Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Шагыйрь Фәнис Яруллин вафат булды
15:11
Шагыйрь Фәнис Яруллин вафат булды

73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте.
Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр… Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.
Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе.
"Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” – ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар.
Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга
Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар.
Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде.
Фәнис Ярулиннын урыны җәннәттә булсын!
Татар заманы

Просмотров: 2108 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 5
5 юра  
0
Что такое фашизм!
Есть классический Фашизм! А мало кто знает! Есть разновидность другого Фашизма! Гипертрофированные чувства! Что это такое?
Человек определённой национальности! Не любит, ненавидит свою нацию, язык, веру, культуру! Отказываются от своих предков корней сознательно! Перестаёт любить мать, отца, родных, могилки предков! Историческую Родину! Стесняются Называть себя Татарами! Есть и такие Негодяи, называют себя Булгарами! Был в революцию Такой Предатель с Ваизовским движением! Который хотел Великих Татар и Золотую Орду назвать Болгарией! Обезличить нивелировать! Хотел переписать историю Татар и Золотую орду! Этим самым Татар хотел превратить в Этнический Мусор! За это Предатель Раскольник был убит Татарами за Измену и Пропаганду Булгаризма в Казани! В наше время теперь в Казани Болгары строят собор православный! Как сказал великий Мухаммед! Каждый предатель Булгарист предстанет в судный день! Татары дешовки Перебежчики Переходят в другие этносы ради карьеры привилегий! Берите пример у Русских! Они себя не называют Славяне, Зыряне, Кацапы, Украинцы, а Русские! Точка! Евреи не называют себя Ашкинази, Жидами! Они не стыдятся своей нации, а гордятся! Точка! Даже Башкиры носят Кличку Башкурды значит Вшивый! Их так назвали Татары и Русские! Они были Вшивые! Так-как не мылись в бане! Просто не имели понятия о Банях и Клозеты! У них просто не было Гигиены в Культуре! Просто они этнические Иштяки Угры! Такой нации башкир нет, а они Иштяки! Они даже не Тюрки! Точка! Таких калабарантов много среди всех народов! Есть такие Отвратительные Негодяи и среди Татар с Гипертрофированными чувствами!!!!!
Юра!

4 укучы  
0
Урыны ожмагта булсын.Бик зур югалту...Бик яратып укыйм анын китаплар!!!

3 Минсәфидә Гыйбатдинова.  
0
Тормышы да, иҗаты да тетрәндергеч булды. Фәнис абый Яруллинның әсәрләренә битараф кала алмыйсың: көлдерә дә, елата да, уйлата да, сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Бик авыр, зур югалту...
Кызганыч...Урыны оҗмахта булсын, ярабби!
"Кеше гомере учтагы ком кебек. Комны учка салсаң, әкрен- әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый"(ФӘНИС ЯРУЛЛИН).

2 Gala  
0
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез – асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә – орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса – сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» Ф.Яруллин.

Бик җәл...

1 555  
0
эх, зерә Ф. Яруллин үлде

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...