Главная » 2011 » Декабрь » 2 » Җомга көн Апанай мәчете ачыла Идел-урал
08:30
Җомга көн Апанай мәчете ачыла Идел-урал
2 декабрь – Җомга көнне Апанай мәчете мөселманнарга үз ишекләрен ача. Ул 95 елда төзекләндерелә башалаган иде. Ниһаять, 2011 елда аның төзекләнеше тәмамланды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк, дип хәбәр итәләр. Җомга хөтбәсен мөфти Илдус Фәиз укыр дип көтелә. Ачылыш сәгать 10да башаланачак.

Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул Екатерина II Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына, яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768–1771елларда төзелә.

Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике этажлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпичтән койма эшләнә, анда бер этажлы лавка төзелә.

«Апанай» дигән исем мәчет мәхәлләсендә Апанаевлар — атаклы татар сәүдәгәрләре яшәгәнгә бәйле, чөнки нәкъ шул меценатлар озак вакыт аны карап торганнар. Икенче исем — «Байлар» да Апанаевлардан килә. «Тау тишeге» исеме исә калкулыклы рельеф һәм җимерелүче ярның якын булуына бәйле.

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февральдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч этажга бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, реставрация эше башлана. Мәчетнең имамы Вәлиулла Ягъкуб. Моңа кадәр манара һәм эчке бүленеше төзәтелгән иде, дип хәбәр ителеп киленде. Ниһаять, аның тулысынча төзекләндерелеше тәмамлануы билгеле булды.

Татар заманы.
Просмотров: 697 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...