслаудан, субсидияләүдән баш тартты. А/х белән, бигрәк тә малчылык белән шөгыльләнү – отышсыз, рентабельсез тармак, хәтта бүгенге көн шартларында да, иң алга киткән Европа һәм Америка илләрендә дә, бу тармак отышсыз, һәм дә аграр сектор хөкүмәт тарафыннан дотацияләнә. Мәсәлән, Евросоюз илләрендә, бу илләр бюджетының 50 процентына кадәр авыл хуҗалыгына җибәрелә, бер гектар сөренте җирләргә уртача субсидияләр 500 евро тәшкил итә. А\х продуктларының кайбер төрләренә, мәсәлән сөткә, хөкүмәт түләгән дотацияләр сатып алу хакларының 70 %-ына кадәр җитә. Ә экспортка чыгарылган товарларга – үзкыйммәтнең 50 проценына кадәр. АКШ-та фермерларга булган туры дотацияләр генә дә 50 миллиард доллар, аннан тыш агропромышленностьны яклый торган башка милли программалар да бар. Япониядә – авыл хуҗалыгы тулысы белән диярлек дәүләт карамагында, анда фермерларның җибәрелгән чыгымнарының 90 процентына кадәр хөкүмәт дотацияли. Бу турыда материаллар күп, мисал өчен Сергей Кара-Мурзаның бу турыда күп кенә мәкаләләре бар, интернетта да материаллар җитәрлек, мәсәлән, http://ptizevod.narod.ru/fermer11-051.htm.

Ә бездә авыл хуҗалыгына Советлар Союзы вакытында ил бюджетының 18 проценты җибәрелә иде, 2000-нче елларга кадәр бу процент 5.5 %-ка төште, ә аннан соңгы елларда, гомумән, авылны җәберсетү, талау буенча без бөтен дөньяда рекорд куйдык, ил бюджетының хәтта 0,3 процентын авыл хуҗалыгына юнәлттек …

Шулай итеп АКШ, Европа фермерлары Россиянекенә караганда хөкүмәттән ярдәмне ике тәртипкә күбрәк алдылар. А/х бетүе, төкәнүе барысына да тәмам ачык булгач, бездә бу тармакны коткару өчен милли проект төзеделәр. Шуның белән бергә а/х – на җибәрелгән ассигновацияләр бюджетның бер процентына кадәр күтәрелде, тик ул башка илләрдәге белән чагыштырганда барыбер бер тәртипкә кимрәк булып калды. Ул программаларны кабул итүне, әлбәттә уңай бәяләргә кирәк, алар әлбәттә кирәк иде, тик ул зур гына финанс суммаларын милли проект итеп, Мәскәү чиновниклары кулларына йөзмиллиардларча акча итеп тоттырганчы, элекке тәртиптә, бер литр сауган сөткә, бер кило җитештергән иткә (Европа илләрендәге кебек) карап, тигез итеп бүлеп бирсәләр, күпкә гадел булыр иде, бер өлешен, яртысын булса да. Аграрийларның кайберләрендә бу милли проект коррупция чәчәк атсын өчен махсус эшләнгән, кайбер чиновникларның кесәләрен калынайту өчен заказ буенча барлыкка китерелгән бер эш кебек тә тәэсир калдырды. Бу милли проектлар (лизинг, 50-гә 50), күбрәк зур агрохолдинг ияләренә, министрлыкларда үз кеше булганнар кесәсенә эләкте, ә гади җитеш-терүчеләр, шул исәптән күмәк хуҗалыклар, буш кулларын тотып калдылар. Бугенге көндә хөкүмәт уйлап чыгарган финанс агымнары нәтиҗәсендә, а/х юнәлтелгән финансларның 90 %-ы зур агрохолдинглар, агрокомплекслар хуҗаларына эләгә (Коммунист Башкортостана, интернетта бар), калган җитештерүчеләр хөкүмәт тарафыннан ниндидер артык ярдәм сизмиләр. Киләсе елның 12 триллионнан арткан федераль бюджетыннан авыл хуҗалыгы өчен 120 миллиард сум акча бүленәчәк, бусы инде проценттан да кимрәк була дигән сүз, аның инде бер 20 миллиарды фермерларга, күмәк хуҗалыкларга эләксә – бик әйбәт. Бу сумма кинематографлар союзына бүленгән акчаның (40 миллиардтан артык) яртысыннан кимрәк, көн саен, көненә өч тапкыр безнең тамагыбызны туйдырып торган фермерларыбызны яклаганчы, бездә, телевидениедән "сабын” сериаллары төшерүчеләргә зур финанслар бүлү күпкә кирәгрәк булып чыга. Һәм дә әйтергә кирәк, бу акчага киң прокат өчен төшерелгән 60-тан артык фильмның егермедән артыгы гына прокатка кабул ителгән, калганнарын берәү дә прокатка алмаган (В.В.Путинның быел кинематографлар белән очрашкан вакытында сөйләгән телмәреннән).

