Главная » 2012 » Февраль » 11 » Питтсбург татарлары җыела
11:29 Питтсбург татарлары җыела | |
Тарих кабатлана диләр. АКШта яңа татар җәмгыяте оешырга тора. 300 меңлек кешесе булган Пенсильвания штатында урнашкан Питтсбург шәһәрендә татарлар берләшә башлаган. 20 нче гасыр урталарында АКШның Көнбатышының Сан-Франциско тирәсендә Бирлингейм шәһәрчегенә Кытайдан, Япониядан, Кореядан татарлар күпләп күченә башлаганнар иде. Бүген инде алар лаеклы ялда, оныклар үстереп яталар, Казанга кунакка киләләр.
Питтсбург шәһәренә килгәндә, татарлар анда чагыштырмача 5-6 ел элек төпләнә башлаган. Шунысы кызык – шуларның күбесе Башкортостан татарлары. Араларында башкортлар да сирәк-мирәк булгалый. Ләкин татар-башкорт чиге инде күптән беткән, чөнки бергә булу күпкә отышлырак. Питтсбург татарлары үзләрендә генә түгел, ә якында урнашкан Вашингтон һәм Нью-Йорк татар җәмгыятьләре эшендә дә актив катнашалар. Сабантуйларда һәм чәй бәйрәмнәрендә алар беренче планда. Милләттәшлеребезнең күбесе яңа буын эммиграция вәкилләре. 1917 ел инкыйлабы дәверендә илдән китәргә мәҗбүр булган татарлар чит җирләрдә төрекләр вә уйгурлар белән уртак тел таба алганнар, катнаш гаиләләр дә очраган. Ә яңа буын күбрәк урыслар белән аралаша. Моның бер дә начарлыгы юк, әмма катнаш гаиләләргә генә урын булмастыр дип ышанып калабыз. Дини мәсьәләгә килгәндә, Питтсбурга мәчетләргә кытлык юк. Татарлар бик теләп үзләренең асылын аңлыйлар, динсез милләтне саклап булмавына ышаналар. Антимөселман илен буларак танылган АКШта яулык бәйләп йөрергә кыенсынмыйлар. Даими рәвештә мәчеттә булалар, Рамазан аенда ураза тоталар. Дөрес, кайберәүләр өчен ислам дине әлегә яңалык, ләкин тартылыш бар. Монысы өчен дә шатланырга була. Җирле татарлар мәчет төзергә һәм якшәмбе мәктәбе ачарга хыялланалар. Татарны читтә саклап калу өчен бары мәхәллә системын гына кулай күрәләр. Питтсбург татарлары башка шәһәрләрдә гомер итүче татарлар белән элемтәне өзмиләр. Гел бергә очрашып күрешеп торалар. Мәсәлән, берничә көн гадәткә әверелгән "Чаңгы бәйрәме”н оештырганнар. Әлеге чарага Колумбия, Нью-Йорк, Пенсильвания һ.б. штатлардан татарлар җыелып бергә чаңгы шуганнар. Чираттагы күрешү 12 февральгә ниятләнгән. Әлеге күрешүне "Питтсбург татарларының рәсми булмаган җыены” дип тә атарга буладыр. Питтсбургта яшәгән барлык эшләүче, укучы, гомер итүче татарлар очрашуы бөек гамәлләргә нигез булыр дигән ышаныч тудыра. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...