Главная » 2011 » Декабрь » 15 » Раил Өметбаев: “Бөтен кеше дә укытучы була алмый!” Мәгариф | Татар заманы |
15:54
Раил Өметбаев: “Бөтен кеше дә укытучы була алмый!” Мәгариф | Татар заманы |
"Урмай моңы" фестивален алып баручы, Урмай авылын үз итүче Раил Өметбаев.
"Хәерле иртә” тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаевның исеме күпләргә таныш. 27 яшен түгәрәкләп килгән Раил куйган максатларыy, хыяллары өчен көрәшә, үзе ассызыклап узганча, туган иленә хезмәт итә ул.

"Татар заманы” Раил Өметбаевтан интервью алды. Хәзер шуны сезгә тәкъдим итәбез.

Татар заманы: Раил, үзегез турында кыскача гына әйтеп үтегез әле. Җәмгыятьтәге урыныгыз, бүгенге көндә төп вазыйфагыз нинди?
Раил Өметбаев: Мин 1984 елның 26 октябрендә тудым. Казан егетемен. Мәктәпне тәмамлагач КДУның журналистика һәм социология факультетына укырга кердем. Аспирант, бүген кандидантлык диссертациясе язу белән мәшгульмен. "Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә "Хәерле иртә!” тапшыруын алып барам, тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм. Инглиз, рус телләрен әйбәт беләм дип саныйм.

Татар заманы: Ни өчен журналистика факультетын сайладыгыз? Иҗат кешесе булу авыр түгелме?

Раил Өметбаев: Беләсезме, мин мәктәпне тәмамлагач, документларымны берничә уку йортына тапшырдым. Шулай туры килде ки, КДУда имтиханнар алданрак тапшырылды һәм анда укырга керүем беренчеләрдән билгеле булды. Ике дә уйлап тормый, шунда белем алырга карар кылдым. Элек минем журналистикага карашым үзгәрәк иде: мин аны иң беренче чиратта кешеләр белән аралашу дип уйлый идем. Тора-бара фикерем үзгәрде: журналистның төп максаты – җәмгыять өчен актуаль саналган сорауларны күтәреп чыгу икән.

Татар заманы: Ә сезнең аудитория алдындагы төп максатыгыз нинди?

Раил Өметбаев: Мин укучыны, тамашачыны уйларга мәҗбүр итәргә тырышам. Картинаны берничә яктан тасвирлап күрсәтәм, ә нәтиҗәне һәр кеше үзе ясасын. Кайтавазлар килә икән – моны мин, максатка ирешелгән дип саныйм. Димәк, укучы вакытын кызганмый синең язмаңны укыган, караган һәм син аның күңелендә фикер тудырып, җавап язарга мәҗбүр итә алгансың.

Татар заманы: Бүгенге көн журналист-коллегаларыгызга карашыгыз? Азмы-күпме тәҗрибәгез буларак нинди киңәш бирә аласыз?

Раил Өметбаев: Шәхсән мин үзем төрле очерк, публицист жанрында язылган мәкаләләрдән читтә торам. Бәлки киләчәктә, пенсиягә чыккач укырмын. Ә хәзергә вакыт та ул түгел, ничектер теләк тә ташып тормый. Минем фикеремчә, әллә нинди матур-матур сүзләр, "сырланган” җөмләләр белән язылган язмалардан бигрәк кыска, җыйнак, аңлаешлы, фактларга бай язмалар күбрәк укыладыр дип уйлыйм.

Татар заманы: Кемнәрдер югары белем алмыйча да журналист булып була, дип саный. Иң мөһиме, күзәтә белергә, уйлый, тирән фикер йөртә алырга һәм кулың каләм тибрәтергә тиеш! – ди алар. Сез моңа нинди карашта?

Раил Өметбаев: Әлбәттә, югары белем кирәк дип саныйм, әмма университетта укыту юнәлешен, бәлки, бераз үзгәртергә кирәктер. Минем фикеремчә, булачак каләм тибрәтүчеләргә практика күбрәк кирәк. Журналистикада уңышка ирешкән кешеләр белән булдыра алган кадәр күбрәк аралашырга, очрашулар оештырырга. Алар да үз тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар иде.