Хәзер кулга ручка, калькулятор алып бер мәсьәлә чишеп алыйк. Уртача гына,4000 гектарсөренте җире булган хуҗалыкка Европа союзындагы субсидия размерларының яртысын гына булса да юнәлткәндә дә, безнең хуҗалыкларга күпме дотация эләгер иде икән? Бер евро 43 сум, дүрт мең гектарга 250 шәр евродан: 250 х 43 х 4000 = 43 миллион. Безнең аграрийларга бу сумманың уннан бере дә тәтеми әлегә.

Хәзер инде бездәге табигать шартлары белән, фермерлары безнең аграрийларга караганда субсидияләрне уннарча тапкыр күбрәк алган, Европа, Америкадагы табигый шартларны чагыштырып карыйк. Безнең иң көньякта, а/х өчен иң кулай дип исәпләнгән Кубань – географик киңлек буенча караганда, Американың төньяк штатлары белән бер киңлектә. Явым-төшемнәр – бездә 5-10 тапкыр кимрәк. Туфракның уңдырышлылыгы – шулай ук Еропаныкыннан күпкә калыша. Бездә агробизнесның 70 %-тан артык өлеше рисклы игенчелек зонасында (зона рискованного земледелия) алып барыла. Һәр өченче ел – корылык. Европада андый зоналар юк диярлек, Америкада да. Бездә август аенда ук – кыраулар, Германиядә исә бу табигый күренеш бары тик ноябрь азагында гына күзәтелә, Бездә 7 – 8 ай кыш, малларны сарайларда тотып, аларга кышлык азык әзерләргә кирәк, ә шул ук Италиядә елның салкын бу фасылы билгеле түгел дип тә әйтергә була, алар елына ике-өч тапкыр уңыш җыеп алырга да мөмкиннәр. Германия кебек илләрдә дә, кискен континенталь климат юк, аларда климат йомшак, кыш – ике ай. Шул ук Европа илләрендә, АКШ-та малларга торак эшләгәндә, алар яңгыр астында гына ышыкланып торсын өчен, читкә таралып китмәсеннәр өчен генә эшлиләр. Ә безнең фермерларга, бигрәк тә җылылык ярата торган маллар караганнарына – җылы итеп, стеналары ярты метрлы, түбәләре җылытылган итеп капиталь тораклар эшләргә кирәк, ә күп кенә вакытта ул торакларны 8 ай буе җылытырга да. Чыгымнар – ким дигәндә – ике-өч тапкыр күбрәк. Бер үк продуктивлы, бер үк шартларда асралып, аннан бер үк төрле, бер үк күләмдә продукция алганда да безнең продукция европалыларныкына караганда да, американныкыларына караганда да кыйммәтрәк булачак, чөнки безнең чыгымнар, табигый шартларыбыз аркасында ике тапкыр диярлек күбрәк. Шуны да исәпкә алып, бездәге дәүләт субсидияләре, безнең аграрийларга хөкүмәтебезнең ярдәме – ике тапкыр артык булырга тиеш.

