Главная » 2009 » Ноябрь » 26 » Савабы зур
19:44
Савабы зур
Мөселман кешегә ел саен корбан чалына торган көннәрнең берсендә корбан чалу вәҗибтер. Корбан чалына торган вакыт: гает намазыннан соң башлап, уникенче Зөлхиҗҗәнең ахшам вакытына кадәр. Бу вакыт эчендә корбан бугазлый алмаган кешегә, әгәр корбанлыгы алынмаган булса, корбанлыкның бәһасен сәдака кылу вәҗиб буладыр, әгәр корбанлыгы алынган булса, ул очракта корбанның үзен сәдака кылу тиеш.

Корбанны унынчы Зөлхиҗ­җәдә бугазламый калса, унберенче, уникенче Зөлхиҗҗәдә бугазлау да дөрес булыр. Әмма уникенче Зөлхиҗҗәдә Кояш батканнан соң бугазлау дөрес булмас. Әмма көннәр хисабында хаталык һәм бәхәсләрдән котылу өчен, корбан чалуны бәйрәмнең өченче көненә калдырмау хәерлерәк санала. Иң яхшысы – корбанны беренче көндә чалу.

Вакытында бугазламый калган корбаны булган кешегә корбанлыгын яки аның бәһасен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирү тиешле булыр.

Савабын бер мәрхүмгә багышлау нияте белән шул мәрхүм өчен атап, бер корбан бугазлау дөрестер.

Терлекне интектермичә, кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. "Әллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил галәмиинә ләә шәриикә ләһ. Әлла­һүммә тәкәббәл һәәзииһил удхийәтәә" – "Аллаһым, минем намазым вә гыйбадәтем вә тереклегем һәм үлемлегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ өчендер һәм Аның кодрәтенәдер. Аллаһы Тәгаләнең һич шәрике, тиңе юктыр. Аллаһым, бу корбанны кабул әйлә".

"Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү үәл­лааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр үә лилләәһил-хәмед", – дип тәкбир әйтелә.

Корбан чалуга ният итү: "Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Әллаһү әкбәр!" – дип корбанлык бугазы киселә.

Иң яхшысы – корбанны хуҗасының үзе чалуы. Әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга, берәүгә тапшырып, ниятен үзе уку һәм карап тору хәерлерәктер.

Өчкә бүлегез


Корбанлыкның ите өчкә бүленә: беренче өлеше – үз гаиләсенә, икенче өлеше – туганнары һәм дуслары белән кунак мәҗлесенә, өченче өлеше фәкыйрьләргә сәдака итеп бирелә.

Бәйрәм намазыннан соң, бер-берләрен гает белән котлап, өйләренә таралышкан мөселманнарның бу көннәрдә кардәшләр, таныш-белешләр белән йөрешүе, күрешүе, ачуланышкан кешеләр белән килешүе, хасталарның хәлен белүе, әрвахларны хәер-догалар белән искә алуы саваплы гамәлләрдән вә дини гадәтләребездән санала.

Корбанга лаек хайваннар:


Куй, кәҗә, сарык, дөя, сыер – корбанга лаек хайваннардыр, әмма ат һәм каз, үрдәк, күркә кебек кошлар корбанга яраклы хайваннар түгелдер. Сукыр, аксак, тешсез, колаксыз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Җелеге кибәрлек дәрәҗәдә ябык хайван, мөгезе яисә койрыгы төбеннән үк өзелгән хайван корбанга чалынырга тиеш түгел.

Корбанлыкның яше

Кәҗә, сарык, куйга бер яшь, сыерга ике яшь, дөягә биш яшь тулган булу шарт, яше ким булганнарны чалу дөрес түгел. Әгәр куй белән сарык бик зур һәм симез булып, бер яшь тулган сарык һәм куйлардан аермасыз булсалар, алты айлыкларны да чалу дөрес булыр, әмма кәҗәгә шиксез бер яшь тулган булу шарттыр. Куй, сарык һәм кәҗә берәр кеше өчен генә корбан кылына, сыер һәм дөя җидешәр кеше өчен корбан чалынса да, дөрес була. Кеше бер үзенә бер сыер, я бер дөя корбан кылса да, дөрес һәм бик саваплы булыр.

Көтелмәгән хәлләр

Бер кеше корбанлык алгач, ул корбанлык балаласа, баласы терек хәлендә сәдака кылыныр, яисә анасы белән бугазланыр, ите сәдака кылыныр; яисә балалаган хайван калып, аның урынына икенче хайван бугазланса да, вәҗиб булыр, әгәр дә кеше икенчене алырлык дәрәҗәдә бай булмаса, шунысын да чалырга ярый.

 
Просмотров: 880 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...