Главная » 2009 » Ноябрь » 21 » Рәшит Сәнҗәпов: Көтеп ятып булмый räfis cämdixan
14:42
Рәшит Сәнҗәпов: Көтеп ятып булмый räfis cämdixan

nullБу көннәрдә генә Чуашстанның Озын куак авылында иске клубка яңа түбә ясадылар. Чуашстан татарларына хас булганча, бу очракта да, клубны төзекләндерүне халык үз җилкәсенә алды.
Чуашстанны буйдан-буйга ярып бер олы юл уза. Федераль юл, Сызран, Сембер белән Мәскәүне тоташтыра. Шушы юлның Чуашстанга караган көньяк өлеше буенда берничә татар авылы җәелеп ята.

Дөрес, чуаш иленә караган башка татар авыллары да бу олы юл тирәсеннән ерак урнашмаганнар. Әмма бөтенләй терәлеп торганнары берничә генә. Шуларның берсе, Озын куак авылы. Озын куакка "олы юлның тузаны” кагылмый. Чөнки, хәзер юллар тузан очмаслык итеп төзелә. Асфальт кына. Дөрес, рәсми рәвештә 17 гасырда нигез салынган Озын куакка, юл мәсьәләсендә дәүләт 21 гасырда да ярдәм итә алмады. Авылның һәр урамына, тыкрыгына быел көзлеген генә таш юллар салынды.

300гә якын йортлы Озын куак авылы халкы мондый бәхеткә Рәшит Сәнҗәпов аркасында иреште.

Ата сүзеннән чыкмау

"Авылны ташламагыз, туган җир бер генә була, читтә нинди генә уңышка ирешсәгез дә, дәрәҗәгезне авылда танысалар гына, уңышка ирешкән буласыз!, дип әтием гел киңәш бирде. Аның сүзеннән чыкмау нияте белән, авылга ярдәм итәргә алындым”, ди Рәшит Сәнҗәпов.

Ата сүзеннән чыкмау, халкыңа тугърылыклы булу – Чуашстан мишәрләренең кредосы дип әйтеп булыр иде. Рәшит Сәнҗәпов та, шуңарга тугърылыклы калып, олы юлда утырган Озын куак авылында олы эшләргә алына.

"Тормыш”лы язмыш

Узган көздә, уртак малга хуҗа табылмыйча, юкка чыккан элеккеге колхоз җирләрендә сөрү-чәчү эшләрен башлый. Яңа хуҗалыкка өметле атама табыла: "Тормыш”. Һәм Озын куак "Тормыш”ында тормыш башлана. Элекке колхозның ярым җимерек каралты-курасы төзекләндерелә. Ерак Әстерхан җиреннән 300 баш сарык алып кайтарыла. Берничә дистә авыл кешесе даими эшле була. Бүген "әстерхан сарыклары” мең башка җитеп бара.

Әрем белән алабута үсә башлаган кырлар эшкәртелеп, алардан быел, Озын куакның озын язмышында гомер булмаганча, гектарыннан кырык центнерга тиклем уңыш җыела.

Гомер буе олы юл кырында яшәп тә, олы бер бәйрәм күрмәгән халык быел үзләренең авыл кырындагы чирәмлектә Сабан туе күрделәр. Гади генә Сабантуй түгел, ә олы кунаклар катнашында узды ул. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Татарстаннан халык артистлары катнашында Сабантуй гөрләде. Бу, элек буш яткан кырларда чәчү тәмалангач, беренче мәртәбә җир бәйрәмен уздыру иде. Халыкның тормышы "Тормыш” һәм ының хуҗасы Сәнҗәпов ярдәме белән бәйрәми төс алды.

Быел җәен, Озын куакта тагын күп вакыйгалар булды. "Үзем балачакта су турында хыяллана идем. Безнең авыл тирәсендә олы күлләр дә, зур елгалар да юк. Ә су коенырга күрше авылларга баргалый идек. Балачак хыялымны хәзер тормышка ашырдым”, дип куана Рәшит Сәнҗәпов. Чынлап та, хәзер шул ук Сабан туй узган чирәмлекнең бер читендә тирән күл, ә аннан берничә метрда гына, чишмә белән туенучы плотина казылган. Сабантуе узган чирәмлек ял зонасы төсенә кереп бара, киләсе елда яшь агач үсентеләре утыртып, парк итәргә җыеналар Озын куакта.


Юллар, юллар...

Татарда юллар хакында бик күп җырлар бар. Күрәсең, шушы илне үзенең империяләр тотып торган чагыннан калган мирас итеп карагандыр, татар, юллар, олы юл тузаны, дип җырлаган. Иксез-чиксез илне үз ватаны дип кабул иткәнгә, татар, юл, сәфәрне үз иткән. Мөгаен, шуның аркасында, татар БАМнар төзегән, Кытайга кадәр тимер юллар салган... Ә бәлки, юллар аркылы, үзен изеп торган бу илдән качу турында хыяллангандыр...

Дәүләт, шул исәптән татар аркасында да, юллы булган. Ә туган авыллардагы урамнар инде хәзергә кадәр юлсыз. Олы ватан юлга тиенгәндә, кече ватан – туган авыл юлсыз яткан.