Тик моны безнең аграрийларга көтәргә туры килми. Чөнки илебез җитәкчелеге, ВТОга кергәндә аграр сектор буенча позициялләрне бирде генә түгел, а ВТО алдында ике кулын күтәреп, тулы бер капитуляциягә барды. Илебезнең җитәкчелегенең кайбер тырышлыкларын чынлап та танырга кирәк, шул исәптән ВТОга кергәндә алып барылган сөйләшүләр вакытында да. Алар чимал табу, нефтегаз секторы һәм сәнәгатьнең башка тармакларында илебез мәнфәгатьләрен нык кына якладылар, күп кенә льготалар, уступкаларга да ирештеләр. Тик менә аграрийлар мәнфәгатен яклаганда гына андый тырышлыклары бер дә сизелмәде.

ВТОга кергәндә безнекеләр килешкән соңгы цифралар буенча, безнең илгә а/х-на юнәлтелгән субсидияләр бар чыганаклар буенча 4,4 миллиард доллардан артмаска тиеш, һәм бу цифрага ирешү өчен берәз күчү вакыты бирелә. Бу исә, Польша дип аталган Россиянең уннан бере кадәр генә булган илнең аграрийларының Евросоюздан алган ярдәм суммасы белән бер чама. Хәзерге вакытта әле безнең федераль бюджеттан бүленгән ассигнованиеләр генә дә шул тирәдә. Аннан соң регионнар, җирле органнар, башка чыганаклар (сәнәгатьнең башка төрләре үзләренә отышсыз булса да, үз эшчеләрен продуктлар белән тәэмин итәр өчен кай вакыт аграр сәнәгать белән шөгыльләнәләр, бу максатларга шактый гына суммалар да юнәлтәләр) бүлгән сизелерлек кенә суммалар бар. Шуларның барысын да исәпләгәндә, безнең аграр секторга бүленгән болай да миниатюр гына финанслар да, ВТОга бу шартларда кергән осракта, бер 30-40 %-ка кимергә тиеш. Ә бу исә – безнең а/х тармагына крест кую дигән сүз. Моның шулай булачагын илебезнең а/х министры Елена Скрынникның алдагы ике елда (сайлаулардан соң була инде) а/х-на җибәреләчәк финансларның ике тапкыр кимиячәк дип интервью бирүе дә раслый. Безнең җитәкчеләребезгә, ничек кенә итеп булса да аграр сектордагы үз мәнфәгатьләребезне, позициябезне бирмәскә, бу шартларда Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кермәскә кирәк. Укучыларга интернеттан зур булмаган информация. «Россия заплатит за вступление в ВТО страшную цену». http://www.utro.ru/articles/2010/10/05/926934.shtml.

Илебез җитәкчелеге либераль, артык либераль, базар экономикасы политикасы алып бара. Җитәкчеләребез, базар үзе барына да баш, базар шартлары үзе барысын да җайлый, экономиканы тәртипкә китерә дип исәплиләр. Дөньяда чиста, 100 % базар экономикасы булган бер ил дә юк. Теләсә кайсы илдә экономика ниндидер көйләүгә, регуляция эшләүгә дучар ителә. Моның төрле формалары бар. Налоглар белән, акцизлар белән көйләү, бизнесның кайбер тармакларына таможня тарифлары, льготалы кредитлар, мухсус милли проектлар белән ярдәм күрсәтү, һ.б. Күп илләрдә, шул исәптән, бик капиталистик исәпләнгән илләрдә дә, экономика өлешчә хөкүмәт тарафыннан идарә дә ителә. Мәсәлән, хаклар, тариф, сәүдә өстәмәләрен (торговые наценки) алып карыйк. Франциядә тарифларның 20 %-ын хөкүмәт билгели. Ә иң либераль, иң капиталистик дип исәпләнгән Америкада электроэнергиягә тарифларны штатлар хакимияте тәгәенли. Алга киткән бар илләрдә дә "Сәүдә турында” закон кабул ителгән. Бу закон сәүдә өстәмәләренең чикләрен билгели. Ул гадәттә 30-40 %-тан артмый. Бу илләрдә бер сумга алынган товарны ике сумга сатып булмый, бу – спекуляция дип атала, сәүдә өстәмәләрен арттырган өчен зур штрафлар, санкцияләр каралган. Бездә исә, бер сумга алынган товарны ун сумга да, йөз сумга да сатарга була. Җәмәгатьчелек басымы астында, инде егерме ел сәүдә лоббилары тарафыннан кабул иттерелми яткан "Сәүдә турында”гы законны бездә дә кабул иттеләр, тик бу законның катылы, сәүдә өстәмәләрен чикләү мөмкинлеге Америкадагы аналогиясенең уннан бере кадәр дә юк. Һәм дә аның үтәлешен тикшергән кеше дә. Һәрхәлдә, закон кабул ителгәннән бирле, сәүдә турындагы законны бозган өчен, сәүдә өстәмәләрен арттырган өчен, җаваплылыкка тартылган бер генә фирма да юк әлегә. Шул ук Америкада экономик мөнәсәбәтләрне көйләү буенча законнар безнекеләрдән ун тапкыр күбрәк, шул ук вакытта закон бозган өчен санкцияләр дә, законның үтәлүен тикшерү дә. Бигрәк тә монополия, сговор, налоглардан качу буенча бу илдә законнар каты, һәм дә нык тикшерелә.