Татар заманы: Үзегезне университет мөгаллиме итеп күрәсегез килмиме?

Раил Өметбаев: Укытучы булу авыр икәнлеген белә идем, ләкин узган елны читтән торып укучы студентларга "Журналистика нигезләре” фәнен укытырга дип кергәч, моңа тагын бер кат инандым. 1сәгать тә 20 минут буе ничә кеше игьтибарын үзеңә җәлеп иттереп тору, аның һәрберсенә белем орлыкларын салырга тырышу, омтылу – моның өчен бик күп көч һәм сабырлык кирәк! Бөтен кеше дә укытучы була алмый!

Татар заманы: Ә "Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенә ничек килеп кердегез?

Раил Өметбаев: Кастинг аша. Иң элек тамашачыларны һава торышы белән таныштырдым, беренче чыгышларым шуннан башланды дип әйтеп булыр иде. Әле дә хәтерлим: 2002 елның август аенда русчадан татарчага тәрҗемә итеп сөйләргә куштылар. Текстымны әйбәтләп өйрәнсәм дә, нык каушадым. Берничә кат яздырырга туры килде. Быел телевидениедә эшләгәнемә 9 ел булды инде, ул вакытлар белән чагыштырганда тәҗрибәм дә бар. "Хәерле иртә!”не дә турыдан-туры эфирда алып барам.

Татар заманы: Тапшыруда нинди кыенлыкларга еш очрыйсыз?

Раил Өметбаев: Күп кеше камера алдында каушап кала. Бу аңлашыла да, әмма моның бернинди начарлыгын да күрмим. Кеше нинди бар, шундый булып калырга тиеш. Турыдан-туры эфир булгач, аны качырып та, яшереп тә булмый. Һәм без моны эшләргә тырышмыйбыз да.

Татар заманы: Мәгьлүм булганча, тәрҗемә белән дә шөгыльләнәсез. Шик тулган очракларда, бу өлкәдә кем белән киңәшләшәсез?

Раил Өметбаев: Әйе, төрек, фарсы сериалларын тәрҗемә итәргә туры килә. Рөстәм Нәбиуллинга мөрәҗәгать итәм. Ул – танылган һәм тәҗрибәле диктор. Шәһәр егете буларак, күпме тырышсам да "авылча” фикер йөртә алмыйм. Шуның өчен, рус йә булмаса инглиз телендә уйлап, татарчага тәрҗемә итәргә туры килә.

Татар заманы: Көндәлек тормышыгыз план буенча барамы?

Раил Өметбаев: Зур адымнарны планлаштырам.

Татар заманы: Яныгызда нинди хатын-кызны күрергә теләр идегез?

Раил Өметбаев: Тыныч холыклы, кызыксынучан хатын-кызлар күңелгә якын. Гади һәм тиз җыенып китә дә ала торган булса – бу минем күптәнге идеал.

Татар заманы: Катнаш никахка мөнәсәбәтегезне дә белгертеп китсәгез иде.

Раил Өметбаев: Уңай карамыйм. Әмма кемнедер гаепләп утырасым килми. Башка милләт кешесен сайлаган икән, димәк, аңа шулай кирәк булган, шулай тиеш дип тапкан. Шәхсән үземә, мин моны туры килә дип санамыйм.

Татар заманы: Мин сезнең инде күп илләрдә булып өлгергәнегезне беләм. Нинди максат белән сәяхәт итәсез?
Раил Өметбаев: Әйе, кешеләр яши торган 6 континентта да булганым бар. Мин, гомумән, сәяхәт итәргә яратам. Күзәтергә, карап йөрергә…

Татар заманы: Чит илдә яшисе килү теләге юкмы соң?

Раил Өметбаев: Юк. Америкада бер ел яшәгәннән соң, бер дә үзебезгә кайтасы килмәгән иде. Ә хәзер, киресенчә, сагынып кайтам. Әллә олыгаям инде шунда. Үз илемдә, үз җиремдә дигәндәй, үз туган халкыма хезмәт итәргә язсын, алар каршындагы төп бурычымны намуслы үтәргә, хезмәт итәргә телим!
Просмотров: 1562 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...