Главная » 2011 Декабрь 26 » Нурулла Гариф: «Җанисәптә статистика белән ялган арасы…»
13:23 Нурулла Гариф: «Җанисәптә статистика белән ялган арасы…» | |
Блоггер
Нурулла Гариф: «Җанисәптә статистика белән ялган арасы…»
Нурулла Гариф, Сәясәт | Татар заманы | 2010 елның көзендә узган халык санын алу нәтиҗәләре рәсми рәвештә 2011 елның март аенда ук игълан ителәчәк диелгән иде. Әмма без ул мәгълумат белән өлешчә бары 1 елдан соң гына танышы алдык. Тоткарлыкның сәбәбе сәяси вакыйга – сайлауларга бәйле булуы аңлашыладыр… Чөнки халык санын алу нәтиҗәләре куандырмый, җитмәсә андагы саннарның төгәллеге дә сайлау нәтиҗәләреннән әллә ни аерылмый… Шулай да күпме без? Бу сорау яшәешкә битараф булмаган бер милләт баласын да уйландырмый калмыйдыр. Бүгенге көндә Рәсәйдә барлыгы 142 миллион 857 мең чамасы яши. 2002-2011 еллар арасында (8 елда) халык саны 2,3 миллионга кимегән. Ә 1989-2002 елларда (11 елда) кимү бары 1,8 миллион гына иде. Әмма белгечләр фикере буенча бу аерма киләчәктә тагында артачак. Сайлау нәтиҗәләрен анализаганда төп игътибарны урыс халкы санын ачыклауга кайтарып калдыралар. Шул сәбәпле, урыс чыганаклары билгеләп узганча, күп кенә милләтләрнең кимүе урыс халыкының яшәү рәвешенә, теленә, мәдниятенә, диненә якын торган халыкларда күзәтелә. Алар моны прогрессив алым дип кабул итәләр һәм аның соңгы этабы буларак бар милләтләрнең дә урысларга кушылып бетергә тиешлеге турында ачыктан ачык язалар. РФАның Этнология һәм антропология институты директоры В.А.Тишков "Миграция последних лет отчасти компенсировала падение численности русских, а, кроме того, дополнительным источником пополнения русского населения является ассимиляция других групп населения, в том числе мигрантов, в пользу русского языка и идентичности” дип, бу сүзләре белән Рәсәй дәүләте фикерен уздыра. Шул сәбәпле статистик саннарда бу сәясәтнең нәтиҗәсе ничек чагылыш таба соң? Сигез ел эчендә: урыслар 115, 9 – 111,0 миллионга калган – кимү 4,9 миллион; украиннар 2, 94 – 1, 93 (1010 мең); чувашлар 1,64 – 1, 44 (200); беларуслар 0,81 – 0,52 (290); мокшылар 0,84 – 0,74 (100); удмуртлар 0, 64 – 0,55 (90); марилар 0,60 – 0,55 (50) кимегән. Рәсәй күләмендә уртача халык саны кимүе 1,4% булса бу халыкларда ул тенденция 10% алып 35% чаклы күзәтелә. Халыкларның киләчәк язмышын билгеләгәндә тагын бер куркыныч тенденция күзгә ташлана. Үзен бер милләткә дә санамаганнар 8 ел эчендә 1,5 миллионнан 5,63 миллионга җиткән. Кимегән милләтләрнең бер өлеше шулар арасында саналган. Рәсми матбугат бу турыда "не указывавшие национальной принадлежности и лица по которым сведения получены из админстративных источников”, дип ачыклык кертә. Тагын бер тенденция: зур шәһәрләрдә халык санын алуда халыкның бер өлеше (урыны белән 30% якыны) катнашмый. Бу очракта аларны да загслар, яисә җирле хакимият мәгълуматлары буенча исәпкә алганнар. Бу очракта катнаш милләтләрнең исәбе автоматик рәвештә дәүләт төзүче милләт буларак – тулаем рәвештә урыслар исәбенә кертелә (В смешанных семьях выбор детьми национальности — вопрос конъюнктурный и решается чаще всего в пользу государствообразующего этноса). 2002 елда урыслар халыкның 79,8 %, ә 2010 елда (4,9 миллионга кимүгә карамастан) 80,9% буларак күрсәтелә. Бу хисапка үзләренең милләтләрен билгеләмәгән 5,63 миллион кеше кертелгән. Ә статистика күрсәткән сандагыча исәпләнсә бу сан 77,8% ка калган. Мондый төгәлсезлекләр халык саны мәгълүматларына бәйле күрсәткечләрдә адым саен. Шул сәбәпле аларның төгәл, дөрес булуына шик зур. Кимү аермасы ислам динендәге халыкларда зур түгел. Күп очракта бу халыкларның саны артуы күзәтелә. Әмма монда да сәясәт үз кулы уйнамый калмаган. 2002 елга халык санын алуга бәйле аңлатмаларда Кавказ халыклары 1 миллионга артыграк күрсәтелгән дип аңлатыла. Шул ук вакытта 2002 елда демографлар анализы буенча Башкортстанда 264 мең башкорт артык чыккан. Татарлар хисабына башкортларны артыру 2010 елда бик үк "уңышлы” бармаган. Бу рәсми саннардан да күренә: татарлар 5,55 – 5,31 миллионга калган, кимү 240 мең; башкортлар 1,67 – 1,58 (90) кимегән. Монда халык санын 2002 елгы нәтиҗәләр чигендә калдыру буенча хакимиятнең тоткан ролен күрми мөмкин түгел. Татарларга бәйле тагын бер күрсәткеч: 2002 елдагы кебек милләтләрне бүлгәләү тенденциясе сакланган. 2002 елда рәсми рәвештә татарларны 45, 2010 елда 60-тан артык группага бүлделәр. Әмма һәр группада 1-100ләп кеше булу сәбәпле бу бүленеш бүгенге көнгә чыккан рәсми хәбәрләрдә урын алмаган. Әмма, татар халкының зур сандагы этник берәмлекләре исәпкә кертелгән. Мәсәлән, керәшен татарлары – 34822; себер татарлары 6779. Дөрес, аларны татар милләте эчендә саныйлар санавын. Татарлар кими. Моның сәбәпләре күп кырлы. Бүгенге кимүгә үз өлешен 1921 елгы ачлык (15-20% якын халык юкка чыга), 1930-37 еллардагы репрессия корбаннары (Идел төбәгеннән читкә куылганнарның, яисә планлы рәвештә күчерелгән татарларның 3 нче буыны бүгенге көндә тиз рәвештә урыслаша), 1970 елларда төзелгән Камаз, Елаз кебек зур төзелешләрдәге халыкларны бутау сәясәтенең роле һ.б. факторлар һаман да үз нәтиҗәләрен күрсәтә. "Су сибеп үстергән милләтләр” белән басым астында яшәүчеләрне чагышытырганда бу югалтулар зур түгел. Татарлар бүлгәләүгә, башка милләтләр хисабына ирексезләп яисә алдап язуларга карамастан Рәсәй күләмендә бүгенге көндә дә ул үз урынын саклап кала алды. Бу халыкның ментальеген, генетик яктан яшәү сәләтен чагылдыра. Халыкның көче аның санында түгел, сыйфатында. Халкыбыз тарихи сынаулардан гыйбрәт алып, берләшеп чыгар. Үзенә каршы уздырылган сәяси борылышларда башка алданмас. Өмет белән яшик. "Татар заманы” өчен Нурулла Гариф. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...