Күп илләрдә экономиканың кайбер тармаклары (транспорт, кыйммәтле асылташлар, сирәк һәм кыйммәтле металлар табу, энергетика һ.б.) еш кына – дәүләт карамагында. Һәм дә, дәүләт секторында булган ул тармаклар бер дә хосусый сектордагыдан начаррак эшләмиләр. Норвегиядә, мәсәлән, нефтегаз тармагы тулысынча – дәүләтнеке. Франциядә нефтегаз, энергетиканың шактый гына өлеше, транспорт шулай ук дәүләтнеке. Андагы тарифлар – Европада иң түбәннәреннән. Бу фактлар хосусый кулларда экономика дәүләттәгенекеннән күпкә эффектлырак дип ышандыруны шик астына да куя. Үзебезнең экономиканы гына алыйк. 90-нчы елларда хосусый хуҗа дәүләтнекеннән күпкә эффектлырак дип бар экономиканы тиз генә шәхси кулларга биреп бетердек. Хосусыйлаштыру буенча бар илләрне дә узып киттек. Хәтта тарихи кыйммәтлеккә ия булган архитектура истәлекләрен дә, атаклы шәхесләр яшәгән йорт-усадьбаларны да, шул исәптән Псков кремлен дә. Псков кремленең ул яңа эффектлы хуҗалары аны яндырып та куйдылар. Аннан соң бу кремльне бюджет исәбенә, налог түләүчеләр исәбенә торгызырга туры килде. Хәзер дәүләт карамагында Газпром, Роснефтьнең бер өлеше, аннан соң дәүләт акчасына зур суммалар биреп төзелгән Роснано, Росатом кебек корпорацияләр, кайбер зур булмаган предприятиеләр, Мәскәү Кремле белән мавзолей гына калды бугай инде. Ул налог түләүчеләр өчен зур суммаларга төшереп төзелгән Росатом, Роснано кебек компанияләрне дә тиздән хосусый кулларга бирергә әзерләнәләр безнең либераль җитәкчеләребез. Ул компанияләрне төзергә киткән налог түләүчеләрнең акчасының 70 %-ын ала алсак яхшы инде саткан вакытта. Шул кадәр мөлкәтне шәхси кулларга биреп, нәрсә алдык, нәрсәгә ирештек соң? Эффектив экономикамы? Юк, киресенчә, ул шәхси кулларга күчкән күп кенә предприятиеләр, бигрәк тә реал экономика өлкәсендәгеләре, ябылып бетте, шактые производствосын күпкә киметте, яхшы эшләгәннәрен бармак белән генә санарлык. Экономиканың тулы бер өлкәләрен югалттык кына. Шуңа да хосусый кулларда экономиканың күпкә эффектлырак булуы – миф, аны безнең халыкның башын катыру өчен, безнең гомумхалык милке булган мөлкәтләрне юк кына хакка үзләштерү өчен уйлап чыгарылган бер идеологик диверсия дип исәпләүчеләрнең сүзләрендә ниндидер хаклык бар дип әйтергә дә була. Шуңа да, безгә дә экономиканың кайбер, аеруча бик табышлы, (нефтегаз табу, эшкәртү, алтын, кадерле сирәк металл, асылташлар табу, һ.б.), бәлки энергетика һәм транспортны да, кире национальләштерү вариантларын да карарга кирәктер.

