Главная » 2011 » Декабрь » 10 » "Мишәр" ансамбле "Халкым минем" юбилей тапшыруында катнашты
01:52
"Мишәр" ансамбле "Халкым минем" юбилей тапшыруында катнашты

Татарлар планетабызда иң куп таралган халыклардан санала. Безнең милләтәшләребезне Кытайда, Австралиядә, Финляндиядә, Аргентинада да яшәп ятуларе мәгълүм. Алар ничек яши, ничек көн күрә? «Халкым минем…» тапшыруы Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә яшәп ятучы милләттәшләребез тормышы турында сөйли. Җомга кич Казан шәһәренең телестудиясендә "Халкым минем" тапшыруының 5 еллыгына багышланган юбилей тапшыруы әзерләнде. Тапшыруга махсус иҗади коллективлар Чувашиядән (Мишәр), Самара өлкәсеннән (Ак каен), Татарстанның Арча шәһәреннән вокаль ансамбль җырлы-биюләре белән катнашты һәм кунак буларак Мәскәү, Екатеринбург, Казан, Самара, Ульяновск шәһәрләреннән, Пенза өлкәсеннән, Мари , Чувашия, Башкортостан, Мордовия республикаларыннан килгән кунаклар катнашында яңа ел тапшыруы әзерләнде. Тапшыру яңа 2012 нче елның беренче январендә ТНВ каналында эфирга чыгачак. Әдеге тапшыруда тамашачаны күп кенә сюрпризлар көтәчәк, карарга онытмагыз.

Просмотров: 699 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...