Озын куак
авылында бүген мәүлит бәйрәме узды. Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлит бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь
буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Озын куак авылының гомуми белем бирү мәктәбенең
актлар залында , авылның ике мәчете белән берлектә, авылның иҗтимагый
киңәшмәсе, авыл поселениясе , "Жизнь” агрофирмасы”
белән бергә, балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы
оештырды. Рахимулла хәзрәт, авылның олы имамы, мәүлит вәгазен сөйләде, ясин һәм
мәүлит укыды. Яшь имам Рәис хәзрәт пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. турында вәгазь
сөйләде. Ә , соңыннан Озын куак авылының дин әхелләре, эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек лидерлары, авылның олы
кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар
"Мәүлит бәйрәме" программасын карап
сокландылар. Бәйрәмнең төп темасы пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. туган көнен бәйрәм итү, салаватлар, зикер шигырьләр әйтү, мөнәҗәтләр уку. Бүгенге
бәйрәмгә , Урмай авылыннан килгән сәнгать мәктәбенең татар фольклоры, театр һәм
вокал бүлегендә укучылар программаны күбрәк җырлы-көйле , шигырьле итеп, яңа замана форматында үтте. Кичәгә килгән халыкның күзләреннән яшьләр агып торды. Аллага шөкер, татар авыллары иманлы һәм халкыбыздан, бигрәктә балаларыбыз йөзеннән иман нуры балкып тора. Тамаша беткәч кунаклар мәктәпнең ашһанәсендә тәм-томнар белән чәй эчеп, сарык итеннән
әзерләнгән токмачлы аштан авыз иттеләр. Республикада мәүлит бәйрәмнәре дәвам итә. Күп кенә авылларда
һәм шәһәрләрдә мәүлит бәйрәме үтте инде.
Пәйгамбәребез
Мөхәммәт
Г.С. мәүлит бәйрәмнәре
мөбәрәк
булсын
|