Протекционизм, дәүләт протекционизмы сәясәте, аның нинди уңай нәтиҗәләргә китерүе буенча, тарихта мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, Япониядә булган экономик могҗиза турында барыбыз да беләбез. Ә ул экономик могҗиза Япония дигән илдә булган чамасыз дәүләт протекционизмы аркасында гына мөмкин булган, ә бернинди дә ирекле базар шартлары, либераль реформалар аркасында түгел. Безнең илнең Япониядәге илчелегендә күп еллар эшләгән, анда булган вакыйгаларны эчтән күреп белгән В.Спандарьянның "Деловая Япония” исемле бик кызыклы гына бер китабы бар. Автор Япониядә булган экономиканы администрацияләүнең, протекционизм политикасының ни дәрәҗәгә җитүенә шаккатып менә нәрсәләр яза: "Государство взяло на себя "отеческую” заботу по политичекому, экономическому, финансовому, правовому и административному обеспечению корпораций и фирм Японии … Японское государство, чтобы обеспечить эфективность своей экономики шло на финансовое содействие внедрения новейшей технологии, эффективных методов управления и повышения производительности труда, на прямое и косвенное субсидирование, на налоговые льготы и изьятия; на выгодный для отечественного производителя валютный курс; на льготное финансирование и кредитование; на страхование от рисков и т.п. … Японские товары реализовались в экспорт по мировым ценам независимо от издержек производства. А для того, чтоб от этого фирма не проиграла, устанавливались свои обменные отношения. Обменные отношения в смысле перевода иностранной валюты на японскую иену, то есть чуть ли не на каждого экспортного товара устанавливался свой обменный курс иностранной валюты. Следовательно, государство дотировало товар пока он неконкурентоспособен, потом, когда этот товар завоевал место на мировом рынке, получал от его экспорта немалые валютные поступления. А вот что писала "Дейли экспресс” о том, как защищало свой внутренний рынок от импорта японское правительство: "Они установили у себя такое множество препятствий для иностранных товаров, что торговля с ними подобна игре в футбол с командой, которая заколотила свои ворота с досками”.

Бүгенге көндә Кытай Халык республикасының экономикадагы уңышлары да Дэн Сяопин реформалары аркасында гына түгел, ә бәлки, бу илдә үз экономикасына карата алып барылган чагыштыргысыз протекционизм политикасы, ил җитәкчелегенең бар экономиканы үзенең каты кулларында тота алуында да, экономика үссен өчен чамасыз уңай шартлар системасы, шул исәптән сыгылмалы бик түбән налоглар системасы тудыра алуында да.

Әлбәттә, безнең илебез дә, протекционизм политикасыннан тулысынча баш тартмаган. Милли проектлар белән дә шактый гына шөгыльләнә. Аграр милли проект а/х җитештерүчеләренә шактый гына ярдәм булды. Соңгы вакытта алып барылган, кече бизнеска ярдәм итәр өчен юнәлтелгән "Лизинг-грант” программасына да аеруча яхшы бәя бирергә кирәк. Тик монда бер момент бар. Безнең хакимият органнарында чынлап та лоббилылык бик зур. Аеруча зур корпорацияләр тарафыннан. Шуңа да безнең хакимиятебез алып барган протекционизм кайвакыт гомумдәүләт, гомумэкономика мәнфәгатьләрен яклауга караганда, аерым финанс-производство группалар мәнфәгатьләрен яклауга торып кала. Ә бу аерым финанс-производство группаларын яклау, кайбер вакыт гомумил экономика мәнфәгатьләренә каршы да килә. Мәсәлән, соңгы елларда зур гипермаркетлар, супермаркетлар хуҗалары мәнфәгатендә кабул ителгән базарлар турында, андагы сәүдәне чикләү турындагы норматив актлар, илебездәге кече бизнесның, түбән бәяле товарлар белән халыкны тәэмин итүче бизнесның кимүенә, йөзмеңнәрчә (миллионнарча булмаса) кешенең эшсез, доходсыз калуына китерәчәк, бу норматив актны уйлап эшләнелгән законнар исәбенә бер дә кертеп булмый инде. Шундый норматив актлар исәбенә юл хәрәкәтенә комачаулыйлар сылтавы белән шул ук Мәскәүдә кече ларек, киоскларны ябып бетерүне дә, яки соңгы вакытта такси хезмәтенә карата кабул ителгән норматив актларны да кертергә кирәк. Бу норматив актлар берсе дә илебез экономикасы, ил халкы мәнфәгатьләрендә түгел.