Озын куак - олы юл кырындагы татар авылы, хәзер юллы булды инде. Быел, Озын куакның һәрбер урам һәм тыкрыгына таш юллар түшәлде. "Бер минем эшем генә түгел болар. Команда булып эшләгәнгә, уңышка ирештек. 6 чакрымнан артык урамнарга таш түши алдык” дип шатлана Рәшит Сәнҗәпов.

Җәмгысы 2 миллион рубльгә төшкән таш юлларның күпчелек чыгымын Рәшит Сәнҗәпов күтәргән. 300 меңен җирле авыл идарәсе биргән. Монысы Чуашстан президентының авылга юллар кертү хакындагы программ кысаларында.

"Халык та читтә калмады, кем транспорты белән, кем үз кул көче белән, авыл эшмәкәрләре акчалата да шактый ярдәм иттеләр. Мин берүзем генә моны булдыра алмас идем”, дип, авылдашларын мактап, үзенең тыйнаклыгын күрсәтә Рәшит. Бүген, дистәләгән татар авыллары юлларсыз да, күперләрсез дә ятканда, тыйнаклык кирәк шәй булса да, үрнәк итеп Рәшитне мактарга да кирәктер. Әмма, ул, моңа мохтаҗ түгелмен, мин ата сүзен үтәүче генә. дип кырт кисә.

"Бер кеше кирәк”

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, бер сөйләшкәндә, һәр татар авылында, бер янып торучы кеше табылса, авыл алга китә, дип белдергән иде. Шундый авылларны санап та китте. Ул вакытта Озын куакны телгә алмады. Хәзер, горурланып сөйли. Чөнки кешесе табылган. "Нияте яхшы булган кеше, үз тирәсенә команда да туплый, тормышны да үзгәртә ала, халыкка күп яхшылык та күрсәтә. Озын куакны Рәшит менә күтәреп бара бит”, ди Гыйбатдинов.

Команда белән эшләгәндә дә, бер лидер кирәк, анысы ачык. Бер тәвәккәле тотынмаса, Озын куак балаларының яртысы, кирәкмәгән 3 чакрымны һаман да таптап, мәктәпкә әйләнеп йөрерләр иде. Ә Рәшит, олы урам белән мәктәп арасында яшәүче хуҗалар белән сөйләшкән дә, алар үз бакчаларыннан берәр метр гына җирне сукмак ясарга биргәннәр.

Хәзер ул сукмакка тимердән киртәләр куелган, таш җәелгән. Балалар рәхәтләнеп турыдан гына мәктәпкә йөри. Татар дөньясы өчен чүп эш кенә кебек. Сукмак салдырган, имеш. Ә татар дөньясының бер кисәге булган Озын куак, андагы мәктәп балалары өчен олы куаныч.

Озын куак алай караңгы авыл түгел ул. Күптән түгел генә Казаннан Тинчурин театры артистлары спектакльләр күрсәтеп китте. Башка татар артислары да булгалый. Ә менә клуб караусыз диярлек. Хәзер, Рәшит җитәкләгән команда клубка алынганнар. Бу көннәрдә генә, үзара акча туплап, өмә белән түбәсен яңартып яптылар. Тырыша торгач, клубка яшь бер егетне мөдир итеп тә куйганнар. Җан кергән.

Интернетсыз булмый

Озын куак олы юл янында утырса да, бүгенге тормышта, олы юл ролен интернет торган саен күбрәк үтәп бара шул. Бу хакыйкатьне, Рәшит Сәнҗәпов күптән аңлаган. Һәм заман "олы юлы” - интернетка да Озын куакның кечкенә бер сукмагын салдырган. Бер елга якын инде, Озын куак авылы интернетта үзенең сәхифәсен тота. Һәр яңалык, һәр күренеш, һәр факт һәм вакыйга Озын куак сәхифәсендә урын алып бара.

"Эшләнгәне түгел, эшләнмәгәннәрне уйлыйм”

"Эшләнгәне түгел, эшләнмәгәннәрне уйлыйм”, ди Рәшит Сәнҗәпов. Югарыда саналган уңышларга ымлап шулай ди ул. Янәсә, болары башлангыч кына. Ә менә, эшсезлекнең Чуашстанда тамыр җәйгәнен исәпкә алып, "Тормыш” та тагын эш урыннары булдыру, мәктәпне алдынгылар рәтенә чыгару, клубның эшчәнлеген алга җибәрү... болар борчый Сәнҗәповны.

Ә Рәшитне Чуашстан татарлары Озын куак "Тормыш”ын күтәрүче дип кенә белми. Республикада узган һәр татар вакыйгасында Рәшит Сәнҗәпов телгә алына. Шыгырданда Үзәк Җәмигъ мәчет төзелешенә ярдәм итүче, фәнни конференцияләр, республика сабантуйлары һәм башка күп чараларга химая булучы да ул. Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы да булып тора.

Чуашстандагы татар язмышын кайгыртканда, ул Озын куакта, балалар артык юл йөреп газапланмасын дип, кулына бияләй киеп, көрәк алып, сукмакка таш сала. Акча бирдем дә, калганы була ул дими, үзе үрнәк күрсәтә. Чөнки, үзенә девиз итеп ул "каяндыр көтеп ятып булмый, үзебезгә тырышырга кирәк” дигән сүзләрне алган. 
Просмотров: 858 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...