Илебездә авыл, а/х-гы тармагы белән шөгыльләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы бернинди партияләр дә, ниндидер политик группалар да юк, аларның хәтта Думада үз фракцияләре дә юк. Шуңа күрә дә аграрийларның башкарма һәм закон чыгару хакимиятләренә йогынтылары бик аз, аларның тавышын ишеткән кеше дә юк, мәнфәгатьләрен кайгырткан закон актлары да бик аз, бигрәк тә сәнәгатьнең башка тармаклары белән чагыштырганда. Шуңа да аграр сектор финанслауда да күпкә отылып, һәм дә бик күпкә отылып кала. Шуңа да а/х-на җибәрелгән субсидияләр 18 %-тан бер процентка кадәр кимеде, шуңа да авыл хуҗалыгы, авыллар бөлгенлеккә төште дә.

Аграр секторга шул җитәрлек дәрәҗәдә финанслау, субсидияләр булмау, хөкүмәтебезнең аграрийларга карата протекционизм сәясәтеннән баш тартуы безнең а/х продукцияләренең конкурентлыгын югалтуына, бу тармакның түбән тәгәрәвенә китердә дә. Безнең а/х продуктлары чит илдән безгә кертелгән ярты хакына кадәр дотацияләнгән импорт продуктлары белән конкурентлаша алмый башладылар. Без бу өлкәдә ярты производствобызны югалттык. Маллар саны ике-өч тапкыр, товар җитештерү дә ике тапкыр диярлек кимеде. Илдә сатылган азык-төлек продуктларының, хәтта официаль органнар кабул ителгән цифралар буенча да 40 %-ка якыны – импорт. Илебез продовольствие куркынычсызлыгын югалтты. Шуның нәтиҗәсендә, аграр предприятиеләрнең экономик хәлләре начарланды, алар үз эшләүчеләренә лаеклы хезмәт хакы түли алмый башлады, әйләнмә фондлары (оборотные средства) белән җитештерү өлкәләрен тулыландыра алмый башладылар. Минераль һәм органик ашламалар куллану кимеде, төп фондлар торгызылмый, яңартылмый башлады. Күп предприятиеләр яшәүдән туктады, эш булмаудан, авылда юньле хезмәт хакы булмавыннан эшли ала торган кеше авылны ташлап китте, авыллар бушап калды.

Алда – сайлау. Шул сайлау алды компанияләре вакытында авыл халкы, а/х продукциясе җитештерүчеләр, киләчәк депутатлар алдында үз таләпләрен, үз мәнфәгатьләрен яклаучы пунктларны сайлауга катнашкан бар партияләрнең программаларына кертү өчен бөтенесен дә эшләргә тиешләр. Ә иң оптималь вариант – яңадан үз аграр партияләрен торгызып, ил хакимияте алдында аграрийлар, бар авыл халкы мәнфәгатьләрен яклый торган ул партиянең илебез политик тормышында тиешле урынын алуына ирешү. Сайлау алды компаниясе вакытында һәр авыл кешесенең, үз партияләренә агитацияләргә килгән һәр вәкилгә катгый ике таләбе булырга тиеш. Беренчесе: авылга җибәрелгән бюджет ассигнацияләрен 10-20 тапкыр арттырырга, аны ким дигәндә 15 %-ка җиткерергә; икенчесе: ВТОга бу шартларда кермәскә, аның белән сөйләшүләрне яңадан дәвам иттерергә, андагы а/х карата куелган субсидия чикләрен ким дигәндә биш тапкыр арттыруга ирешергә.

Авыл халкына да, анда яшәгән а/х работникарына да илебез тормышында лаеклы урын алу өчен законлы үз таләпләрен куярга, һәм дә ул таләпләрнең кабул ителүенә ирешергә вакыт.



(дәвамы бар)

Татар заманы өчен Әлфир Гафуров
Просмотров: 875 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...